Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

«Аны мин генә теләп кайтардым...»

«Көтә белгәннәр» полкы әнием ягыннан әбием –  Мобаракова Мөгәллимә Шафигулла кызының (1917 – 2007) исеме дә язылырга тиеш. Әби бер-бер артлы ике баласын югалта. Чит җирләргә чыгып китәргә шушы хәл дә этәрмәдеме икән аларны?


rimma_anwarowna
«Көтә белгәннәр» полкы
«Көтә белгәннәр» полкы әнием ягыннан әбием –  Мобаракова Мөгәллимә Шафигулла кызының (1917 – 2007) исеме дә язылырга тиеш. Әби бер-бер артлы ике баласын югалта. Чит җирләргә чыгып китәргә шушы хәл дә этәрмәдеме икән аларны? 1939 елны алар Госман бабай белән ялланып Сабадан Сахалинга китеп баралар. Анда озак яшәмиләр, 1940 елны Себергә  –  Красноярскига күченәләр. Бөек Ватан сугышы башланырга 3 ай калганда бабайны хәрби сборга алалар: су асты разведкасына әзерлиләр. Тиздән илдә, дөньяда зур хәвефле үзгәрешләр булачагын сизгәндер инде, Госман бабай әбигә хәбәр сала: «Тиз генә җыен да, авылга әниләргә кайтып кит», – ди
Корсагы борынына җитеп килә торган әбиебез, берни алмаса да, юлга кузгала.
Эшелоннан эшелонга күчә-күчә кайта.
Шәмәрдән станциясенә төнлә килеп төшә. Вокзалга иң якын бер йортка: «Кундырып чыгарыгыз әле», –  дип ишек шакый. Ишекне бер әби ача.  
– Корсаклы икәнсең... Кертмим! Әле генә бер хатынны кунарга керткән идем, бәбиләп чыкты! – ди
«Кертегез инде, мин әле бәбиләмим»,  – дип  бик ялынгач кына җәлләп кертә. Ә әбинең төнлә тулгагы башлана... Икенче көнне әби баласын төреп, кулына тоттырып попутка машинага утыртып озата.
Әби: «Кулымдагы баланың кайда башы, кайда аягы икәнен дә белмичә тотып кайттым. 20 чакырым буе тавыш-тыны чыкмады. Исән түгелдер дип уйлаган идем»,  – дип сөйли иде.
Сугыш башлангач әби колхозда сменалы эштә эшләде. Балаларны әбинең әнисе Хәдичә әбиебез караган.
Ул вакытта бабай яраланып госпитальгә эләгә,  хатын алгач, госпитальгә барып кайта әби... Шул ук елның азагында бабай тагын каты яралана. Бу юлы инде аны комиссовать итәләр.
 – Мин генә аны теләп кайтардым,  – дип сөйли иде әбием. – Күк капусы ачылган вакытлар бар, шул чакта теләк теләсәң кабул була дип әйткәннәр ишеткәнем бар иде. Төнлә ишегалдына чыгып Ходайга ялвардым: «Кайтсын иде... Аягы гына җәрәхәтләнеп кайтсын иде...»
Бабай сугыштан аяк сеңерләрен өздереп кайта...
6 бала үстерлеләр: Тәгзимә, Һаҗәр, Шахинур, Мәхәммәтнур, Валинур, Фирая, 62 ел бергә гомер иттеләр.
14 онык...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

@suyumbike_journal #көтәбелгәннәрполкы #умевшиеждать

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар