Логотип
Хатын-кыз һәм... сугыш

Әнкәй, мине бик сагынсаң...

Әле генә окоп казудан әйләнеп кайткан олы кызын ничек итеп фронтка җибәрсен Һадия апа?! Якуб абыйга тезләнеп ялына ана: «Зинһар, җибәрмә кызымны, Якуб абый. Эшкә ярый башлагач кына... Бернинди белгеч тә, врач та түгел бит ул!» – ди. Барыбер алып кала алмый...

– Мәйсәрә, Зөлхәбирә белән өчәүләшеп каршыда яшәүче Якуб абыйның хәлен белешергә уйлаштык. Яралы солдат кайткан йортка бөтен авыл халкы йөри – гадәте шундый. Без дә бурычыбызны үтәргә, хәл-әхвәл сорашырга кереп киттек. Якуб абый сугышка кадәр авыл советы рәисе иде. Яраланып кайткач яңадан шул эшенә кереште.
– О-о-о! Нишләп йөрисез монда, кызлар?  – дип гаҗәпләнә Якуб абыйлары.
– Нишләп алай дисең, Якуб абый, кая булыйк без тагын? – дип аптырый кызлар сорауга сорау белән.
– Ат хәтле гәүдәгез белән сугышка бармыйча нишләп ятасыз?! – дип шелтәли солдат күршеләрен.
Өч көн дигәндә авылга өч повестка килеп тә төшә...

 

Хәйләсез татар
 – Хәзер мин бернәрсә хәтерләмим. Бу яшьтә хәтерсез калсам, нишләргә кирәк, дим. Тукта, әни, алышыну түгел әле бу синең, дип юата инде Фәнис улым.
     Балтач районы Түбән Кенә авылында гомер итүче 97 яшьлек сугыш ветераны Тәскирә апа ГАЛИМУЛЛИНА шулай хәтер бетүдән зарланып алды. Тормыш йомгагының урыны белән буталып беткән җепләрен сүтә-сүтә, берсенә берсен төенләп булса да ялгый-ялгый сөйләшеп утырдык. Шәһәр исемнәрен ачык кына хәтерләмәсә дә, эзлеклелеге югалса да, сугыш хатирәләрен еллар да җуйдыра алмый икән.
...Тәскирә апаның әнисе Һадия апа дүрт баланы бер ялгызы тәрбияли. Колхоз рәисе булып эшләгән ирен нахакка «халык дошманы» дип гаепләп, төрмәгә утырталар. Тәскирә – әнисенең иң олы кызы, таянычы. Дүрт сыйныф укыганнан соң, класс җитәкчесе Салих абый кызның укуын дәвам итәр өчен  аны Арчага үзе алып барырга уйлый. «Бу кыздан берәр нәрсә чыгар, алыгыз, дип әйтермен», – ди укытучы. Ләкин биографиясендәге «кара тап» аркасында кызны кире боралар. Инде алдылар, булды, укырга керде дигәч бит... 
Ә әтисеннән бер хат килгәнен генә хәтерли Тәскирә апа. Җылы киемнәр алып килүләрен сорый ул. Ләкин әнисе дә, бабасы да бара алмый калалар. 1936 елда әтисе Гомәр абыйның Свияжск төрмәсендә үлеп калуы ачыклана... 
Укырга керә алмаган оныгын эшкә урнаштыру нияте белән бабасы Казанга алып китә. Ләкин 14 яше дә тулмаган кызны бер җиргә дә эшкә алмыйлар. «Әртилләр үзебездә дә барсәнә», – дип, шәһәргә кул селти бабасы. Кайтып, мех эшкәртү артеленә урнаша, кичке мәктәпкә дә укырга керә әле Тәскирә апа. Бөек Ватан сугышы башлану белән фабрика тормышы да үзгәрә, хезмәткәрләрне чиратлап окоп казырга җибәрә башлыйлар. Тәскирә апа шулай итеп Чуашиягә барып эләгә. Ике ел буе окоп казып интеккәндә киләчәктә тагын никадәр җирләр казыйсын белгән булса, үзе дә ышанмас иде...
Әле генә окоп казудан әйләнеп кайткан олы кызын ничек итеп фронтка җибәрсен Һадия апа?! Якуб абыйга тезләнеп ялына ана:
– Зинһар, җибәрмә кызымны, Якуб абый. Эшкә ярый башлагач кына... Бернинди белгеч тә, врач та түгел бит ул! – ди. Барыбер алып кала алмый...
Һадия апа фермада эшләгәч, китәсе кызларны җыеп, ат белән Шәмәрдәнгә үзе илтә. Кызына биреп җибәрергә бернәрсәсе дә булмый тол хатынның. Туганнары Мәсрүрә апа юлга дип 12 йомырка белән бер кием оек биреп җибәрә. Аерылышу хәсрәтеннән озак елашалар әни белән кыз...
Шәмәрдәннән аларны Кукмарага алып китәләр. Анда русча белү-белмәүләрен тикшереп карыйлар, сөйләштерергә тырышалар. Русча белмәсәң, фронтка җибәрмиләр икән дигән сүзләр дә чыгып ала кызлар арасында. 
– Без, авыл баласы, «низнаю», «дай»дан башканы белмибез дә. Аңа карап тормадылар, туры киләләр дип, барыбер алдылар. Казанга баргач, завод янында землянкаларга урнаштык. Сүзләрне башкалардан әйбәтрәк отканмындыр, күрәсең, русча да сөйләшә башладым. Шуклык та бар иде. «Хитрая татарка! Она, наверное, и в деревне уже знала по-русски», – дип әйттеләр әле. Имеш, белмим дип, алдарга гына тырышканмын. 
Аннары кызларны юындырып, икенче киемнәр бирәләр, чәчләрен кисәләр. Тәскирә апаның да ике якка үреп салган калын озын толымнарын колактан түбән кисеп кулына тоттыралар. «Өйгә җибәрә торган әйберләрегез булса, танышларыгыз аркылы биреп җибәрегез», – диләр кызларга. Казандагы бер агай-эне тиешле туганнары аркылы күлмәк-ыштаны белән бергә шул ике толымын да салып җибәрә Тәскирә апа. Әнисе аларны бүлмә тактасына элеп куйган булган, әмма беркөнне ул толымнар әллә кая юкка чыккан. Газиз баласының кадерләп үстереп тә башыннан кисеп алган шул чәчләрен әнисе елый-елый эзләсә дә таба алмый. 
Бераздан укулар, өйрәнүләр башлана. Казанда телефон, телеграф белән эшләү нечкәлекләренә төшенәләр, «Морзе» әлифбасын ятлыйлар. Горький шәһәренең бомбага тотылу хәбәре килгәч, кызларның укулары тагын да катлаулана. Карабин тоттырып атарга өйрәтәләр һәм «Ворошиловский стрелок» нормаларын тапшыргач, частька туплыйлар. «Фронтка!» дигән боерык та озак көттерми...

«Казан чабаталары»
Украина якларына алып китәләр кызларны. Әле фронт сызыгына барып җиткәнче үк утырган машиналарын Коростень шәһәрендә бомбага тоталар. Берничә тапкыр машинадан сикереп, төрле якка сибелергә туры килә аларга. Исән калганнардан торган частьны таркатып, Сарны шәһәрендә яңасын туплыйлар. 
– Сугышка киткәннән бирле кая гына барып урнашсак та, иң беренче эш итеп землянка казырга тотынабыз. Урман булса – агач кисәбез. Ашар өчен дә, аппаратлар урнаштырырга да, йокларга да, идарә пункты өчен дә землянкалар казыдык. Бомбага тотулар булмаганда чокырлар, маскировкалар казый идек. Инде урнаштык дигәндә генә яңа приказ килә дә, яңа җирдә тагын шулай ук урнашабыз. Күпме җирләр казылды...
Кайсы җирдә төпләнсәләр дә, бомба төшүдән өзелеп беткән линияләрне рәткә китерү, ялгау да – элемтәчеләр эше. Егетләр генә түгел, кызлар да ут эчендә 80 килограммлы катушкаларны үзләре артыннан өстерәп, шуышып, шул линияләрне ялгый. 
Тәскирә апаны бомбежка вакытында землянка почмакларында сыенып укыган догалары саклады микән, сугышта бер тапкыр да яраланмый ул. Ә менә дусты – Әгерҗе кызы Лидия Кузнецова бомба астында калып вафат була. Шунда землянкада «җирләнеп» кала, кузгатырга рөхсәт итмиләр дә. Утыз елдан шул якларга барырга туры килә Тәскирә апага. Землянкада калган дустының җәсәден туганнар каберлегенә күчергәнен шунда белеп кайта. Бик яхшы тәрбиядә булган каберлекләрне күреп күңеле шатлана. 
– Нинди шартларда эшләргә туры килсә дә, элемтәне өзмәскә тырыштык. Бу – безнең төп бурыч. Бомбага тотылмаганда, буш вакытыбызны да укуга юнәлтә идек. Яңа станциягә килеп төшүгә, аны якыннан өйрәнәбез. Аларның кайберсе бик зур була иде. Кайда нәрсә урнашкан, нәрсәне ничек ялгыйсын аңларга, яңадан төшенергә кирәк.  Әле дә хәтерлим, бер зур елга янындагы станциягә килеп төпләндек. Шул елгадан салмак кына мәетләр ага... Ә иң курыкканыбыз – дошман кулына эләгү. «Фашистларга эләксәгез, куркасы юк, алар шундук атып үтерә. Ә менә бандерчыларга эләгүдән Ходай үзе сакласын, җәзалап үтерәләр»,  – дип сөйләде безнең яндагы авылдан бер украин хатыны. Аларның фашисттан да яман икәнен белә идек ул вакытта ук. Хәзер дә нәрсәләр эшләп яталар бит, әнә, – ди Тәскирә апа. Өстәлендә көне буе радио сөйли, дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдар ул әле дә.
– Безнең батарея Коростеньны урталай бүлеп ага торган Уж елгасы аша салынган күпер тирәсенә урнашкан иде. Елганың киң тугаенда эре кара ташлар ята. Бик күп иде алар. Елгада гимнастеркаларны юып, шул ташлар өстенә салып киптерәбез... Сугыш тынган арада шәһәр кешеләреннән икмәк ала идек. 30 елдан артык вакыт узып, Коростеньга баргач, иптәшләр белән ярты ипи алып ашап карадык. Исе дә, тәме дә шул ук. Икмәкне тотып, күңелем тулуга түзә алмыйча елап җибәрдем. Бик күп истәлекләрне яңартты ул икмәк. Безнең полк Көнбатыш Украинаның Рафаловка станциясендә торганда, бик якында зират бар иде. Һәр якшәмбе җирле халык зиратта каберләр өстенә пешкән йомыркалар, коймак, күмәч шикелле ризыклар куеп китә. Кызлар шул ризыкларны җыярга дип чиратлап йөриләр иде. Җыеп алып ашыйлар... Ачлык кешене нинди генә чикләргә җиткерми. Үзе белмәгән кеше аны күз алдына да китерә алмый.  Ул хатирәләрне еламыйча искә алып та булмый инде...
Полкташлары, кызларны яратып, «Казанские лаптики» дип йөртәләр. Имеш,  алар килгәч эшләр уңды, фронт сызыгы да гел алга бара. Шулай бер станцияне икенчесенә алыштыралар: Ковель, Брест, Польша шәһәрләре...  Сугышчыларның күңелен күтәрер өчен концерт куярга да киләләр. Шунда бер кызның бик моңлы итеп татарча «Кошлар кебек» исемле җыр җырлаганын ишетә Тәскирә апа. Елый-елый тыңлаган бу җырдан соң әнисенә шигырь юллары белән хат язып сала: 
Әнкәй, мине бик сагынсаң,
Кара кояш багышын.
Шушы яшемдә билемә 
Буам солдат каешын. 
Без үскәндә дүртәү идек, 
Ник таралдык бу кадәр?
Тиз генә җыйнала алмабыз
Сугыш бетмәсә әгәр...

«Таралырга!» дигән приказ салмак кына барган концертны туктарга мәҗбүр итә. Дошман самолетлары бомбага тота башлауга, землянкаларга кереп качалар. Чыкканда инде артист кызлар таралышкан була. Тагын бер генә булса да татар җырын ишетергә гаҗиз булып кала Тәскирә. Гомере буе оныта алмый ул моңны. Җырчы кызны сугыштан соң барыбер эзләп таба. Зита Измайлова белән 1993 елда ветераннар очрашуында кавышалар. Ә теге шигырь юллары белән язылган хатны әнисе саклап кына тота. Нишләптер кызы кайтудан өмете өзелә Һадия апаның...

«Ай, Тәскирә апа!»
«Бу фотокарточкада минем озын гомеремнең онытылмас мизгелләре. Без Польшада хезмәт иткәндә үзебез бик тә көткән, бик тә кадерле булган сугыш бетү хәбәрен алдык. Бик шатландык, елаштык, җырлаштык. Барыбыз бергә вакытта җай чыгу белән фотога төшәргә кирәк дип уйлашып, фотога төшү насыйп булды. Польша,  июнь, 1945 ел». Көтеп алган көннең кадерле мизгелләрен тасвирлаган язулы фотосурәтне Тәскирә апа кулында әйләндерә-әйләндерә карый, йөзләре яктырып китә. 
– Элемтәчеләр булгач,  җиңү хәбәрен беренчеләрдән ишеттек. Ләкин нигәдер ышанып бетмәдек. Чөнки Япония сугыш башлаган иде. Бу афәтне исән-сау ерып чыктык, безне хәзер япон сугышына җибәрерләрме инде дип курыктык.  Шуңа күрә аның сөенече дә булмады ул көнне... И-и-и, хәзер сөйләп булмый. Хәтер юк. Берсе артына берсен кушып сөйләсәң генә матур була ул, сезгә калганы шушы гына инде, – дип көрсенеп тә ала Тәскирә апа. 
Хәтер йомгагын сугыштан кайткан көнгә ялгарга тырышабыз. «Сугыштан ничек кайтканыгызны хәтерлисезме, Тәскирә апа?» – дип сорыйм.
– Ничек кайтыйм? Тәпиләп, – ди дә, үзе дә көлеп куя. Җор теллелеген әле дә югалтмаган ул. – Арчадан безнең авылга егерме чакрым гына бит. Ялт-йолт каранып, бөтен авылларны күз аша уздырып җәяү кайттым... Төш вакыты узып киткән иде инде. Беренче урамда мине күрүче булмады. Аннары икенче урамга кергәч, бер кыз бала күреп алды да: «Ай, Тәскирә апа!» – дип килеп асылынды. «Кычкырмый тор, кызым, мин тынычлап кына кайтып җитим», – дидем дә, өйгә кадәр җайлап кайттым.  Капканы ачып кердем дә, ишегалларын, бакчаны күзәтәм, күренмәсме, дим. Август ахырлары бит. Чыннан да, бакчада маташа әни, бәрәңге вакыты... Аннары елашу китте инде...
Көне буе кеше өзелми йорттан. Бигрәк тә бала-чага. Кайтканда Тәскирә апага юлга дип биргән шикәрдән рәхәтләнәләр! Әле берсе кереп ала, әле икенчесе. Монда шикәр юктыр дигән уйны башына да китермәгән солдат исенә килгәндә шикәр шактый кимегән була инде. Әнисенә дип җыеп куя аларын.  Күрше-тирә бала-чагасы өчен Тәскирә апаларының сугыштан кайтуы бер татлы мизгел булып истә кала.
Берничә ел узгач, Тәскирә ападан соң авылга Шәрифулла исемле егет тә кайтып төшә. Дүрт классны бергә укыган була алар. Бер-берсенә күңеле төшеп  йөргән яшьләрне әти-әниләре өйләндерергә була. Сөйләшенгән көнне Шәрифулла, Тәскирәне ат арбасына утыртып, үзләренә алып төшеп тә китә. Берсе артыннан берсе биш малайлары туа. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында узган сынаулары – сынау булмаган икән әле Тәскирә апаның. Бала хәсрәтен дә өч тапкыр күтәрергә туры килә аңа. Бер уллары җиде айда үлеп китә, икенчесе – 5 яшендә. Иң үкенечлесе – 46 яшьлек газиз улын югалтуы була...
Бомба астында стенага ныграк сыенып иманымны укыганда бу кадәр яшәрмен дип тә уйламаган идем, – ди ветеран. Сугыштан соң бик матур, вакыйгаларга бай тормыш белән яши ул. Бөек Ватан сугышының 30 еллыгын билгеләп үткән елны полкташлары белән җыелып Украина якларына юл тотканнар. Аның һавасы да әллә ничек, икенче төрле якын, ди. Үзләре азат иткән җирләр булгангадыр, мөгаен. Хатирәләрне яңартып, эз калдырган җирләрне йөреп, кунак булып, кадер-хөрмәт күреп кайтканнар.
    Тәскирә апа тик ята торганнардан түгел! Бик күп китаплар укыган, язучылар белән аралашкан, Әмирхан Еники, Шәриф Хөсәенов белән фикер алышып, хатлар язышкан. «Казан утлары» журналында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басылып чыккач, кайбер хаталы урыннарны күрсәтеп, авторга хат язган. Җавабын да алган! Роман китап булып басылып чыкканда ул хаталарның төзәтелгән булуы белән горурлана ветеран. 
Сугыш хатирәләрен үз гомерендә әллә ничә тапкыр сөйләргә, яңартырга туры килгән Тәскирә апага. Журналистлар, укучылар, укытучылар, якташлар кечкенә генә бу йорт сукмагына эзләрен әле дә суытмый. Ә менә дәүләт салып биргән яңа таш йортка ветеран күченмәгән. Ходай биргән гомерен шушында – Шәрифулласы белән бергә күтәргән, 47 ел буе иңне иңгә куеп бәхетле гомер кичергән нигездә уздырырга тели Тәскирә апа. 

Җиңү хәбәрен алгач. Польша,  июнь, 1945 ел

Фотолар: Карадуган «Себер тракты тарихы» музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар