Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Күпме газап, сагыш, кайгы күргән күзләренә карыйм тутырып

Әнием Хаҗиева Сания Габдрахман кызы 1935 нче елның 16 нчы февралендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда Әнигә 6 яшь була. Әниемнең әтисе Габдрахман бабайны 1942 нче елда сугышка алалар.

Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Сания апа Хаҗиева турында кызы Гөлнар Мөхәммәтшина язды.
Әнием Хаҗиева Сания Габдрахман кызы 1935 нче елның 16 нчы февралендә Баландыш авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда Әнигә 6 яшь була. Әниемнең әтисе Габдрахман бабайны 1942 нче елда сугышка алалар. Өч малай арасында бер генә кыз булгангамы бабай әнине бик яраткан. Әтисен озатырга җигүле атка утыртып әнине дә балалар бакчасына кадәр алып чыгалар. Хәзерге мед.пункт урынында балалар бакчасы була. Әнине бакчага керткәндә әтисе аңа: «Зур булып үс, кызым, акыллы бул», –  дип, аркасыннан сөя. Минем бик тә атка утырып әти белән барасым килгән иде, ди әни. Бабай Суслонгер шәһәренә барып урнаша. Бабай киткәч бер атналык улы Сәфәргалине калдырып, сохарилар киптереп әби бабайга ашарга илтә китә. Бәбине бабайның анасы карап кала. «Бала имезүче хатыннар чиратлап килеп имезеп китәләр иде», –  ди Әни. Әби ике атналап юлда йөреп кайта. Бабайның хатында, башны да күтәреп булмый, ут эчендә ятабыз, бик каты сугыш бара, дип язылган була. Шуннан соң бүтән хәбәре килми. Хәбәрсез югала. Әни 8 яшендә укырга керә. Олы мәктәптә укый алмыйлар. Мәктәп янындагы кечкенә генә итеп төзелгән өйләрдә укып 4 класс белем ала. Олы мәктәпкә төрле шәһәрләрдән килгән ятим балаларны урнаштырып детдом ясыйлар. Аннан соң 3 ел буе укырга мәктәпләре булмый. Хәзерге Авыл Советы бинасы урынында мәчет була. Шуннан мәктәп ясап әниләрне 5 нче сыйныфка укырга алалар. Шунда укып 7 класс белем ала ул. «Басудан черек бәрәңге җыеп, басу кырыенда үскән үләннәрне җыеп кыркып алып кайта идек. Әни көне буе эштә. Безне әтинең әнисе – әби карады. Кич җиткәч лампа утлары күренмәсен дип, тәрәзәләрне каплап куя идек. Дошман самолетлары күрмәсен дип шулай кушалар иде», –  дип хатирәләрен кабат яңарта Әни. Хәзерге тормышлар бик рәхәт, әле бераз яшәсәк иде, дип тәмамлады ул сүзен.
Әниемнең шушы сөйләүләрен
Тын да алмый тыңлап утырдым.
Күпме газап, сагыш, кайгы күргән
Күзләренә карыйм тутырып.
Шартламасын бүтән туган җирдә
Дошман аткан корал, бомбалар!
Сугыш дигән куркыныч афәтне
Күрмәсеннәр безнең оныклар.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар