Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Мәймүнә Хәкимова

"Кеше язмышы- туган ил язмышы" дип белми әйтмәгән борынгылар.

"Кеше язмышы – туган ил язмышы", дип белми әйтмәгән борынгылар. Безнең туган илебез тарихында кеше язмышына кагылып үткән вакыйгалар бихисап күп. Шуларның берсе – Бөек Ватан сугышы. Күпме гаиләне юк иткән дә, күпме баланы ятим, күпме хатынны тол калдырган аяныч сугыш. Әйе, сугыш – рәхимсез, кырыс. Без бит бу турыда китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Ә ул чор кешеләре сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Алар күргән авырлыкларны берни белән дә чагыштырып булмый. "Минем балачак елларым әтисез үтте", – дип сөйли торган иде әбиебез, ул вәхшәтле елларны хәтеренә төшереп. Бер гөнаһсыз кешеләрне бер мизгел дә юк итте. Бер гөнаһсыз сабыйларның бу көннең төш икәненә бик тә ышанасы килде, тик өндәге төш сыман тоелган бу дәһшәтле авыр еллар һәр кешенең күңеленә төзәлмәс авыр яра салды.
Бүген мин дә #көтәбелгәннәрполкы флешмобына кушылып, Дәү әбиебез (Мәймүнә Зәһертдин кызы Хәкимова) әтисен (Заһертдин Шәйхи улы Габитов) фронттан кайтуын ничек көтеп яшәве турында сөйләп калдырган истәлекләре белән бүлешәсем килә.
Әбием- Мәймүнә Зәһертдин кызы Хакимова 1933 елның 2 февралендә Чистай районы (элеккеге Кызыл Армия районы) Акбулат авылында туа. Гомере буе авыл тормышында кайнап, алдынгы сыер савучы, гаилә учагын саклап яшәүче назлы тормыш иптәше, балалары-оныклары өчен җан атып яшәүче әни, Дәү әби – безнең өчен ул шәфкатьлелек, киң күңеллелек өлгесе. Аның әлеге авырлыкларга бирешмәве, сынмавы-сыгылмавы, олы йөрәкле кеше булып кала белүе безне бик сокландыра. "....Миңа 7 яшь булган чагында бу сугыш башланды да, әтиемне 35 яшендә фронтка алып та китте, әни дүртенчегә авырлы иде. Шул китүеннән әтием туган якларга кире әйләнеп кайтмады.Тумышыбыз белән без – Татарстанның Чистай районы Акбулат авылыннан. Миңа өч яшем булганда, әти-әнием бәхет эзләп, Иваново дигән шәһәргә эшкә дип килгәннәр. Менә шул дүрт ел бөтен гомеремнең иң бәхетле мизгелләре булды. Әтием мине бик тә ярата иде. Күп нәрсәләргә өйрәтте. Энем туды. Шулай матур гына яшәп ятканда сугыш башланды. #75летиеПобеды #Бөекҗиңүнең75еллыгы #көтәбелгәннәрполкы #ониждали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар