Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Хисмәтуллина Гөлбану

Хисмәтуллина Гөлбану әби Арча районы Сөрде авылында 1924 елда туган.

Хисмәтуллина Гөлбану әби Арча районы Сөрде авылында 1924 елда туган.
1941 елны 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Үрнәк булалар алар сыйныфлары белән, шуңа күрә дә Казанга укырга җибәрәләр. Аннан – сугышка. Артиллерист-зенитчы була ул. Алар беренче тапкыр самолетларга аталар. Шуннан башлана инде. Сугыш беткәнче, 45 нче елга кадәр. Зарыгып көткән гаиләсе янына җиңү алып кайта ул. Хәзер вафат инде, урыны җәннәттә булсын.
Мәгълүмат алынды: "Әтнә таңы", 2007 ел. Автор С. Мингатина. #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар