Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Әти назы насыйп булмаган...

Фәсхиева Шәкүрә Гыйлаҗетдин кызы 1938 елның 3 июлендә дөньяга килә. 3 яшьлек кыз әтисен яхшылап хәтерләми дә. 1941 елда сугыш башлана...

Фәсхиева Шәкүрә Гыйлаҗетдин кызы 1938 елның 3 июлендә дөньяга килә. 3 яшьлек кыз әтисен яхшылап хәтерләми дә. 1941 елда сугыш башлана... Күпме хатыннарны тол, балаларны ятим калдырып, якты-матур көннәрне караңгылыкка чумдыра ул. Әти назын тоеп яшәргә язмаган кызчык ул вакытта әтисез каласын каян белсен! Әнисе Мәрзия 5 баласын кочаклап,
ирен сугышка озата.

– Бик авыр еллар: ачлык, ялангачлык, салкын өй. Мичкә ягарга утын юк. Балалар, әниләренә ияреп, урманга чыбык-чабык җыярга баралар. Жыелган чыбык-чабыкны уфалла арбасы белән алып кайталар. Кыш көннәрендә төнгә каршы чана белән чыгып китеп, каян нәрсә туры килсә шуны алып кайтып, чи килеш мичкә ягып, шунда алабута күмәче пешереп, 4 малай, 1 кыз баланың тамагын туйдыру әни өстендә. Алабута күмәче эләксә, бик яхшы,
кайчагында анысы да булмый. Өйгә килеп, өстәлләрне төя-төя заем, налог сорыйлар. Түләмәсәң конторага чакыралар. Ә балаларның ашарына юк... «Әниләр эшкә киткәндә без йоклап калабыз. Җәй көннәрендә әнис, кузгалак ашап тамак туйдыра идек. Эшләгән хезмәт көненә әз генә он бирәләр иде. Әни эштән кайткач су кайнатып, сыңар уч кына он салып,
шуңа әзрәк сепарат сөте кушып, аш кебек нәрсә әзерли иде. Әнинең тырышлыгы аркасында ачка үлмәгәнбез инде. 1 сыер, 1сарык асрап шуның белән тамак туйдырдык. Өскә-башка кияргә юк, юарга сабын юк, көл белән юа идек. Тоз юк... Сугыш беткәч кенә ипигә тамак туйды», – дип искә ала әниебез үзенең сугыш елларына туры килгән балачагын. Әтиебез Фәезхан белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә барыбыз да югары белемгә ия булып, тормышта уз урыныбызны табуыбызда әти-әниебезнең өлеше зур.
Әниебезнең бәхетле картлык кичерүе дә аның хезмәт сөеп яшәвеннән киләдер.

Аңа быел 82 яшь тула. Бүгенге көндә ул 5 баласы, 15 оныгы, 13 туруны белән куанып-шатланып һәм горурланып яши. Әниебез безнен горурлыгыбыз. Без анын бәхетле картлык кичеруен телибез.

Рәсимә ХӘСӘНШИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар