Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Ничек исән калдык без?»

Әбием сүзләре : «Саварга сыер юк, тамак туйдырам дияргә йортта бернәрсә юк, ничек исән калып, бүгенге көнгә кадәр яши алуым бер могҗизага тиң. Олы апам әнигә үги бала булса да, без аны яратып, тату яшәдек.

miliausha76
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Мәймүнә апа Ситдикова турында оныгы Камилә Ситдикова язып җибәрде.
Минем әбием Ситдикова Мәймүнә Әмин кызы 1940 нчы елның 28 августында Баландыш авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 1 яшь тә тулмаган була. Аннан кала гаиләсендә әнисе, ике апасы, әбисе, үлем көтеп яткан бабасы да була. Әтисе белән 3 кенә ел яшәп энисе 24 яшьтэ 3 бала белән авыр тормышта кала.
Әбием сүзләре : «Саварга сыер юк, тамак туйдырам дияргә йортта бернәрсә юк, ничек исән калып, бүгенге көнгә кадәр яши алуым бер могҗизага тиң. Олы апам әнигә үги бала булса да, без аны яратып, тату яшәдек. 2 апам инде бакыйлыкка күчтеләр. Әни бик эшчән, тырыш иде, ул бөтен юклыкны, ачлыкны, хәсрәтне эш белән баскан, шулай булмаса, безне яшәтә дә алмаган булыр иде. Ул вакытта бер кешегә дә җинел булмый, ә шулардан аермалы буларак, без таркалган тормышта калганбыз . Сугыш башлануга киткән әтиемнең 1941 елның декаберендә инде «кара кәгазе» килә. Менә шуны истәлек итеп саклыйм, ә ул миңа нәрсә бирде? Ачлык, ятимлек, нужалы тормыш! Тормышлар тыныч, имин, сугыш афәтләре генә була күрмәсен диеп теләп яшибез. Бүгенге көнебездә хөрмәттә улым, киленем тәрбиясендә, оныкларым белән сөенеп яшибез. Әниләр генә тырышлыкларының әҗерен күрмәделәр…»
Авыр тормыш юлы үткән әбиебезгә исәнлек-саулык, озын гомер теләп калабыз.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар