Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Дәү әнием – тугрылык үрнәге

Әиемнең әнисе Шәмсебәдәр Сәлахетдин кызы Гыйбадуллина да «Көтә белгәннәр полкы»нда лаеклы урын алырга тиеш. Тугрылык үрнәге, шәфкатьлелек, киң күңеллелек өлгесе иде ул...

 

Әтиемнең әнисе Шәмсебәдәр Сәлахетдин кызы Гыйбадуллина да «Көтә белгәннәр полкы»нда лаеклы урын алырга тиеш. Тугрылык үрнәге, шәфкатьлелек, киң күңеллелек өлгесе иде ул. Ил тормышындагы барлык авырлыклар да аның язмышы аша уза: Беренче Бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы... Һәм аның шул авырлыкларда сынмавы-сыгылмавы, олы йөрәкле кеше булып калуы сокландыра.  

Ул 1913 елда Буа районының Түбән Наратбаш авылында туа, шунда бабай – Габделхак Гыйбадулла улы белән никахлашалар. Дәү әни бабайны аз сүзле, эшчән, бик миһербанлы кеше дип искә ала иде. Беренче балалары бер айлык чагында үлә, 1939 елда Рәшит исемле уллары туа.  

Бер-берсеy хөрмәт итеп, намуслы хезмәт белән яшиләр, тик бәхетләре озак гомерле булмый... Тәтеш пристанена обоз йөртүче бабай повестка алып, Бөек Ватан сугышының икенче көнендә үк фронтка китә. Төп йортта калган үзенең өч сеңлесенә һәм әнисенә: «Бәдәрне кыерсытмагыз», – дип әйтеп калдыра.  

Бабай сугыш мәхшәренең үзәгенә эләгә. Китеп, нибары бер хаты килеп кала: «Смоленск урыслары белән ятабыз. Татарлардан – мин генә. 33 яшьлек бабай 1941 елның августында хәбәрсез югала, ә 1942 елның зәмһәрир суыкларында – гыйнвар ахырында аның икенче улы – минем әтием Рәүф туа.  

Нарасыйларын ач итмим, дип, дәү әни көнен дә, төнен дә йокламый – таңнан караңгыча колхоз эшендә булса, төннәрен тагын хезмәттә – ишле гаиләгә җитәрлек камыр баса, икмәк пешерә, юа, җыя (искиткеч пөхтә кеше иде ул!). Балаларны да карыйсы бар бит әле! 

...Дәү әни бөтен авыр эштә беренче рәттә була. Язларын бозлы Зөя суын җәяүләп кичеп, Тәтеш пристаненнан колхоз өчен чәчүлек ташулары, Зөя ярында туң җирне чукып оборона линиясе казулары, урман кисүләре, колхоз абзарларын ремонтлау өчен кызыл балчык чыгарганда җир иңеп балчык астында басылып көчкә исән калулары турында да кызык итеп, бер зарланмыйча сөйли иде ул.  

Гомумән, дәү әни? «булмый», дип, елап утыра торганннардан түгел, аның өчен эшләмәслек эш, хәл итә алмаслык авырлык юк – барыбер булдыру юлын таба иде. Азык табулары ничек авыр булса да, сыер асрый! Авылдан 6-7 километрдагы колхоз кырларын утаганда чүпне көлтә итеп бәйләп ташый. Авыл картлары аның көлтәләре турында гел тел шартлатып сөйлиләр иде: «Чүмәлә хәтле көлтәсе астыннан аяклары гына күренә иде!» Күрше апа – шулай ук дүрт балалы тол хатын Фатыйма апа белән язгы пычракта яланаяклап саламы ташылып беткән эскерт астынннан көянтәләп җир ташыйлар. Аннары аны су белән юдырып, балчык арасыннан чыккан ашлык бөртекләрен берәмтекләп җыеп, киптереп, кул тегермәнендә тарттырып, он ясыйлар. «Күп хуҗалыклар ачлыктан киселгәндә дә әни безгә алабута ипие ашатмады, икмәктән өзмәде», – дип әйтә иде әти мәрхүм.  

Алай гына да түгел, үз авызыннан өзеп, ачлыктан интеккән күрше-тирә, авылдашларга да күп булыша ул. Изге гамәлләренең күбесен дәү әни үлгәч, аны соңгы юлга озатырга килгән авылдашлардан ишетеп белдек. Берсе – Рәшидә апа сөйләве буенча, Донбасс шахталарында эшләгәндә сугыш башланып, ире Хәлим абый фронтка китә, Украина дошман астында калгач, Рәшидә апа биш баласын җыеп, көч-хәл белән 1942 елның кышында туган авылына кайтып егыла. Ягарга утын юк, балалар ач, ялангач. «Шунда әбиегез кыш уртасында бәрәңге базын ачып, безгә бер капчык бәрәңге китереп бирде. Ул булмаса, ачтан үлә идек», – дип елап сөйләгәне хәтердә. Әйе, авыл кешесе өчен кышын урамдагы бәрәңге базын ачуы Гагаринның космоска очу хәбәренә тиң булгандыр ул заманда.  

Бабайның фашист концлагереннан азат ителеп, НКВД лагерена ябылган энесе Габдулладан: «Хәлләрем бик яман, бераз акча җибәрә алмассыңмы?» – дип язган хатына каршы салымга дип җыйган барлык акчасын газиз иренең туганына дип Себергә сала (тик аннан «адресат выбыл» дигән җавап кына килә). Күршеләрнең йорты янгач, яңа йорт өлгерткәнче биш балалы гаиләне үз янына сыендыра. Мин белгәндә дә, кем авыр хәлдә, шунда беренче булып ярдәмгә дәү әни йөгерә иде. Ә каенсеңелләренә «туганым» дип кенә эндәшә иде ул. Кунакка кайтсалар, кая басарга белмичә сыйлый, сумка-сумка күчтәнәчен төяп җибәрә. «Кызым, бирә алгач шатланам, кул сузып кеше каршына барырга язмасын. Кешегә булышып яшәргә насыйп ит, дип сора Ходайдан», – дип әйтә иде.  

...Гомер буе бабайга тугры булган, пакь намуслы булып калган дәү әнием. Беркайчан намазын, уразасын калдырмаган. Ел саен корбан чалдыра, өй тутырып күпсанлы туганнарны җыеп, зур ихласлык белән корбан ашы уздыра, Мәүлет укыта, Рамазан аенда авыз ачтыра. Без үскәндә дә гел шулай булды.  

Акыллы, зирәк, сабыр кеше иде ул. Авылда абруе зур иде. Безнең өйдән беркайчан кеше өзелмәде. Күрше апалар барысы да аның янына кереп сөйләшеп утырырга яраталар иде, чөнки дәү әни сабыр гына тыңлый белә, гайбәт сөйләми, кеше сүзен чәчми, акыллы киңәшләре белән булышып җибәрә. Үзенә күрә психолог иде ул зарланырга килгәннәр өчен. 

Без – оныкларына гына түгел, безнең тыкрыкта яшәгән дистәләгән малай-шалай өчен дә дәү әни булды ул. Эшләүчеләр күз-колак булырга сорыйлар, күбесе балаларын безгә үк кертеп калдыра. Ничек кенә шуклансак та, дәү әнинең безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Ә аның майда йөздереп пешергән юкалары, мичтә пешкән кабартмалары! Тәмен һаман да сагынып сөйлибез. Бик тәмле куллы иде шул. 

Хәзер уйлыйм да, югалту ачыларын, сагышларын эш белән баскандыр, дигән фикергә киләм.  

...Соңгы көннәренә хәтле бабайның табылачагына өметләнеп яшәде ул. Минем университетның эзләүчеләр отряды белән сугыш булган урыннарга – Новгородның Үлем үзәненә, Ленинград өлкәләренә экспедицияләрдән кайтуымне зарыгып көтеп ала иде. Күзләрендә – өмет катыш сорау: «Табылмадымы, кызым?» Олы йөрәкле дәү әнием 92 яшендә вафат булды, аннан биш елдан соң – гомере буе әтисе турында хет бер хәбәр ишетергә тилмереп яшәгән әтием дә. Ни кызганыч, ничә еллар эзләнү белән шөгыльләнеп тә, дәү әнине дә, туганда ук ятим булып дөньяга килгән әтиемне дә шатландыра алмадым. Матча ярыгына кыстырылган кадерле хат еллар үтеп югалган, аның белән – бабай турында мәгълүмат бирерлек бердәнбер җеп очы да.  

Миләүшә ГАЙНАТУЛЛИНА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар