Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Фронтларны кичкән бер рәсем

Бу фотоларда минем әтием – сугыш чоры баласы Сафин Рөстәм Тәуфикъ улы сурәтләнгән. Ул 1937 елның 16 июлендә Биектау районы Олы Битаман авылында туа.


Бу фотоларда минем әтием – сугыш чоры баласы Сафин Рөстәм Тәуфикъ улы сурәтләнгән. Ул 1937 елның 16 июлендә Биектау районы Олы Битаман авылында туа. Әтисе Тәуфикъ Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа 4 яшь була. Төпчек улы Рөстәмнең агач атка атланып төшкән фотосын Тәүфикъ солдат куен кесәсенә салып үзе белән фронтка алып китә. Бу фотосурәт дәү әтием белән Сталинград өчен барган сугышларда да катнаша, яралы солдат белән Себердәге Боготол шәһәрендәге хәрби госпитальгә дә барып житә, чит жирләрдә сагынганда алып карар өчен кадерле бер ядъкәр була... Ходайга шөкер, Тәүфикъ солдатка, гарипләнеп булса да, туган якларга кайту насыйп була, балаларына ятимлек ачысын татырга туры килми. Фронтовик Тәүфикъ Сафин гомерен укытучылыкка багышлый. Әтием дә, Казан дәүләт университетын тәмамлап, гомер буе Олы Битаман мәктәбендә балаларга химия фәненнән белем бирде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гомере буе тырыш булды, умарта тотты, яшелчәчелек белән шөгыльләнде. Инде яше 83 кә якынлашса да, бер тик торуны белми, күңел өчен генә булса да умартасын да тота, яздан көзгә кадәр теплицасында да казына. Бөек Жиңүнең 75 еллык юбилее алдыннан әтиемә, туган авылым Олы Битаманда яшәүче башка сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә саулык, балалар хөрмәте, матур картлык телим.
#сугышчорыбалалары #жиңүгә75 #олыбитаман #зурбитаман #биектаурайоны #тасср100 #көтәбелгәннәрполкы #сөембикәжурналы #БөекЖиңүгә75ел #ТАССРга100

Зөһрә РӨСТӘМОВНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар