Логотип
Гаилә

Бу 5 очракта хатын-кыз бик яратса да араны өзә ала

Туеп кем дә китәр, ә син яратып китеп кара… дип яза шагыйрь.


Яраткан килеш якын кешеңнән китүнең авырлыгы турында бу юллар. Кызганыч, тормышта андый очраклар да була шул. 
Син аны әле һаман да яратасың, әмма ике арадагы мөнәсәбәтләр күңелдә авыр хисләр генә тудыра. Нишләргә белми бәргәләнәсең... Әгәр син дә шундый сайлау алдында торасың икән, түбәндәге исемлек белән таныш. Менә бу очракларда хатын-кызга, араларны өзеп, үз юлы белән китсә күпкә хәерлерәк. 

1. Үзен бик ялгыз итеп тойганда
Хатын-кыз һәрвакыт үзен яраткан кешесенә кирәк, аның өчен мөһим итеп тоярга тели. Янындагы ир-ат янында ул үзен болай хис итми икән, бу мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең мәгънәсе бармы соң? Син аның өчен җаныңны бирердәй буласың, ә аннан бернинди җавап юк – моны аңлау, моңа түзеп яшәү хатын-кыз өчен коточкыч авыр. 


2. Мөнәсәбәтләр авыр йөккә әйләнгәндә
Ике арадагы хисләр кешегә бәхет бүләк итәргә тиеш. Бу хис мөнәсәбәтләргә икең дә җан җылысын кушканда – яныңдагы кешене бәхетле итү өчен икең дә кулдан килгәннең барысын да эшләгән очракта гына туа. Сезнең арада мондый күренеш инде күзәтелми икән, йә моның белән килешеп, шуңа түзеп яшисез, йә китәсез. 


3. Уртак кызыксынулар калмаганда
Вакыт узу белән кешеләр үзгәрәләр. Сезнең яныгыздагы ир-ат белән дә булырга мөмкин мондый хәл. Аның синнән үзгә, сиңа бөтенләй охшамаган ягы сине күбрәк тарта дию дә дөрес, әмма икеңне бәйләп тора торган уртак темалар да булырга тиеш шул. Гаилә тормышы нәкъ менә шуларга нигезләнә дә.  


4. Аның янәшәдә юклыгы озакка киткәндә
Син үзеңнеке дип санаган ир-ат вакытын башка кешеләр янында, башка компаниядә уздыруны өстенрәк саный икән, хатын-кыз күңелендә, әлбәттә, үпкә хисе туа. Яраткан кешесен гел күреп тору, яныңда тою хатын-кыз өчен бик мөһим. 


5. Үзенә карата хөрмәт тоймаганда
Ир-ат аның теләкләрен, ихтыяҗларын аңлаганда, аның белән исәпләшкәндә, хатын-кыз үзенә карата хөрмәт барлыгын тоя. Боларның берсе дә булмаганда, ул үзен үзе генә кайгыртырга тиешлеген, яклаучысы, саклаучысы булмавын белә. Яныңдагы кеше сине санламый икән, бу мөнәсәбәтләрне саклауның нигә кирәге бар соң? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар