Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Гомере буе көтеп яшәде

Хәйруллина Мөнирә Хәйрулла кызы 1907 нче елда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында туа.


Хәйруллина Мөнирә Хәйрулла кызы 1907 нче елда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында туа. Гаиләдә Мөнирә апа – өченче бала, апасы Мәрьям, абыйсы Габдулхак, энеләре Хәмит, Рәүф. Ел арты ел уза, олы абый шахтага, апай Казанга эшкә китә. Мәрьям апа үзе янына сеңлесе Мөнирәне дә ала. Яшьлекнең матур еллары Казан каласында, тормыш иптәше Галимҗан абый белән кавыштыра. Шулай итеп Мөнирә апа Дөбьяз районы Битаман авылына килен булып төшә. Илгә килгән рәхимсез сугыш бу яшь гаиләне дә читләтеп үтми. Галимҗан абыйны сугышка алалар. Мөнирә апа улы Илдар белән кала. Мөнирә апаның энеләрен дә сугыш читләтеп үтми. Әтиләре бик катып авырып китә. Улына дүрт яшь чакта Мөнирә апа әтисен карарга дип туган авылына кайта. Мөнирә апа – тыл ветераны. Ул гомере буе яшьлек дустын, тормыш иптәшен көтеп яшәде.
Рәйхана САБИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар