Логотип
Гаилә

​Гаиләдә сез бәхетлеме?

20 сораудан торган бу тестны ирегез белән кара-каршы утырып үтә аласыз.

 


20 сораудан торган бу тестны ирегез белән кара-каршы утырып үтә аласыз.  Гаиләдә бит икеңнең дә бәхетле булуы мөһим. Әгәр дә инде әлеге теманы күтәрүдән куркасыз икән, бу үзе үк куркыныч сигнал. 

1. Соңгы тапкыр аерым-аерым гына дусларыгыз белән кайчан очраштыгыз? Әгәр дә аерым йөрмисез икән, бу инде авыру бәйлелек хакында сөйли.  

2. Соңгы вакытта берегезнең гадәте үзгәрмәдеме? Әйе икән, аның артында нәрсә тора – алҗу, стресс, көнкүрешне үзгәртергә тырышу? 

3. Ничек уйлыйсыз, мөнәсәбәтләрегез дөрес юнәлештәме? Дөрес җавап бик мөһим. Ә күпләр бу сорауга җавап бирмәскә тырыша.  

 4. Мөнәсәбәтләрегезне тасвирлаганда нинди сыйфатлар кулланыр идегез? 

5. Соңгы тапкыр кайчан кочаклаштыгыз? Бу – ышанычны күрсәтүче мөһим маркер. Кочышулар канәгатьлек гормоны – окситацин бүлеп чыгарырга ярдәм итә.  

6. Мөнәсәбәтләрдә үзегезне кадерле итеп сизәрөчен нәрсә кирәк? 

 7. Мәхәббәт телегез нинди? Кемнәрдер аны – матур сүзләрдән, ә башкалар гамәлләрдән өмет итә.  

8. Мөнәсәбәтләрдән нәрсә көтәсез һәм нәрсә җитми? 

9.  Ирегез сезнең хакта уйлый дип саныйсызмы? 

10. Уйлап та тормыйча гаиләгезнең өч өстенлеген әйтегез. Партнерыгызныкы белән туры киләме? 

11. Сезнең һәм ирегезнең тормыш кыйммәтләре нинди? Алар туры киләме? Тормышка карашлар төрле булганын кайчак бик соң аңлыйбыз бит.  

12. Ирегезгә нәрсә өчен рәхмәтле?  

13. Ирегезгә куркып әйтми калдырган вакыйгалар бармы? Алдау ул гадәт кенә түгел, ә реакциядән куркып, дөресен әйтмәү дә. Тормыш иптәшегезгә дөресен әйтү куркынычмы әллә? 

14. Сексуаль тормышыгыз ни дәрәҗәдә ошый? Бу мөһим түгел дип әйтмәгез. Үз-үзегезне алдамагыз! Темпераментларыгыз туры килмәү икегезгә дә газап китерергә мөмкин.  

15. Үзегезне яхшы ата-ана дип саныйсызмы? Бәлки, хатын үзеннән канәгать түгелдер, чөнки ул көне-төне балалар белән, ә ир  балалар янында айга берничә сәгать кенә булса да, үзен «ел әтисе» дип саныйдыр? Бу уңайдан ир дә, хатын да хаксыз! 

16. Тормыш иптәшегез сезне бәяли дип саныйсызмы?  

17. Туйдан соң нык үзгәрдегез дип саныйсызмы? Гадәти хәл: танышкан вакытта, ширбәт аенда үзебезне яхшы яктан гына күрсәтергә телибез. Вакыт узу белән, үз асылыбызга кайтабыз. Ә сез бу халәттә бер-берегезгә  ошыйсызмы?  

18. Бер-берегез белән килешмәгәндә бәхәскә керүдән тыелып кала аласызмы? Әгәр дә һәр сүзгә килү, кычкырышу белән тәмамлана икән, мөнәсәбәтләрегездә проблема бар дигән сүз.  

19. Бер-берегезне тыңлыйсызмы? 

20. Бер-берегез өчен үзгәрергә әзерме? Берегез генә түгел, икегез дә! Берегез үзгәреп, икенчегез «ихтыярың» дип, кул кушырып утыра икән, бу инде гаилә түгел! 

Бу сорауларга дөрес җаваплар бирәсез икән, мөнәсәбәтләрегезне камилләштерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклегенә ачыклык кертерсез.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар