Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Иң кадерле тарих

Дәү әтием Бариев Мәсгүт Бари улы сугышны башыннан ахырына хәтле үтеп, «Будапештны алган өчен», «Германияне алган өчен» медальләре белән бүләкләнгәнен, үзе генә күздән-күз 6 фашист белән очрашып, өчесен атып, өчесен пленга алып, шуның өчен «Медаль за отвагу» алганнарын белә идем.

aigul_barieva
Дәү әтием Бариев Мәсгүт Бари улы сугышны башыннан ахырына хәтле үтеп, «Будапештны алган өчен», «Германияне алган өчен» медальләре белән бүләкләнгәнен, үзе генә күздән-күз 6 фашист белән очрашып, өчесен атып, өчесен пленга алып, шуның өчен «Медаль за отвагу» алганнарын белә идем. Ә менә ул вакытта дәү әнием ничек яшәгәнен, ирен ничек көткәнен, тылда калып ничек дүрт баласын үстереп... боларны барсын да бердәнбер исән калган Олы абыебыз, әтиемнең иң олы бертуган абыйсы Наил абыйдан сөйләттем. Ә икетуган (әтиемнең бертуган Наилә апасының кызына) Резеда апама шалтыраткач, ул миңа искиииткеч тарихи, шундый РАРИТЕТ, Реликвия, Клад әйберләрне, фотоларны китерде. ШАККАТЫП карадык өйдә, балаларга сөйләдем, күрсәттем... Менә бит!!! Нинди тарих!!! Сезнең белән дә уртаклашыйм әле, дуслар. Монда дәү әтинең дәү әниемә фронттан язган открыткалары (Чехословакия, Германиядән), дәү әтинең бүләкләнү документлары, дәү әни 1937 елда Всесоюзная переписьтә счетчик та булып эшләгән икән, игьтибар итеп карасагыз, документ элекеге татар шрифты белән язылган,профсоюз билетлары....

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шундыыый зур истәлееек бит бу!!!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ә Наил абый сөйләгән бар истәлекләрне сез тулаем @suyumbike_journal сайтына кереп укый аласыз. Сылтаманы сториста куям. #безнеңтарих #нашаистория #бессмертныйполкРоссии #бессмертныйполкТатарстана #бессмертныйполконлайн #75летПобеды #көтәбелгәннәрполкы

Айгөл БАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар