Логотип
Гаилә

​Кызыгызның тормышын бозарга мөмкин гыйбарәләр

Еш кына бу сүзләрне кызыгызга уйламыйча әйтәсез. Ә уйларга кирәк икән!

Еш кына бу сүзләрне кызыгызга уйламыйча әйтәсез. Ә уйларга кирәк икән!

Син бит булачак хуҗабикә

Бик яхшы! Ә бәлки ул булачак хуҗабикә түгелдер, инженер йә финансисттыр? Уйлап карасаң, өй эшләрен кызлар гына түгел, малайлар да белергә тиеш бит. Өй эшләрен өйрәнү бары тик чиста фатирда, бәрәңгене булса да тәмле итеп кыздырганыңны белеп яшәр өчен генә кирәк. Хуҗабикә булу – аның киләчәге дигән сүз түгел.


Син бит булачак әни

Физиология буенча, бар кызлар да киләчәктә әни булачак. Ләкин бу әле ныклы аргумент түгел. Барлык кызларга да балалар, алар белән әвәрә килү ошый дигән канун юк. Әни булу барлык нәфис затларның да максаты булмавы мөмкин. Әлеге мәсьәлә һәр кешенең шәхси эше.


Син бит кыз кеше, юл бир!

Бик куркыныч гыйбарә! Кыз бала читләр мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куярга тиеш түгел. Ул бит кыз кеше! Юл бирүне вазгыятькә карап хәл итү дөрес булыр: компромисска барганда ул кирәк, ә менә үзеңне яклаганда, территорияңнең «чикләрен» билгеләгәндә, кирәк вакытта «юк» дип әйтә белү өчен ул комачаулый торган сыйфат. 


Йомшаграк бул!

Кызлар йомшак, ягымлы булырга тиеш. Кычкыра, талаша икән, без тизрәк: «Кызлар алай эшлими»,  – дип әйтә башлыйбыз. Югыйсә бөтен кешенең хисләре бөртөрле: барыбыз да кайчак үпкәли, ачулана, елый. Һәрвакыт ягымлы булып кына йөреп булмый. Кайбер вакытта эмоцияләрен чыгара белгәннәргә тормышта күпкә җиңелрәк.
 

Кинә тотучан булырга ярамый

Әлеге пункт та үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәнү белән бәйле. Үпкәләтүчеләрдән гафу үтенүне көтү яки начарлык эшләгән кешеләр белән аралашырга теләк булмау – ул кинә тоту түгел, ә сәламәт психикалы булу дигән сүз!


Хәйләкәр бул!

Нишләптер хатын-кыз теләгенә ирешү өчен төрле юллар табарга, үз хисләрен ачып салмау өчен хәйләкәррәк булырга тиеш дигән фикер яши. Ләкин  кызыгызны бу берничек тә бәхетле итә алмаячак, бәлки, киресенчә генә булыр. 


Хатын-кыз зирәк булырга тиеш!

Тормышта хатын-кызның зирәклеге нидән гыйбарәт булуын беркем аңлатып бирә алмый. Нәрсә ул: кешеләр белән идарә итә белүме, йә булмаса күңелеңә ятмаган, тик файда китерә торган карар кабул итүме? Нинди дә булса максат өчен күңелсез, кирәксез, йөрәккә яра салырдай әйберләргә түзеп яшәүме? Мондый зирәклек тормышны боза гына. Бу – факт.


Иң мөһиме: кияүгә чыгу

Без, әниләр, шуны онытабыз: иң мөһиме: бәхетле булу. Бәхет аның өчен ирле, балалы булумы, әллә карьера, эшме, йә булмаса сәяхәт итү, иҗатмы –  кызыгыз моны бары тик үзе хәл итәргә тиеш. Кайчан да булса берәү килеп, аны бәяләү идеясе бик зарарлы!


Эшсез утырма!

Әйе, бу безнең әбиләрнең үзаңы: сыерыңа бер елга җитәрлек азык юк икән, көпә-көндез эшсез утырырга тиеш түгелсең. Мондый тәрбиядә кызлар алҗау, үзенә вакыт таба алмаган, һәрвакыт файдалы эш эшләргә генә торган альтруист хатын-кызга әйләнәчәк.


Бәхет акчада түгел

Бәлки, дөрестер дә, тик акча булганда бәхеткә таба бару җиңелрәк. Монысы – хак. Тормыш өчен акча эшли алу – кешенең үсүгә таба бер билгесе. Намуслы, ләкин фәкыйрь тормышта яшәү идеясе кызыгызны берничек бәхетле итә алмаячак. Киресенчә, ул аның канатларын гына кисә, диванда ятарга яраткан ирен төрткәләп чыгарырга да көче җитмәячәк. Акча юк икән, димәк, язмышы шундый дигән уйларга ирек бирәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Файдалы киңәшләр дип укыган идем,статья не о чём

    • аватар Без имени

      0

      0

      Килешмим

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зулфира. Казан. Хэрбер пункты астына 5 ле куям! Бик дорес кинэшлэр! Оныгымнын колагына кертэ башларга вакыт. Рэхмэт кинэшлэрегезгэ бик зур!!!

        Хәзер укыйлар