Логотип
Гаилә

Тәрбиядә идеальлеккә омтылырга кирәкми икән

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА һәм аның кызы ТАҢСЫЛУ.


Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – җырчы Ләйсән ГЫЙМАЕВА һәм аның кызы ТАҢСЫЛУ.

 


Таңсылу, син әниең белән шундый охшаш! Холыкларыгыз да охшашмы?
– Минемчә, холыкларыбыз да охшаш. Вакыты-вакыты белән бик кызу, сабырсыз булырга мөмкин без. Шулай да әнигә караганда, мин сабыррактыр. Әни эмоциональ, тиз ярсып китүчән. Әти белән ул яктан тынычрак миңа. Аның янына киләм дә, болай эшлим әле, дим. Ул бер сәгать уйлап утырырга, аннан соң бер сүз дә әйтмәскә мөмкин... Ә әни белән беркайчан да алай булмаячак. (Көлә.) Әмма шуны әйтә алам: әни һәрвакыт минем яклы.


Әниеңнән серләрең бармы?
– Бик тыныч тормыш алып барам бит мин. Начар гадәтләрем юк – ничек бар шундый. Шуңа күрә яшерер әйберләрем юк. Төнлә беркая да чыгып китмим, беркем белән дә очрашмыйм, яхшы укыйм, кайчак мин үземне бик күңелсез кешедер дип уйлыйм, әмма бу алай түгел. Яшьтәшләрем белән чагыштырганда, артык дөрес кеше инде мин. 


Борчыймы әллә бу халәтең?
– Юк, бу минем өчен идеаль халәт. Үземә бик ошый. Безнең яшьтә каядыр барып бәйрәм итеп йөрергә яраталар, ә миңа өйдә рәхәт! Китап укыйм, сериаллар карыйм. Бу күпкә кызыграк.


Таңсылу, синең ике сеңлең – Зифа белән Зәйнәп бар. Алар тугач көнләшү булмадымы?
– Зифа миңа 4 яшь булганда туды. Мин берүзем генә булуымны бөтенләй хәтерләмим. Балачагым Зифа белән үтте. Башта ук үземне олы апа итеп кабул иттем. Үземдә җаваплылыкны да тоям. Әти белән әнинең миңа игътибары аз дип үпкәләп йөргәнем дә булмады. Бу җәһәттән комплексларым юк. Мин – мөстәкыйль кеше. Мәктәпне тәмамлагач, башка шәһәргә укырга китәргә мөмкин-мен. Китсәм, авыр булачагын да беләм, чөнки мин гел гаиләм янында. Шулай да иртәме-соңмы алар яныннан чыгып китәчәгемне аңлыйм. Рухи яктан үземне моңа әзерлим дә бугай.

 


Беренче балага гадәттә: «Син олы кыз, эне-сеңелләреңне кара», – диләр. Сиңа да шулай әйтәләрдер. Бу җаваплылык сине кайчак алҗытамы?
– Кайчак була. Зәйнәп әле кечкенә чакта һаман аны карау ялкыта иде, ә хәзер үзем теләп карыйм. Ул бит үсә. Аның кызыксынулары да үзгәрә. Ул хәзер биергә ярата, мин дә биергә яратам. Дөрес, соңгы вакытта укуым аркасында аның белән еш уйный алмыйм. 
Син инде зур сәхнәдә җырлыйсың, социаль челтәрләрдә инглиз телендә җырлавың шәхсән миңа аеруча ошый...
– Рәхмәт. Үземне белгәннән бирле җырлыйм һәм ул миңа бик ошый. Вокал белән бары 10 яшьтән генә шөгыльләнә башлаганыма үкенәм кайчак. Кечкенә чакта кем буласың килә, дип еш сорыйлар иде. Җырчы буласым килә иде, әмма бу хакта әйтми идем. Киләчәктә аранжировкалар ясау белән дә шөгыльләнергә телим. 


Таңсылу, әни белән конфликтлар булмый калмый бит инде ул. Кем беренче дуслаша?
– Ачуланышканнан соң әни миңа бүләк бирә, мин ниндидер җылы сүзләр әйтәм, дип сөйләүчеләр бар яшьтәшләрем арасында. Бездә бервакытта да алай булганы юк. Сүзгә киләбез икән, шунда ук онытабыз. Һәм бу теманы башка күтәрмибез. Әмма ниндидер бер ситуацияне әни дөрес аңламый йә ул хаклы түгел икән, мин бит хаклы, гаебем кайда соң, дип, озаклап уйлап утырырга мөмкинмен. Әмма әни бит инде ул, нигә инде үпкәләргә дип тынычланам да онытам. Гомумән, үпкәчел кеше түгелмен. Үпкәләп йөрүнең мәгънәсен дә күрмим. 


Әниең узган ел җитди авыру белән авырган. Бу хәбәрне ничек кабул иттең? 
– Бу хакта үзе әйткәнче үк сизендем. Аның турында уйламаска тырыштым, әмма андый хәл булу мөмкинлеген аңлый идем. 


Курыктыңмы?
– Курыктым дип әйтеп була микән... Мин әнинең: «Хәзер инде бар да яхшы» дигән сүзләренә ышандым. Яшермим, беренче көннәрдә еладым. Әнине бик жәлләдем. Хәзер инде әнине сакларга кирәк дигән уй белән яшим. Ул әйтмәсә дә, өйдәге эшләрне эшләп куярга тырышам. Һәркемнең авырып китү ихтималын, шуңа күрә якын кешеләрнең кадерен белергә кирәклеген аңладым. 


Әниең белән кичергән иң бәхетле мизгелең?
– Уйларга кирәк... Икәү генә булган бәхетле мизгел... Сәхнәдә икебез генә җырлаганда. Ул – синең генә әниең, башка балалары юк кебек. Тормышта без гел Зифа, Зәйнәп белән бергә. Әни белән икәү генә каядыр баруга да каршы түгел мин, әмма гаиләсез үзебезне күз алдыма да китерә алмыйм.

 


Ләйсән, син нинди үсмер идең?
– Бик оялчан, үз сүземне әйтергә дә курыккан бер үсмер идем. Ул тәрбиядән килде микән, безне эш белән, кырысрак тәрбияләделәр инде. Әллә үз-үзеңне кабул итә алмау булган микән... Үсмер чагымны бер дә сагынып искә алганым юк. Таңсылуны гел үзем белән чагыштырам. Ул башка. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар. Мине дә, әтисен дә өйрәтергә, безнең белән килешмәскә дә мөмкин. «Кызым, хәзер мөмкинлекләр шундый зур. Синең алда бөтен юллар да ачык, кулланып кал. Ничек булдыра аласың, шулай тырыш», – дип әйтәбез инде без аңа. 


Таңсылуга: «Безнең кебек җырчы бул» йә «Берүк сәхнә турында уйлый да күрмә» дисезме?
– Бар да, барма да димибез. Өч кызыбыз арасыннан Таңсылу – тугач ук җырлый башлаган бала. Шулай да музыка мәктәбенә өченче сыйныфта гына үзе теләп китте. Аңынчы басым ясамадык. Төрле түгәрәкләргә йөреп карады да музыканы сайлады. Ул җырлый, телләр өйрәнүгә дә сәләте бар. Ике уку йортына берьюлы керсәм, алып бара алырмын микән, дип тә әйтештерә башлады. Балага ниндидер басым ясарга куркыныч та бит әле ул. Әти-әнисе теләгән һөнәргә укып, үзләрен табалмый йөрүчеләр дә бар. Кемдер югалып кала, көчлерәкләр урау юллар белән булса да үзе теләгәненә ирешә. Күңелең ничек куша, шулай эшлә, дибез Таңсылуга.


Ләйсән, әни кеше буларак, үпкәләшүләрне ничек җайлыйсың? Әллә әтиегез җайлыймы?
– Бездә, беләсеңме, ничек, әгәр дә Таңсылу минем белән конфликтка керә икән, әтисе читкәрәк китә, әтисе белән аңлашылмаучылык туа калса, мин тыңлап кына торам. Без аны дөрес алымдыр дип уйлыйбыз. Әгәр дә икең бергә кушылып, балага тавыш күтәрсәң, өйрәтә башласаң, бик авыр булачак аңа. Кызларны ишетергә, тыңларга тырышам. Ишекне шапылдатып ябып бүлмәсенә кереп киткән вакытлары да булды инде. Аңа да тыныч карыйм. 


Килешәсеңдер, беренче бала – тәрбиядә экспериментлар корбаны да бит әле ул... 
– Әйе, килешәм. Зәйнәп белән Таңсылуга булган мөнәсәбәтләр, чынлап та, җир белән күк арасы. Бу хакта сөйләшкән дә бар. Таңсылу аңлый инде. Шулай булырга тиеш булгандыр, ди. 


Ләйсән, син сәхнәдән идеаль булып күренәсең. Гел камиллеккә омтыласың кебек. Таңсылуны да идеаль итеп үстерергә теләгәнсеңдер әле.
– (Көлә.) Мин алай ук идеаль түгел үзе, әмма Таңсылуны үстергәндә идеальлеккә омтылу булды. Психология фәне белән таныша башлагач, алай булырга тиеш түгеллеген аңлап алдым. Әмма тәрбия тәэсир итми калмаган. Таңсылуның холкында шундый сыйфат бар: кайбер чакта үзен минем урынга куеп, сеңелләреннән минемчә таләп итә башлый. «Мин булма, зинһар өчен», – диям ул вакытларда. «Минем өчен борчылма», – дип әйтәм. 


Борчылу дигәннән... Күптән түгел социаль челтәрләрдә яман шеш авыруы белән көрәшүең турында яздың. Авыруың хакында иргә, туганнарга әйтү, балага әйтү белән чагыштырганда, җиңелрәктер әле. Син бу хакта кызларыңа ничек әйттең? 
– Операция ясагач кына әйттем аларга. Борчыйсым килмәде. Ул бит Яңа ел алдыннан булды. Яңа елга чистарынып керәсем килде. Бетте, үтте дигән уй белән башлыйсым килде елны. Ни дисәң дә, бәйрәм, могҗиза көтә балалар ул чорда, кәефләре дә күтәренке була. «Кечкенә генә бер операция ясатырга кирәк. Әбиләр, апалар киләчәк, сезгә күңелле булачак», – дип әйттем кызларга. Хастаханәдән чыгып, берәр атналар узгач кына өстәл артында нинди авыру белән очрашканым турында хәбәр иттем. «Барысы да артта калды инде», – дидем. «Куркып торган идем, шундый җайлы гына әйттең», – диде Булат. 


Шушы хәлдән соң Таңсылуның үзеңә карата мөнәсәбәтендә үзгәрешләр сиздеңме?
– Нык үзгәрде дип әйтә алмыйм. Әмма башка кызларга караганда, игътибарлырак: һаман «Әнием, хәлең ничек?», «Нишләп кәефең юк?» дип сораштырып кына тора. Беренче бала әти-әнисен жәлләүчән була. Ул болай да кайгыртучан бала иде, хәзер тагын да көчәйде. Сеңелләренә караганда аның белән тагын да якынайдык дип әйтимме соң инде...


Таңсылу быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Башка шәһәргә укырга китәм дисә, син аны җибәрергә әзерме?
 – Уенда юк түгел. Хәзерге вазгыять кенә аны бераз үзгәртте кебек. Әле уйлана... Баланы үз яныңда бәйләп тотарга ярамый диләр бит инде. Йөрсен, күрсен, мөстәкыйльлеккә өйрәнсен. Безнең фикер шундыйрак. Аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышачакбыз. 


Таңсылуның дуслары белән аралашуны өстенрәк күргән чорыдыр, мөгаен. Егетләр дә барлыкка килгәндер. Тормышының бу этабын ничек кабул иттең?
 – Йөрми ул безнең беркая да. Иптәш кызлары белән очрашып, каһвә эчеп кайтырга мөмкин. Дус малайлары да юк бугай. «Мәктәптә апаңның дус малайлары бармы?» – дип, Зифадан да сораштырам. «Юк», – ди. Миңа калса, аның максатлары башка әле. Безнең Таңсылу, башта югары уку йортын тәмамлап эшлим, ди. Хәзерге яшьләр иң элек үз-үзен финанс ягыннан тәэмин итү турында уйлый бугай. 


Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар