Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Әнкәй белән улыбызны сакла!»

​​​​​​​Бу сүзләрне Мөхәмәтулла хатыны Фәүзиягә 1941 елда 23 нче июньдә әйтә...

Бу сүзләрне Мөхәмәтулла хатыны Фәүзиягә 1941 елда 23 нче июньдә әйтә...
Мөхәмәтулла абый – төпчек малай, ике абыйсы белән Мәскәү өлкәсендә белем ала, шуннан солдат хезмәтенә алына. Халхин-Гол, Финляндия белән сугышларда катнашып 1940 елның язында туган авылы Идрәзгә кайта: хуҗалык таркалган, әнисе картайган...

 

    1950 нче еллар Мөхәмәтулла Шакиров (1915– 31.01.1945) 

Авылның чибәр, уңган, ике сеңлесе һәм энесен тәрбияләүче ятим кыз –фермада алдынгы сыер савучы Фәүзиягә бер күрүдә гашыйк булып, яратып өйләнешеп парлы тыныч тормышта гөрләшеп яши башлыйлар – яңа йорт, каралты-кура салалар, уллары Фәрид туа. 

«Урыс капканы эшләп бетереп баскычка килеп утырдык кына – повестка китерделәр. Мөхәмәтуллам кулындагы чүкечен куеп: «Җаным, әнкәй белән улыбызны сакла, ташлама! Бу сугыштан исән кайтулары икеле», – диде. Бу аның соңгы васыяте булды», – дип язып куйган Фәүзия апа. 
Ирен военкоматка озатып өйгә кайтып керсә – ни күрсен: кайнанасы Бибигалимә 27 генә көнлек бишектәге оныгы өстенә иелеп елый-елый Аллаһы Тәгаләгә ялвара: «Раббым, шушы баланы солдатка яраклы итмә!» Үзенең күзләре кызарып шешенеп беткән.

– Әнкәй, җаным, ник алай дисең? 
– Гомерең буе үз яныңда булыр! 
Күрәсең, өч баласының өчесен дә сугышка чыгарып җибәрү аның өчен күтәрә алмаслык хәсрәт була... (Алга китеп булса да әйтим. Фәрид абый гомер буе әнисенә терәк булды, солдатка алынмады, колхозда фермада эшләде, көтү көтте; бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмыйча әнисеннән соң 59 яшендә вафат булды. Бибигалимә тәтәй исә 77 яшенә кадәр килене, оныгы белән кадер-хөрмәттә яшәп, сугыш йоткан улларын сагынып 1960 елда бакыйлыкка күчте.)

 Иренең сөю тулы хатлары, орден-медальләре өчен пособие килә, ә соңгы хаты Венгриядән, Балатон күле буендагы ял йортыннан языла: «Әнкәй белән сез янымда булсагыз – җәннәт шушы дип уйлар идем, сугыш тиздән бетә, күрешербез, көт, җаным!» – диелгән була. Күрәсең, сугышчан батырлыгы өчен аңа бер атна ял бирелгән була.

Фронтта Шакиров Мөхәмәтулла 212 миномет полкында элемтәче- разведчик була. Дусты – Башкортстаннан Әсән егете язган хатта мондый сүзләр бар: «Без бер-беребез турында хәбәр бирешергә сүз куештык, бик авыр булса да язмыйча булдыра алмыйм. Көндезге разведкадан «тел» алып кайттык, ә төнгесеннән ул кайта алмады, батырларча башын салды – бу хәл 1945 елның 31 гыйнварында Будапештны азат итү өчен барган сугышта булды». 

Кара пичәтле кәгазь алгач Фәүзия апа көндәлегенә болай дип язган:
 «Кояшлы матур көн иде – 1945 елның 7 мартында алдым ул хәбәрне; дөнья караңгы чоңгылга чумды, ни эшләргә дә белмичә, чана тартып кырга чыгып киттем, күзләремнән яшь тугел, кан тамгандыр... Кеше каршына барып күз яшемне чыгармадым. Ничек түздем икән? Улыбыз тугач кич утырган чак искә төште: 
Әйдә барыйк су буена,
Сала көен уйнармын.
Мин уйнармын, син җырларсың
Шуны сагынып еларсың.

(Бу җырны сөеклесе Мөхәмәтулла абый тальянда уйнап җырлаган, ә Фәүзия апа кушылып җырлаган, ул да үзеннән сүзләрен чыгарып бик матур җырлый иде.)

Сугыш елларында кичергән михнәтләрне сөйләп – язып бетерерлек кенә түгел... Өч айлык күкрәк баласын калдырып Левидан урманында ачлы-туклы агач кисү үзәкләргә үтте – ике-өч айга, ә берсендә алты айга җибәрделәр – атка солы, үзебезгә он җитми, торырга урын юк, эчәргә суны да ундүрт чакырымнан ташый идем – хуҗа хатын шуның өчен мичтә кечкенә генә чуен белән бәрәңге пешерә иде... Хәле бетмәсен дип бер сынык ипи кисәгенең яртысын атыма каптырып, үзем тун чабуындагы каткан туң майны кимереп эшләгән көннәр бик күп булды; икешәр метрлы колач җитмәслек агачларны чанага аударып биек ярдан Иделгә төшерәбез, анда сал җыялар. «Бисмилла»мны әйтеп чанага менеп утырам да «Аллага тапшырдым» дип атны үз иркенә куям, мескенем, ул аңлы хайван, мине кыен хәлдә калдырмады; таудан төшкәндә тыелырга атыңның көче, үзеңнең мәлең җитмәсә – боз астына китүең бик ихтимал – булгалады андый хәлләр дә. 
Җир сөрү, иген игү, колхоз эше бәйрәм кебек кенә иде. Сугышның ахыргы елларында ындырда кышын ашлык суккан өчен паек – 250 гр чамасы икмәк бирә башладылар: аны ашап җибәрүдән куркып (өйдә ипинең валчыгы да, он тузаны да юк, яшь бала белән карт карчык бар бит), өйгә алып кайту өчен чабагач сабы белән төртә-төртә арка чокырына куя идек; кайткач бишмәт бавын чишеп җибәргәч сәкегә ипи кисәге төшү – иң зур шатлык, бәйрәм була иде; кеченә Фәриднең: «Тәтәй, әнкәй исән-сау булсын, бүген дә ипие бар!» – дип чәбәк-чәбәк итеп көлүе әле дә үзәкләремне өзеп күз алдыма килә. Күрде инде безнең башлар...

Җиңү көне... Ил өчен иң зур шатлык та, безнең гаиләгә иң зур кайгы да – өч улыннан берсе дә сугыштан кайтмаган ана өчен, тулыр-тумас бер ел гына яшәп калган хатыны өчен, бер генә мәртәбә дә әтисененң кочагына сыенмаган, «әтием» сүзен әйтергә тилмергән, ата кешенең нинди булганын да белмәячәк бала өчен...» 


Фәүзия апаның хуҗалыгы дүрт янгын кичерә, шул мәхшәрдә иренең хатлары, орден-медальләре юкка чыга; Мөхәмәтулланың бердән-бер фотосын Урта Азиядә яшәгән Лотфулла абый үзе үләр алдыннан Фәүзия апага калдыра, ә ул аны зурайтып эшләтеп стенага элеп куя.

Көндәлегендә мондый шигырь юллары бар:
Безнең янда салкын чишмә
Суы кулны туңдыра.
Әйткән сүзең, нурлы йөзең
Өздереп сагындыра.
Һәр көн саен каршыңа килеп
Пәрдәләрне күтәрәм.
Сине уйлап, сине сагынып
Көннәремне үткәрәм. 
Васыятьләрең үтим, җаным
Сүзләреңнән чыкмыймын.
Кабул итсен теләкләрне
Күрешүләрне телимен...

1987 елда Апас районыннан бер төркем хезмәт алдынгыларын туристик путевка белән Чехословакия-Венгриягә алып бардым. Венгриядә совет сугышчыларына куелган һәйкәлгә экскурсия булды, Будапешт шәһәре читендә урман эчендәге тау башында обелиск куелган, очында кызыл йолдыз, унлап совет солдатының фамилияләре язылган, алар арасында Шакиров фамилиясе дә бар иде. Алда язылган хәлләрне белгәнгә күрә, мин шул һәйкәл яныннан кулъяулыкка төреп туфрак алып кайттым. Фәүзия апаның ул чактагы шатлыгын, сагыш тулы йөзе буйлап аккан күз яшьләрен күрсәгез иде! Туфракны мендәре астында саклады, ә стенада, баш астында сөекле иренең фотосы эленеп торды. Фәүзия апа беренче һәм соңгы мәхәббәте Мөхәмәтулласының кайтмаслыгын белсә дә, гомеренең соңгы көненә кадәр көтеп яшәде.
Иртә торуларым белән
Сине күрә күзләрем.
Изге теләкләрең белән 
Васыятеңдә яшәдем, – дип язып куелган көндәлектә. 

 

  Фәрид Мөхәмәтулла улы Шакиров (27.05.1941–28.06.2000) 

Шакирова Фәүзия Габдулла кызы 1996 елның 14 ноябрендә – хәтердә япь-яшь егет булып калган ирен 55 ел тилмереп көтеп тә күрешә алмыйча, бакыйлыкка күчте; каберенә иренең каны тамган, җаны күккә ашкан җирдән алынган туфрагы сибелде. Алар өчесе дә бергә, бер чардуган эчендә – Мөхәмәтулла, Фәүзия, Фәрид...
 

Роза НОГМАНОВА, 
Апас ветераннар советы члены
Рәсемдә: Әнисе Бибигалимә белән хатыны Фәүзия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар