Логотип
Гаилә

Үзизоляция вакытында ир-ат үз янәшәсендә нинди хатын-кызны күрергә тели? Уенын-чынын кушып

Хатын-кызга таләпләр башка вакытта да гел югары инде аңа. Ә хәзер – бигрәк тә. Гаиләне бу шартларда саклап калу – бары аның кулыннан гына киләчәк. Язып торалар: карантин тәмамлангач, Кытайда күпләр иң беренче эш итеп аерылышу турында гариза илткән диләр. 

Хатын-кызга таләпләр башка вакытта да гел югары инде аңа. Ә хәзер – бигрәк тә. Гаиләне бу шартларда саклап калу – бары аның кулыннан гына киләчәк. Язып торалар: карантин тәмамлангач, Кытайда күпләр иң беренче эш итеп аерылышу турында гариза илткән диләр. 
Шулай итеп башлыйбыз. Үз-үзебезне өйгә бикләргә мәҗбүр булган бу көннәрдә  ир-ат үзе янында нинди хатын-кызны күрергә тели? 

1. Әйбәт холыклы булсын
Мондый шартларда – көннәр генә түгел, атналар буе бергә булганда, бер түбә астыннан чыкмаганда хатын-кызның буй-сыны, йөз-кыяфәте идеаль булмавы да артык мөһим түгел шул. Иң беренче урынга башка сыйфатлар чыга: компромиска бара белсен, юк өчен тавыш чыгармасын, бәхәсләшеп теңкәгә тимәсен – үз сүзен сүз итмәсен.

2. Акча эшли белсен
Бу хәлләргә кадәр: «Андыйларга ир-ат кирәк тә түгел бит», – дип мондый хатын-кыздан бераз өркәләр иде Ә кризис вакытында хатын-кызның мөстәкыйльлеге хуплана гына. Проблемалар килеп тугач, «Нишлибез?» – дип ирнең күзенә мөлдерәп карап утырмасын ул, ситуациядән чыгу юлларын үзе дә таба белсен. 
 
3. Рухи яктан иргә бәйле булмасын
Үз-үзенә шөгыль таба белсен. «Әйдә, бергә кино карыйк», – дип артыңнан йөрмәсен, «Син мине һаман да яратасыңмы?» – дип минут саен сорау биреп аптыратмасын. Яраткан шөгеле яки берәр хоббие булган хатын-кыз үз күңелен ничек күтәрергә икән яхшы белә – иренә беркайчан бәйләнмәячәк. 

4. Хисләренә хуҗа булсын
Паникага бирелмәсен, атна буе авыз салындырып йөрмәсен, өйдә бикләнеп ятарга мәҗбүр булган өчен бөтен дөньяга үпкәләмәсен, ул үпкәсен сезгә чыгармасын. Адым саен зарланмый гына сабыр итсен. 

5. Ярата һәм яраттыра белсен
Хатыннарына бары тик яратып кына өйләнгән ирләр бәхетле хәзер. Хатын-кыз никадәр генә сиңа ярарга тырышса да – өйне тәртиптә тотса да, носкиеңны теләсә кайда салып калдырганың өчен битәрләп тормаса да, тәмледән тәмле ризыклар пешереп сыйласа да, әгәр аны яратмыйсың икән, дүрт стена эчендә озак бергә яшәп булмаячак: һәр сүзе, һәр эше ачуыңны чыгара башлаячак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар