Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Ни бар икән көтүдән дә авыррак?..

Мортазина (Гобәйдуллина) Бибикәримә Мортаза кызы. 1912 елда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында гаиләдә 11 нче бала булып дөньяга килә.

Мортазина (Гобәйдуллина) Бибикәримә Мортаза кызы. 1912 елда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында гаиләдә 11 нче бала булып дөньяга килә. Әбием бик яшли ятим кала. «Мин үлгән әниемнең күкрәген суырып ятканмын. Апалар килеп әнигә дәшсәләр, аптырап калалар, чөнки әни үлгән була. Мин әнине белмим дә, балалар», –  дип сөйли әби безгә.
Шулай ятимлек ачыларын күрә-күрә, еллар арты еллар үтә...
Әбием үсеп җитеп күрше егете Әхмәтханга тормышка чыга. Гаилә корып, бер-бер атлы ике кыз бала табып матур гына яшәп ятканда, сугыш башланып китә. Бабамны сугышка алалар.
Әбием ике бала Һәм бабамның әти-әнисе белән кала. Әбием балаларны үстереп олы тормышка озата. Гомере буе бабамны көтә... Көтү хисеннән дә авыррак ни бар икән?.. Ул барсына да түзә. Аны гаделлеге, чиста күңелле булганы өчен авылдашлар җылы итеп искә алалар. Тыл ветераны. Гомере буе бабайны көтеп яшәде.
#увойнынеженскоелицо
#көтәбелгәннәрполкы
#сөембикәжурналы
#ЮгарыСәрдәкитапханәсе


Рәйхана САБИРОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар