Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Соңгы сулышына кадәр улын көтте

Хайбуллина Гафифәбану Халиулла кызы 1898 нче елда Казан губернасының Царёвококшай өязе Кышлау волостенда Кышлау авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Хайбуллина Гафифәбану Халиулла кызы 1898 нче елда Казан губернасының Царёвококшай өязе Кышлау волостенда Кышлау авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы авыр була, яшьли әнисез калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Шуңа да аны 17 яшендә үзеннән күпкә өлкән, хәлле кешегә кияүгә бирәләр. Аның тормыш иптәше Хайбуллин Минһаҗ Хайбулла улы, бик акыллы, белемле, уңган кеше була. Алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 4 малай, 2 кыз. Шушы балаларның иң олысы – Гаяз Минһаҗ улы үз теләге белән Бөек ватан сугышына китә. Берничә тапкыр яраланып госпитальга эләгә. Якыннарына юллаган хатында: «Безне монда (госпитальда) яшь баланы карагандай карыйлар», – дип яза. Ул Ленинград шәһәре янындагы сугышларда катнаша. Соңгы, энесенә язган хатында: «Авыр сугышка керәм, исән калмасам, әти-әнине ташлама», –  дип яза. Бу хат аның, дөрестән дә, соңгы хаты була. Тик ана күңеле аның юклыгына ышанмый, үзенең соңгы сулышына кадәр газиз улын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар