Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Истәлеккә төшкән бу фото

Гаиләбез альбомында кадерләп сакланучы әлеге фотода минем әтием Абдулла, аның апасы Сәгыйдә, минем әбием Сабира һәм әбиемнең бертуганы. Сабира әбием сугыш башлануга иң элек ире Шәйхетдин бабамны сугышка озата.


Гаиләбез альбомында кадерләп сакланучы әлеге фотода минем әтием Абдулла, аның апасы Сәгыйдә, минем әбием Сабира һәм әбиемнең бертуганы. Сабира әбием сугыш башлануга иң элек ире Шәйхетдин бабамны сугышка озата. 1942 елда аның үлүе турында кара кайгылы кәгазь ала. Әбием аны әтиемә бик озак күрсәтмичә йөри. Әтинең күңелен яраламыйм, өметен өзмим дип уйлагандыр, бәлки. Озак та узмый әбием 17 яшьлек улын – әтиемнең абыйсы Габделхайны сугышка озата. Габделхай абый, бәхеткә, 1951 елда сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. ⠀ Әлеге фото турында әтиемнең сөйләгәннәре исемдә калган. Әтисе, абыйсы Габделхай сугышка киткәч барлык авыр хезмәт әтием җилкәсенә кала. 10 яшьлек малай – минем әтием әлеге фотога төшәр алдыннан үгез җигеп урманнан утын гына алып кайткан булган. Үгезне җигәргә буе җитмәгәч, әти әрҗә өстенә басып җигә торган булган аны. «Фотоны сугыштагы әтиеңә, абыеңа җибәрергә кирәк», – дип, әбием әтине елата-елата фотограф янына алып барган. «Бер дә барасым килмәде. «Әтиеңә, абыеңа җибәрәбез бу фотоны», дигәч генә фотога төшәргә ризалаштым», – дип искә ала иде әти. Әтнә районы, Олы Әтнә авылы.⠀
#suyumbike_journal #көтәбелгәннәрполкы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар