Ничә чакрым җәяү үттек икән...

miliausha76
Авылдашыбыз, тыл ветераны Әхмәтшина Мөслимә апа һәм Әхмәтшин Хәсән абый турында оныклары Әхмәтшина Илзилә язып җибәрде.
Әбиемнең яшьлеге сугыш чорына туры килә. Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли ул.
Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була.
Ул 1930нчы елның 16 августында Саба районы Шытсу авылында дөньяга килә. Сугыш башланган көнне, әнисе белән Казанда була. Казан урамына килеп керүгә, тезелеп баручы солдатларны күрә, ә Казаннан ничек кайтканын хәтерләми. Бары тик әнисенең елаганы гына исендә калган.
Сугышның беренче көненнән үк әбиемнең әтисен, абыйсын сугышка алып китәләр.
Бер көн дә калмыйча мәктәпкә йөрергә тырыша әби. Чөнки мәктәптә көн саен ипи, сөт бирәләр. 7 класс кына укый чөнки тормышны алып бару өчен эшләргә кирәк була. Шәмәрдәннән ашлык ташырга туры килә аңа. Шәмәрдәндә квартирада кунып, икенче көнне авылга кайта торган булалар. «Ничә километр җирне җәяү йөргәнбез бит», – дип искә ала ул көннәрне әбием.
Сугыштан соңгы елларны да басуларда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөкте ул, ләкин беркайчанда тормыш авырлыгыннан зарланмады.
Нинди генә эшләр эшләргә туры килми аңа. Урманын да кискән, ташыган, сабан сөргән, тырмалаган, үгез җигеп эшләгән, бер эш тә калмаган. Сугыш беткәч тә 17 яшендә урман кисә, аннары Шәмәрдәндә вагон төяргә чакыралар.
Сугыш чорындагы иң күңелле мизгеле дип сугыш беткән көнне саный. Бөтен кешенең кочаклашып, шатланып елаганы бүген дә күз алдыннан китми аның.
Әбиемнең киләчәк буынга әйтер сүзләре дә бар: «Киләчәк буын без күргәннәрне күрмәсен, рәхәт яшәсеннәр. Бәхетле-тәүфиклы булсыннар.Җирләр тыныч була күрсен. Сезнең бәхетткә еллар тыныч булсын!»
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.