Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Бәдриева Фәриха апа

Бәдриева Фәриха Бәдертдин кызы 1922 елда нык тормышлы Бәдри абзый гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы әти-әнисе янында муллыкта үтә.

Бәдриева Фәриха Бәдертдин кызы 1922 елда нык тормышлы Бәдри абзый гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы әти-әнисе янында муллыкта үтә. 1932 елда әтисе Бәдретдин абзый вафат була. Әнисе Галия апа 3 бала белән тол кала. Әниләре кабат кияүгә чыккач, аларны әбиләре Нәгыймә апа тәрбияли. Сугыш башланганда Фәриха апа 19 яшендә була. Сугыш чорында ул 4 ай Свердловскийда торф чыгаруда, аннары урман кисү эшләрендә катнаша. «Апаска окоп казырга җәяү бардык. Окопның озынлыгы 330 километрдан артык һәм өч рәт», –  дип сөйли иде Фәриха апа.
Әнисе белән бертуган 5 абыйсы: Зариф, Гариф, Нургали, Барый, Кави яу кырына китә. Әмма аларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Фәриха апаның бертуган энесе Бәдриев Мөхәммәтдин дә хәбәрсез югала. Әмма аның кайтуын ул гомере буе көтә. 2013 елда Фәриха апа үзе дә вафат булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар