Логотип
Гаилә

Чыгымнарны нәтиҗәле бүлгәләү ысулы

Алымнар.

 


1. Алты чүлмәк алымы. 

Әлеге алымның мәгънәсе – чыгымнарны җиде төркемгә бүлү. 

Беренче чүлмәк: иң кирәклесе генә. Иң кирәклесенә керемнең 55% ын калдырырга кирәк. Барлыкка килгән суммадан көндәлек кирәк-яракларына тотар өчен – коммуналь хезмәте өчен түләүләргә, кредит өчен, транспортта йөрү өчен түләүләргә, азык-төлеккә, кием-салымга, медицинага һәм башкаларга. 

 

Икенче чүлмәк: күңел ачулар. Керемнең 10% ын күңел ачуларга тотабыз. Бу сумманы сез массаж ясату өчен тотарга мөмкин, кафега барып ял итеп кайта аласыз, салонга, кинога керә аласыз. 

 

Өченче чүлмәк: җыелган акчалар. Болар – керемнең 10% ы. Бу – сезнең финанс тотрыклыгыгыз. Җыелган әлеге акчаларны киләчәктә дә тупларга яисә азмы-күпме керем алыр өчен инвестицияләргә дә мөмкинсез. 

 

Дүртенче чүлмәк: укыту-агарту эшләре. Керемегезнең 10% ы исәпләнә. Бу акчалар балаларны укытуга яисә үзлегеңнән укып белем алуга тотыла. Үзегез өчен инвестицияләргә курыкмагыз – курсларга язылыгыз, китаплар сатып алыгыз. 

 

Бишенче чүлмәк: запас фонд. Шулай ук – керемнең 10% ы. Бу сумманы зур техника алыр өчен, ял итәр өчен, фатир, машина ремонты өчен калдырып барыгыз. 

 

Алтынчы чүлмәк: бүләкләр, хәйриячелек. Болар өчен керемнең 5% ын калдырырга кирәк. 

 

2. 50–30–20 алымы. 

 

Әлеге алымның хикмәте керемнең өч пунктка бүленүе. Беренче пунктка чыгымнарның иң әһәмиятле 50% ы керә: коммуналь хезмәте күрсәтү өчен түләүләргә, кредитка, юл транспорты өчен түләүләргә, ашау-эчүгә һәм тагын шуның кебек түләүләргә. 30% ы – күңел ачу чараларына: массаж, кино, театр, салон,  шоппинг һәм башка шуның ишеләргә. 20% ы – запас фондка, җыелып бара торган  акча янына. 

 

3. Дүрт конверт алымы. 

 

Чыгымнарыгызны системалаштырып, акчагызны күпмешәр итеп җанга калдырырга икәнен ачыклагыз. Ул сумма бик кечкенә генә булып чыкса да, кичектермәгез. Шуннан соң кредитка, коммуналь хезмәт күрсәтү түләүләренә калдырырга кирәк. Барлыкка килгән сумманы дүрткә бүлеп, дүрт конвертка салыгыз, шуны атна башыннан ук ачып, атналык кирәк-яракларына гына тотарга тырышыгыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен зарплаталар белэн икенче чулмэккэ акча калмый шууул??

    Хәзер укыйлар