Якутлар табыладыр вакыт белән

Заманасы өчен зур тоелган ачышлар гасырлар үткән саен, төссезләнә, югала бара. Ярый ла моңа катышы булган исемнәр онытылмаса?! Ә казанышлар өчен бөтенләй башка берәүләр макталса? Талантлы уйлап табучылар исеме еллар диңгезендә югалса?! Тик тарих тәгәрмәче гаделлекне барыбер тантана иттерми калмый. Еллар, дистә еллар үтсә дә. Язмабыз – шундый шәхесләрнең берсе хакында.

ХХ гасыр Стив Джобсы
Әскар Гали улы Шәехгали – мәшһүр ата-бабаларыннан мирас булып күчкән акылы, алтын куллары белән төрки дөньясында үз эзен калдырган олы шәхес. 1885 елда дворян гаиләсендә туган. Әтисе – Россиягә 1860 елда Төньяк Кавказдан, имам Шамил гаиләсе белән бергә килгән кеше, шул елдан империя армиясендә хәрби хезмәттә, отставкага генерал-майор дәрәҗәсендә чыга – җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербургта мөселман җәмгыяте башлыгы Гали Дәүләт улы Шәехгали. Бу кеше мөселман балалары өчен приют, мәктәпләр ача. Шәһәрдә мәчет салдыру өчен янып йөри. Шәехгали гаиләсе Петербург, Казан, Оренбургта татар телендә нәшер ителүче басмаларда еш искә алына. Әнисе Гөлсем Тәфкилева – Бүкәй Урдасының соңгы ханы Җиһангир һәм Россиянең беренче мөфтие кызы Фатыйма дәвамчысы. Кечкенә Әскарның гимназиядә укыган еллары Россиядәге «техник күтәрелеш» чорына туры килә. Керосин лампаларын «Ильич утлары» алмаштыра, шәһәрдә беренче трамвайлар йөри, күккә беренче аэропланнар күтәрелә. Әскар техника белән «женләнә». Беренче казанышы – үзе укыган гимназиянең актлар залына электр уты үткәрә. Гимназия директоры шул вакытта ук егеткә инженер киләчәге юрый. Әскар өчен бу иң зур мактау сүзләре булып яңгырый. Ул заманда әлеге һөнәр ияләре алтын бәясенә тора бит! Гимназияне тәмамлагач, Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә. Танылган татар мәгърифәтчесе Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы Суфиягә студент елларында ук гашыйк була һәм өйләнә. Бу инде тыныч, көйле тормышка чик куелган көннәр. Илне бер-бер артлы сугыш афәте каплый. Беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышында катнашып демобилизацияләнгәч, Әскар Шәехгали Мәскәүдә фатирлы булып, ике кызы, хатыны, әнисе, тол калган апасы Мәрьям белән тыныч тормышта, яңа шартларда яшәргә өйрәнә башлый. Ул хакимият алышынганнан соң җәмгыятьтә үз урыныңны табарга кирәклеген аңлый. Алтын куллары булачак һөнәрен билгели. Төрле механизм һәм җайланмаларны җыеп-сүтүне биш бармагыдай белгән инженер эш эзләп озак интекми. Урман-техник институты каршындагы төгәл механика остаханәсенә механик булып урнаша. Нәрсә генә ремонтларга туры килми аңа: йозаклар, арифмометрлар, сейфлар, язу машиналары... Соңгылары белән бигрәк тә кызыксына. Чит илләрдә чыгарылган (ул вакытта язу машиналары Россиядә җитештерелми) машиналарны төзәтеп, функцияләрен тагын да камилләштерә. 

 

 Әскар Гали улы Шәехгали хәләл җефете Суфия ханым һәм кызы Динора белән. 1913 ел.
 

Ә бу вакытта Казан яңа шартларда яшәргә өйрәнә. 1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Бер елдан соң ТАССР территориясендә махсус декрет белән татар теле дәүләт теле дип игълан ителә. Канун буенча республика күләмендә документ әйләнеше татар телендә дә алып барылырга тиеш була. Тик моның өчен техник мөмкинлекләр җитешми. Документларны кулдан язалар. Бу хәл җирле хакимиятне уйга сала. Килеп туган бу четерекле хәлдән Әскар Шәехгали коткара. Шул заманның Стив Джобсы була ул! Тик талантлы инженерның Казанга күченеп килүе тормышындагы иң зур хатасы да булгандыр, бәлки. Әмма язмыштан узмыш юк шул...

Ул елларда язмада гарәп графикасы кулланыла. Гарәп хәрефләре белән баса торган язу машиналары юк. Яшь республикадагы әлеге проблеманы туганнарыннан, дусларыннан ишетеп белә Шәехгали. Һәм тәвәккәлләп зур эшкә алына: чит илдә җитештерелгән язу машинасын гарәп графикасына яраклаштырып көйли! Ике патент ала. Республика җитәкчелеге тиз арада әлеге патентларны куллану өчен лицензия булдыра һәм Шәехгалинең Казанга күченеп килүенә ирешә. Инженерны Татар язу машиналары остаханәсе – «ТАТЯЗМАШ»ка механик, аннары аның мөдире итеп билгелиләр. Тик остаханә әле сүздә генә була. Шәехгали аны үзе оештыра. Кирәкле җиһазлар сатып ала, кадрлар туплый, аларны өйрәтә. Менә ни өчен «ТАТЯЗМАШ» аңа баласы кебек кадерле була! СССРның төрле милли республикаларыннан да заказлар килә башлый. 

«82 ләр хаты»
 СССР җитәкчелеге, Төркия үрнәгенә ияреп, гарәп графикасыннан яңалифкә – латинга күчәргә мәҗбүрили башлый. Янәсе, иске язу дин белән бәйле, ул социализм төзергә комачаулый. Зыялылар арасында алфавит буенча кайнар бәхәсләр куба. Кемнәрдер яңалифне яклый, интернационализм юлындагы зур адым дип бәяли. Икенчеләре, татар халкы гарәп графикасыннан баш тартып, бай мирассыз калачак дип искәртә. Ул вакытта гыйлемле татар бары тик гарәп графикасында гына язган. Мирастан өзелүне, буыннар бәйләнешендә килеп чыккан кыенлыкларны безгә аңлатып торасы юк, үзебез кичердек. Без хәтта борынгы кабер ташларындагы язуларны да укый алмыйбыз. Ләкин монысы, кем әйт-мешли, бөтенләй икенче зур фаҗига.

Латин графикасына күчәргә каршы булганнар арасыннан 82 интеллигенция вәкиле, СССР җитәкчелегенең бу ашыгыч адымын шик астына куеп, И. В. Сталинга хат яза. 78 нче кеше булып бу хатны Әскар Гали улы Шәехгали дә имзалый. «82 ләр хаты» дип тарихка кереп калган әлеге документка кул куйганнарның алдагы язмышы ничек тәмамланганын чамалыйсыз инде... Дүрт ел эчендә алар барысы да «халык дошманы»на әйләнә. Гарәп графикасы бары тик ун ел гына кулланылышта булып кала. Ә күпме язмышлар сына...

Белгечләр кытлыгы шартларында да Шәехгалинең таланты ярдәмендә остаханәдә эш гөрли. Алар машиналарны латин графикасына көйли. Инженер идеясе белән 1929 елда Казанда, илдә беренче тапкыр, барлык деталь һәм конструкцияләре үзенеке булган һәм латин графикасы нигезендәге татар шрифты куелган «Яңалиф» язу машиналары эшләнә. Тик Шәехгалинең барлык милли республикаларны тәэмин итү өчен зур производство булдыру идеясе ТатЦИК һәм Совнарком җитәкчелеге тарафыннан яклау тапмый. Алар җаваплылыктан курка. Хәтта амбицияле җитәкче идарә иткән остаханәне ябарга да уйлыйлар. Шәехгали бирешми. Ул үзенең «баласын» Мәскәүгә алып китеп экспертизага бирә һәм аны «совет материалларыннан СССРда ясалган беренче язу машинасы» итеп теркәтүгә ирешә. Зур көч түгеп, Шәехгали остаханәне дә яптырмый кала. Алай гына түгел, остаханә базасында «Пишмаш» заводы ачылып, ул шунда директор һәм баш инженер вазыйфаларын башкара. 

Җанын биреп эшләгән җитәкчене 1931 елда эш урынында кулга алалар. «82 ләр хаты»н искә төшерәләр. Дәһшәтле 58 нче статья буенча гаепләп, биш елга лагерьга озаталар. Ул Ак Диңгез-Балтыйк каналын төзү-дә катнаша. Тик гәүһәр су төбендә дә ялтырый. Талантлы инженер анда да баш энергетикның исәп-хисаплары дөрес түгеллеген исбатлап, гидротехник төзелешне зур чыгымнардан алып кала. Моның өчен аны бүләклиләр – вакытыннан алда иреккә чыгаралар. Тик Шәехгалигә зур шәһәрләрдә, шул исәптән, Казанда да яшәргә рөхсәт ителми. Суд хөкеме дә юкка чыгарылмый. Реабилитация сорап, берничә тапкыр хатлар белән мөрәҗәгать итеп карый. 1953 елда Сталин вафат булгач кына боз кузгала – 1959 елда гына аның эшен кабат карап, гаепләүне алалар. Казанга ул бары тик 20 елдан соң гына кайта ала. Аңа инде 75 яшь була. 

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр яраткан эшеннән аерылмый инженер. Янәшәсендә ике кызы була. Табиб һөнәрен үзләштергән Динора, Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Гомере буе табиб булып эшли. Медицина фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый, ТАССРның атказанган табибы исеменә лаек була. (Динора Шәех-Али хакында журналыбызның март саныннан укырга мөмкин.) Гульнор инженер-химик була. Ә Шәехгалинең тагын бер «баласы» – язу машиналары заводы, заманга яраклашып, башка төр продукция чыгара башлый. Язу машиналарын инде күптән компьютерлар алыштырды. Совет чорындагы техник күтәрелешнең бер символы булган бу җиһаз-ны хәзерге буынның белмәве дә ихтимал. Тик моңа карап кына Әскар Гали улы Шәехгалинең интеллектуаль табышы юкка чыгарга тиеш түгел. Ул – ХХ гасырда төрки дөньяның мәшһүр бер уйлап табучысы, ТАССР үсеше-нә зур өлеш керткән зур шәхес. Ә иң мөһиме: авырлык-ларга бирешмичә, нык рухлы көчле кеше булып кала алган шәхес! 

Шәехгалинең якты йолдызы
Һәр уңышлы ир заты артында зирәк хатын тора, диләр. Әскар Шәехгали дә, бәлки, язмыш сынауларыннан сынган булыр иде, әмма тугры хатыны Суфия Шаһбазгәрәй кызы аның тормышта терәге, ярдәмчесе, якты йолдызы, ныклы тылы була. Яшьлектә кабынган ярату хисе гомер буе озата бара аларны. Аерылышып яшәргә туры килсә дә, мәхәббәтләре сүнми, киресенчә, ныгый гына... Беренче татар профессиональ актрисаларыннан берсе, театр күгендә йолдыздай балкырга тиешле талант иясе сәхнә карьерасын гаилә тормышына алыштыра, гомере буе ир хатыны булып яши. 

Маргарита Бадрутдинова Суфия Әхмәрова гаиләсен дә җентекләп өйрәнә. «Борынгы татар морзаларыннан булган бу нәсел әгъзаларының һәрбарчасы – ХIХ йөз ахыры ХХ йөз башлары Казан татар зыялыларының алтын вәкиле», – дип сөйли Маргарита ханым. Милли гореф-гадәтләр, дини кануннарны саклап калып, дөньяви мәдәнияткә тартылучы гаилә була бу. Әтиләре Шаһбазгәрәй – Казан татар укытучылар мәктәбе директоры – бөтен гомерен татар халкын агартуга багышлый. Әниләре Хәдичә – Казанда укучы яшьләр өчен «Шимбә» түгәрәген оештыручы. Гомумән, театр ул заманнарда бер культка әйләнә. Барлык зыялы яшьләр театр тирәсендә кайнаша. Алардан бөек актерлар, музыкантлар үсеп чыга. Алдынгы карашлы Әхмәровлар өчен «Шимбә» икенче йортына әйләнә. Балаларының театрга булган мәхәббәтен өлкән буын хуплый. Шуңа да кызларының язмышы тарихи «Сәйяр» труппасы белән бәйле. Әхмәровларның җиде баласы да – заманының укымышлы кешеләре. Ләкин гражданнар сугышында ике уллары һәлак була, өченче уллары кулсыз кайта. Олы кызлары Маһипәрвәз, Петербургта хатын-кызлар медицина институтын тәмамлап кайтып, Казанда дипломлы беренче татар хатын-кыз гинекологы булып таныла. Әхмәровлар йортында авыруларны кабул итү өчен махсус кабинет ачыла. Маһи гомеренең ахырына кадәр һөнәренә тугры кала. Ленин ордены белән бүләкләнә, ТАССРның атказанган табибы исеменә лаек була. Сара – Россия юристы һәм фәлсәфәчесе. Үтә зыялы һәм укымышлы кызларына гаилә зур өметләр баглый. Тик Мәскәүдә яшәүче Сара, дин тарихы һәм фәлсәфәсе белән кызыксына башлап, католик диненә күчә. Бу хыянәтне әнисе соңгы көненә кадәр кичерә алмый. Кызына хәтта ата-ана йортына кайтырга рөхсәт булмый.

Кече кызлары Заһидә Казан медицина университетына укырга керә. Кечкенәдән спектакльләрдә катнашып үскән кыз «Сәйяр» труппасы актрисасы да була. Шул чорда танылган режиссер, драматург Кәрим Тинчурин белән таныша. Әнисеннән фатиха алып, Заһидә тормышын Кәрим Тинчурин белән бәйли. Табиб булырга язмый аңа, ул иренең ярдәмчесе, фикердәше булып китә. «Халык дошманы»на әйләнгән Кәримгә гомере буе тугры кала, аның мирасын барлап, киләсе буыннарга тапшыра, иренең намуслы исемен кайтаруга күп көч куя.

 

  Әхмәровлар гаиләсе.

«Шимбә» түгәрәгендә әзерләнгән спектакльләрдә гимназистка Суфия дә катнаша. Шаян, фантазиягә бай кызга, төрле рольләргә кереп, сәхнәдә уйнау бик ошый. Гомерен театр белән бәйләргә уйлап, ул Петербургта шәхси театраль студиядә укый. Ике ел укып кайткач, профессиональ татар актрисасы дәрәҗәсендә спектакльләрдә уйный. Петербургта укыганда Әскар Шәехгали белән таныша. Алар кавыша. Казанны, театрны калдырып, Суфия ире янына Петербургка күченә. Бер-бер артлы ике бала тапканнан соң, богема дөньясы еракта калган кебек тоела. Шулай да җәйләрен, туганнары белән очрашканда, төрле пьесалардан өзекләр уйныйлар әле. Тик тыныч, кайгысыз тормышны сугыш җимерә. Ирен сугышка алганнан соң, Суфия балалары белән Казанга кайта. Анда яшьлек хыялы белән кабат очраша әле. «Сәйяр» театры куйган спектакльләрдә уйнап ала. Тик бу дөньяда ул хәзер «кунак» кына була.

 «Халык дошманы» хатынына әйләнгәч, Суфия ханым бик зур авырлыклар белән язу машинасында текст җыючы булып эшкә урнаша. Аннары Мәскәү янындагы кечкенә бер шәһәргә күченә. Кызы Динора да шунда табиб булып эшли. ГУЛАГ лагереннан азат ителгән әтиләре алар янына кайта, эш таба. Әмма аны, зур шәһәрләрдә яшәргә рөхсәт булмаганлыктан, гаиләсеннән аерып, Алатырьга җибәрәләр. Суфия балалары белән кабат ялгыз кала. Ул елларда гаилә бергә җыелышудан да курка. «Халык дошманы» исемлегендә торган ата сөекле кыз-ларының тормышына зыян салудан шикләнә. Шуңа да аерым яшәргә мәҗбүр булалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, Суфия Казанга – әнисе һәм кызы Гульнор янына кайтып, гаилә җылысын саклап яшәргә тырыша. Әмма инде ире янәшәсендә гомер итә алмый кала. Әскар Казанга әйләнеп кайтканда ул инде җир куенында була.

Аларга бергә бакыйлыкта гына булырга язган, күрәсең. Иске татар зиратында каберләре янәшә. Кызганыч ки, затлы шәхесләрнең соңгы йорты бүгенге көндә караусыз, инженерның дусты Бакый Урманче ясаган истәлекле кабер ташлары да ташландык хәлдә. Ләкин гаделлек тантана итми калмас. Әскар Гали улы Шәехгалинең татар дөньясын үстерүгә, алга җибәрүгә керткән өлеше лаеклы бәясен алыр, мәңгелек йорты да тәртипкә китерелер. 

Дөнья куласа...

Искәрмә:

«Әскар Гали улы Шәехгали турындагы архив документлары кулыма очраклы гына килеп керде. Узган гасыр башындагы татар зыялылары вәкиленең фаҗигале язмышын игътибарсыз калдыра алмадым. Аның исемен еллар буе телгә алмадылар, уйлап табулары, инженерның оригиналь ачышлары гаделсез рәвештә укучылары, коллегалары исеменә язылган...» – «Казан хисаплау техникасы музее» директоры Маргарита БАДРУТДИНОВА сүзен әнә шулай башлады. Милли архивка сорау җибәргәч тә, «андый кеше юк» дигән җавап килә аңа. Тик Маргарита ханым туктап калмый, әлеге шәхес язмышын өйрәнү аның тормыш мәгънәсенә әйләнә. Төп эшеннән буш вакытларында 15 ел буе (!) тарихта казынып, гаделсезлекне фаш итә. «Эхо веков. Судьба изобретателя» исемле китап язып бастыра. Әскар Шәехгали – талантлы инженер, Мәскәүдә, Урман-техник институтының төгәл механика остаханәсендә механик, аннары мөдир булып эшлә-гәндә гарәп графикасы нигезендә татарча текстлар җыю өчен яңа төр язу машинасы конструкциясен эшли. Без һич шикләнмичә СССРның беренче язу машинасы авторы, Казан «Пишмаш» заводына нигез салучы дип әйтә алабыз. Әскар Гали улы Шәехгалинең тамырлары Казакъстан далаларына барып тоташа. Әүвәл заманнарның аксөяк затлары – Бүкәй Урдасының соңгы ханы, рус армиясе генералы Җиһангир (Җиһангир Нургали улы Бүкәев) Россиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәеновлар токымыннан ул. Хатыны Суфия Әхмәрова – Казанның иҗади татар зыялылары гаиләсеннән. Әхмәровлар язмышы – үзе аерым тарих! Маргарита ханым алар хакында сәгатьләр буе түгел, тәүлек әйләнәсе сөйли аладыр. Ул шулхәтле бирелеп һәм мавыгып бәян итә – моннан бер гасыр элек булган вакыйгалар җанланып, күз алдына килеп баса.


Фотолар: М. Бадрутдинова архивыннан. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    15307
    3
    180
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    5239
    7
    93
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5810
    6
    80
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    6427
    0
    58
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 декабрь 2020 - 01:55
    Без имени
    Этисе алдаша билгеле
    Урланган бәхет
  • 2 декабрь 2020 - 08:06
    Без имени
    Олыгайгач алтын ни дә, көмеш ни. Алка киясе дә килеп тормый. Аның өчен кайнанага үпкәлисе юк. Биргән бүләкне кире алу гомумән килешми.
    Кадерсез алкалар
  • 2 декабрь 2020 - 06:37
    Без имени
    Бу хатын-кызга ни җитмидер инде, аңламыйм. Кагу-сугу, җәберләү җитмиме?! Менә дигән иргә кияүгә баралар да әллә кайчан ташлап качкан нәстәләрен уйлап хыялланып йөриләр.
    Кар бөртеге
  • 1 декабрь 2020 - 23:56
    Без имени
    Кунелгэ утеп керэ торган итеп язылган, эллэ ничэ кат укып чыктым. Абсолют бэхетле булып булмыйдыр дип уйлыйм. Бэхетле булыйм дип китсэ дэ, тормышнын бер чите китек була шул.
    Гафу итә алмыйм сине, әни! 2
  • 1 декабрь 2020 - 09:57
    Без имени
    Кыска, тогэл, матур хикэя - бик ошады, афэрин!
    Кардагы эзләргә ни булыр?! 
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...