Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Инәйнен догалары куркыныч сугыштан исән-сау кайтарды»

Әтиебез Асадуллин Лотфулла Сәмигулла улы Оренбург өлкәсе Абдулин районы Абдрахман авылында 1921 елнын мартында гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып туа...

 

 Әтиебез Асадуллин Лотфулла Сәмигулла улы Оренбург өлкәсе Абдулин районы Абдрахман авылында 1921 елнын мартында гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Карап туймаслык зур зәңгәр күзле сабыйга Лотфулла диеп исем бирәләр. 1921 елның авырлыгын әнисе Мәймүнә, озак еллар оныта алмыйча, гел искә төшереп тора улына: «Син Ходаем бүләге, яшәргә тиеш, нинди генә авырлыклар булса да чыдам бул!»


Әнисенең сүзләрен гел күңелендә саклый Лотфулла Сәмигулла улы, тырышып укый, эшкә өйрәнә, спортны сөя, Сабантуйларында беренче йөгерүче була.
Армия сафларнына Асадуллин Лотфулла Сәмигулла улын 1939 елның апрелендә озаталар. Әнисе Мәймүнә озатканда хәерле юллар, исән-сау хезмәт итүен тели, һәрчак догада булырмын ди. Авыл малае өчен иң изге теләкләр дип искә ала Лотфулла Самигулла улы. 3 елга дип саубуллашкан кешеләр бары 6 елдан соң гына күрешәләр. Ике арада күңелләрне өметләндереп, йөрәкләрне җылыткан хатлар йөри. Ерак Абдрахман авылына сәламнәрен Лотфулла Сәмигулла улы Калуга өлкәсеннән, яралангач Козельск шәһәреннән, Курск, Сталингад, Орел шәһәрләреннән җибәрә. Кызыл Йолдыз ордены белән ул  Курско-Орловский чолганышындагы батырлыгы очен бүләкләнә, «Батырлык өчен» медале белән 1943 елда Перестряд авылы янындагы сугыштагы батырлыгы өчен бүләкләнә. Орел шәһәрендәге сугышта аягы җәрәхәтләнә, госпитальдә дәваланып, минометчик булып сугышны дәвам итә. Сугыш кырындагы батырлыклары өчен алдынгы минометчик знагы белән бүләкләнә.
1945 елның мае Бөек Җиңүне бүләк итә! Җиңүчеләр арасында Лотфулла Сәмигулла улы да исән-сау туган авылына кайта, әнисе-әтисе, туганнары белән очрашу бәхетенә ирешә. «Инәйнен догалары куркыныч сугыштан исән-сау кайтарды, тормышта яшәргә көч, зиһен бирде, авырлыкларны җиндем. Кешеләр җиргә бәхетле яшәргә, куанырга, яратырга килә, башка мондый афәтләр кабатланмасын иде»,  – дип сөйли иде әти. 
Көндәлек тормышта ул тормышны, кешеләрне сөючән булды. Авылның гүзәле Санафраз Мөхәммәтҗан кызы белән 5 бала үстереп, барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр. Оренбург өлкәсендәге күп балалы гаиләләр арасында Почет китабында теркәлгән мактаулы гаилә алар. Әти  тырыш хезмәте белән авылдашлар арасында хөрмәтле булды, хезмәт ветераны, мактаулы колхозчы исемнәренә лаек булды. Безгә, балаларына үрнәк булырга, ярдәм итәргә тырышты, җылы кочагында җил-яңгыр тидерми үстерде.
Бөек Жиңү бәйрәменә үзенен көчен, өлешен керткән, исәнлеген югалткан батыр солдат Лотфулла Сәмигулла улы да, әнисе Мәймүнә дә күптән мәрхүмнәр. Без аларнын дәвамчылары: балалары, оныклары олы бәйрәмне көтеп алабыз, хәтердәге барлык истәлекләрне, фотоларны яңартабыз, әтинең орден-медальләрен кадерләп саклыйбыз. Сонгы елларда хатирәләрне яңарткан «Үлемсез» полкка аның рәсеме белән катнашабыз. Безнен батыр әтиебез, бабабызнен рухы шат булсын, ул мәңгелек тарихта, безнең горурлыгыбыз!
Гөлфия ШАКИРОВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар