Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Тигәнәк сабаклары яктык

Дәү әтиемнең апасы Нуриева Тәслимә Гаял кызы 1935 елның 16 сентябрендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 6 яшь була.

miliausha76
Дәү әтиемнең апасы Нуриева Тәслимә Гаял кызы 1935 елның 16 сентябрендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 6 яшь була. «4нче сыйныфны бетергәч, авылга детдом килде, мәктәпне Тиләҗегә җибәрделәр, анда барып укырга аякка кияргә – аяк киеме, өскә кияргә кием дә юк иде, мин шуңа бармадым», –  ди дәү апай. 4 сыйныф белем алып, ул 4 ел комбайнда булышчы булып эшли. 1957 елдан фермада эшли башлый. «Тормышның авыр дилбегәсе әни белән әбигә эләкте инде. Әни төнлә эштә, әби сукыр булуга карамастан, бәрәңге әрчи, мин кайда кабыгы калган – шуны әйтеп утыра идем. Аның мичкә ягарга утыны да юк иде бит, урманга уфалла арбасы белән менсәң лесниклар шул арбаны вата иделәр, тигәнәк сабакларын җыеп яга идек инде», –  дип искә алды ул. «Хәзер инде бар нәрсә дә бар, булганына риза булып, һәр көннең кадерен белеп яшәргә язсын. Дөньялар тыныч, имин булсын», –  дип сүзен тәмамлады дәү апай.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Нуриева Тәслимә апа турында туганы Рәфинә Мөхәммәтшина язды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар