Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Безнең әбиләр узган юл...

Минем әбием, Нуриева Фатыйма Мөхәммәтзакир кызы, 1906 елда хәзерге Кукмара районы Югары Арбаш авылында дөньяга килә. Кечкенәдән күпне күреп үсә ул.

 

Минем әбием, Нуриева Фатыйма Мөхәммәтзакир кызы, 1906 елда хәзерге Кукмара районы Югары Арбаш авылында дөньяга килә. Кечкенәдән күпне күреп үсә ул. Сабый бала чагында әнисе дөнья куя. 1921 елгы ачлыкны кичерергә туры килә. Әтисе Мөхәммәтзакир бабай көз көне басудан уңышны җыеп алгач, һәм аның белән исән-имин кыш чыга алмауларын аңлагач, гаиләне икегә бүлү дөрес дип таба – балаларның берсен (безнең әбине) үзе белән алып, Красноярск якларына, туталарына (кардәшләренә) юл тота. Туталары яшәгән авылгамы-бистәгәме кадәр әбиләргә 200 километр җәяү керергә туры килә. Октябрь азагы, ноябрь башлары булгандыр – алар бу юлны карлы-бозлы яңгыр астында узалар. Авылдан киеп чыгып киткән чабаталар, билгеле, теткәләнеп беткән булгандыр – яланаяк бардык, дип сөйли иде әби. Шуннан соң аяксыз калып, күпмедер вакыт өйдә шуышып кына йөри ул.  

Монысы – балачак истәлеге булды. Аннары инде безнең авылга – Кәркәвечкә килен булып төшә әби. Кайнаталы-кайнаналы йортка. Гасыйм бабай белән әбинең бер-бер артлы биш баласы дөньяга килә: Хәтимә апа (1929 елгы), Мөгалимә апа (1931 елгы), Рафагатдин абый (1933 елгы), Рәис абый (1935 елгы), һәм төпчекләре Альберт (1939 елгы) – безнең әти. 1941 елда бабайны сугышка алалар – әти аны бөтенләй хәтерләми.  

Без кечкенә вакытта күрше Өскебаш авылыннан бабай белән бергә сугышкан фронтовик абзый килеп йөри иде. «Гасыйм минем кулымда җан бирде», – дип сөйли иде ул. Бабай «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән булган. Әбигә орденны Тәкәнештән (район үзәгеннән) барып алырга, дип хәбәр дә килгән. Ул, билгеле, эш ташлап барып йөри алмаган. Орден кайгысы булганмыни ул елларда? Сугыштан соң, ашарга ризык, кияргә кием юк, һәм биш бала белән япа-ялгыз калып кара син...  

 Һәр заман үз «геройларын» тудыра. Ул ир-атка кытлык елларда тол хатыннарның бөтенесен үзенеке итәргә тырышучы уртакул җитәкчеләр, бригадир-фәләннәр турында инде күпме әсәрләр язылгандыр. Әбигә дә кызыгып йөрүчеләр: «Шушы Фатыйманы кулга төшермәсәм, исемем Фәлән булмасын», – дип шапырынучылар да булмаган түгел. Бик горур, башбирмәс табигатьле җан иде шул ул.  

Башка балалары инде үсеп таралышкан булгандыр, төпчеге – әти белән (әти – яшүсмер малай) икесе генә урманга печәнгә барганнар алар. Ул чактагы иң актуаль транспорт – «ухалла» арбасын төяп бетерүгә, коеп яңгыр ява башлаган. Арбаның тәгәрмәченә, билгеле, балчык тулган, көпчәк әйләнүдән туктагач, арбаны көч-хәл этеп наратлыкка кертеп куйганнар. Һәм үзләре мең азап белән, саз ерып, туңып-күшегеп өйгә кайтып кергәннәр. «Әбиең шунда караватка капланып, сулкылдый-сулкылдый елады, – дип искә ала әти. – Мин кызганып, өсләренә җылы киемнәр алып килеп яптым». Күрәсең, нужаның иң үзәгенә үткән вакыт булгандыр бу. Чөнки елак кеше түгел иде мин белгән әби.  

Ул биш баласын гына түгел, безне – биш оныгын да карап үстерде. Авылда өч бала белән генә калучылар да җитәрлек иде, әнигә балалар санын бишкә җиткерергә әби үзе киңәш биргән. Нинди заман иде бит әле ул, нинди заман! Безнең белән дә шулай булгандыр, ә менә әбинең энем Ранифне ун көнлек чагында алып калып, әнине эшкә чыгарганын мин үзем хәтерлим. Әнигә эшкә әйтергә килгәндә бәбине Кукмара больницасыннан алып кайткан машина шоферы табыннан кузгалып чыгып китәргә өлгермәгән иде әле. Энебезгә 4 яшь тулуга, сеңлебез дөньяга килде. Әни, билгеле, эштә. Ул төш турына кайтканчы яшь баланың тамагы ачмый тормый. Әби печеньены суга салып җебетә дә, имезлек ясап, бәбәйнең авызына шап итеп кенә каптырып куя... 

 Әби кайчакта тәрәзәдән каршы як капка төбендә утыручы күрше апаларга карап көрсенә торган иде. Янәсе, кайберәүләр ничек рәхәт яшиләр соң... Наҗия апаның балалары бөтенләй булмаган, Хафаза апаның ике малае булып, алар кечкенә чакларында ук үлгән. Хәер, балалар күплектән, эш күплектән генә дә булмагандыр инде әбинең капка төбенә чыгып, башкалар кебек югын-барын сөйләшеп, рәхәт гәпләшеп утыра белмәве. Шундый матур көннәр дә була иде бит бездә – әби янына аның үзенең кордашлары (Хафаза апалар әле яшьрәкләр!) җыела – күршедән Рәхиләттәй керә, югары очтан Миньямалттәй төшә, үзебезгә туган тиешле (Гасыйм бабайның бертуган тутасы) Мәймүнәйттәй килә... Бергәләп тәмле итеп чәй эчкәч, алар олы якта түрдә торган өстәл тирәли әйләнеп утыралар да, әби китапларының берсен кулына ала. Инде саргая башлаган ак кәгазь, йә булмаса гәҗит белән тышланган бу китапларный кайсы – гарәп телендә, кайсы – гарәп хәрефләре белән язылган татар телендә. Әби моңлы тавыш белән, бераз көйләп кычкырып укый, башкалар бүлдермичә тыңлыйлар. Һәм озын итеп бәйләгән яулыкларының бер читен күтәреп, әледән-әле күз яшьләрен сөртәләр. Дини риваятьләр, гыйбрәтле хикәятләр булгандыр инде ул.  

Әби уртачадан чүт кенә озынрак буйлы, мин белгәндә дә әле зифа гәүдәле иде. Вак чәчәкле ак күлмәген, бил турлары килешле итеп тегелгән караңгы кызыл төстәге матур камзулын киеп, башына затлы яулыгын ябып, вәкарь генә атлап, икенче урамда яшәгән кызларына – Хәтимә апаларга китеп барыр иде ул. Әмма беркайчан да аларда кунып калмас, ике-өч сәгать үтүгә, тагын вәкарь генә атлап кире кайтыр иде.  

Мин аның кешеләр белән сүзгә килгәнен хәтерләмим. Кем дә булса аңа тавыш күтәрә башласа, әби тыңлап-тыңлап торыр да, бер генә сүз белән җавап кайтарыр иде: «И-и, әҗәткана». Низагның болай тиз тәмамлануын көтмәгән әңгәмәдәше исә артырашта кала. Нинди тылсымлы сүз булгандыр инде ул, мин үзем аның мәгънәсен: «Әллә кем булып кыланасың инде», – дип кенә аңлый идем, югыйсә...  

Әби безгә – оныкларына бик игътибарлы булды. Син мәктәптән кайтып керүгә, аның табигый контроле башлана иде: «Өстеңне сал, кил утыр, аш бүлдем, аш ашамасаң, үсми калырсың... Күп сөйләшсәң, үсми калырсың... Аягыңгы селкетмә, шайтан чакырасың... Ашап бетер, яманнан ярты кашык аш калыр...» 

 Мин кечкенәдән кура җиләге ярата идем. Бервакыт шулай бакчада җиләк ашап йөри торгач, күршеләр белән ике арадагы киртә буена килеп чыкканмын. Безнеке – ул әле безнеке, менә күршеләрдә икән бит җиләк! Ул эрелекләре, мин сиңа әйтим, кып-кызыллар. Җитмәсә, бер озын гына кура ботагын безнең бакчага кадәр сузган. Шуннан үрелеп бер генә җиләк алыйм, дисәм, кинәт котымны алып, тәрәзә дөбердәткән тавыш ишетелде. Әби! Бу шул күршеләрнең җиләгенә үрелгән өчен! Куркуымнан озак вакыт өйгә керергә кыймый йөргәнем хәтердә.  

Әби 85 яшендә авырып, ике еллап урын өстендә яткач, үлеп китте. Шуның белән бергә гомернең балачак дип аталган әбиле, мәгънәле, тәрбияле, матур бер сериясе тәмамланды. Мин аның беркайчан да ирсез калдым, бәхетем булмады, дип өзгәләнгәнен хәтерләмим. Ул язмышына күнеп: сабыр, көчле, намуслы булып яшәде.  

Ризидә ГАСЫЙМОВА  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар