Логотип
Гаилә

«Әни, кысылма!» Оныкны кем тәрбияли?

Еш кына аларның тәрбия алымнары безнеке белән бөтенләй капма-каршы була. Без аларны хәтта «баланы бозасыз, узындырасыз» дип ачуланабыз. 

 

Үзебез тормыш куган заманда балаларны еш кына әти-әниләребез янында калдырырга туры килә. Әйе, әби-бабайдан башка бала үстерү кыен. Мәктәптән алучы, тренировкаларга илтүче, авырганда карап торучы, барасы җиренә озатучы әбисе, йә бабасы янында булса, безгә күпкә тынычрак. Җиңелрәк тә... 
Ләкин бу уңайлыкның икенче ягы да бар: әби-бабай оныкны үзенчә тәрбияли башлый. Еш кына аларның тәрбия алымнары безнеке белән бөтенләй капма-каршы була. Без аларны хәтта «баланы бозасыз, узындырасыз» дип ачуланабыз. 
Сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин: буыннар арасындагы аермалык, тормыш тәҗрибәсенең төрле булуы, гаилә үзенчәлекләре, «мин яхшырак беләм» дип санау...
Кайвакыт каршы якка нәрсәдер исбат итәр өчен баланы куллану алымнарына да барып җитәләр кайберәүләр. Конфликт тудырырлык сәбәпләр күп булырга мөмкин. Ләкин нинди генә очрак булса да, анда конструктивлык табарга кирәк.
Нишләргә соң?
Алдан ук шуны әйтеп куярга телибез: бала тәрбияләүдә әти-әни дә, әби-бабай да бик мөһим роль уйныйлар. Алар бары тик төрле функция үти. Ләкин мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүенә карамастан, бала өчен һәрвакыт әти-әни җавап бирә! Әбиләр белән конструктив диалог төзер өчен моны белеп тору һәм бу хакта ныклы позициядә булу кирәк. Ә тәрбия эшен тулысынча үз өстенә алырга теләгән әбигә ничек итеп җайлап аңлатырга соң? 
– гаепләмәскә, «тагын син үзеңчә...» дигән сүзләр кулланмаска. «Минем балага моны ашау/ карау... тыела, шуңа күрә әйдә менә болай алыштырыйк...» дип әйтергә.
 – «Син берни аңламыйсың, хәзер вакыты башка», – дип критикага бирелмәскә. «Әйе, мине шулай тәрбияләгәнеңне аңлыйм, ләкин хәзер башка дөньяда яшибез, хәзерге вазгыятьне күз алдында тотып фикер йөртсәк, ... эшләү дөресрәк булыр», – дип аңлату яхшырак булыр.
–«Кысылма...», «Син начар әби», – дип түбәнсетмәскә. Бу кискен сүзләрне: «Әни, син безгә бик нык ярдәм итәсең, оныгыңа да ошый. Ләкин безгә аралашу вакытын, кагыйдәләрен алдан сөйләшеп кую яхшырак булыр. Сине дә, безне дә уңайсыз хәлгә калдырмаска иде», – дип алыштырыгыз. 

Ләкин олы кеше сезнең үтенечне барыбер аңларга теләмәгән, үзенчә эшләвен дәвам иткән очрак та булырга мөмкин. Мондый вакытта үз позициягездә нык торыгыз. Баланың сәламәтлеге, тормышы, иминлеге өчен бары сез генә җавап бирәсегезне төшендерегез. Шуңа күрә оныгын болай  тәрбияләүне  алга таба дәвам итү мөмкин түгел, дип аңлатыгыз. Шул ук вакытта: «Син оныгыңны башка күрә алмаячаксың», – дигән сүзләр кулланмагыз. Моның урынына: «Мин сиңа кагыйдәләр турында әйттем. Син аларны кабул итмәсәң, кызганычка каршы, миңа башкаларын кулланырга туры киләчәк. Шуңа күрә бала белән мин барында гына аралаша аласың. Син кагыйдәләрне үтәгәнеңне аңлагач кына мин сиңа бала белән икәүдән-икәү генә булырга рөхсәт итә алам», – дип әйтегез. 
Буыннар арасында мөнәсәбәт еш кына катлаулы була. Ләкин әби-бабайларның тормыш тәҗрибәсе сезнекеннән байрак булуы белән килешми мөмкин түгел. Аларны еш кына уңышлы кулланырга була. Ләкин ул тәҗрибәне куллану-кулланмау  сезнең эш. Бала өчен бары тик сез генә җавап бирәсез!

«Родителям о важном» телеграм каналыннан алынды.

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар