Логотип
Тарих

Тукай эзләреннән...

1907 елның җәендә Чистай кызы — ундүрт яшьлек Зәйтүнә Мәүледова әниләре белән Казанга күченеп килә. "Әйдәгез, кызлар, күптән күрсәтегез дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм үзегезне", — дип Фатих Әмирханның энесе Ибраһим, Зәйтүнәне иптәш кызлары белән “Әлислах” редакциясенә алып керә. “Тукай кара пинжәк, буйлы ак күлмәк, кара галстуктан, үзе яланбаш иде.

Чәчләре озын да, артык кыска да түгел. Ул күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, аннан кулларыбызга текәлеп кенә:    “Исән-сау йөрисезме?" — дип куйды.
Мин күзләремне аннан һич аермыйм..." — дип язып куя көндәлегенә Зәйтүнә. Алар әдәби мәҗлесләрдә күрешәләр. Тукайга бу чакта егерме ике яшь, туташка — унбиш тулмаган. Ләкин Зәйтүнәгә яраткан шагыйре белән очрашырга юл киселә. Казандагы тормыш авырлыгыннан, кыйммәт- челектән туеп, әниләре кире Чис- тайга кайтып китәргә карар кыла. Зәйтүнә 1908 елның җәй башында иптәш кызы белән Тукай янына саубуллашырга килә.

“Тукай чыкты, — дип яза ул көндәлегенә, — күрештек. Чистайга бөтенләйгә китәчәгебезне әйттек. “Бик жәл", — диде ул башын йеп". Тукайның бик нык күңелсезләнүен сәламәтсезлеге аркасындадыр дип белеп, кыз кабат-кабат аның исәнлеге хакында сораштыра. Кызлар шагыйрьгә хат язьш торырга булалар. “Мин сезне озатырга төшермен, шунда адресны бирермен”, - ди Габдулла.
Ләкин ул төшми. Бераздан соң “Кызык гыйшык" исемле шигырь басыла. “Мин сөям, хәтта ки гакълымнап шашам. Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам. Белми китте, күп шөкер, — дип шатланам... Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай, шәһренә күптән барып җиткән бугай..." Габдулланың үзенә яшерен мәхәббәт тотуын ул чакта Зәйтүнә белми.

1910 елның җәеңдә Габдулла Кариевлар труппасы Чистайга килә. Кариев Зәйтүнә туташны эзләп таба, аңа Тукайның контромаркалар бирергә кушуын әйтә, аны “Яшь хатын” драмасында катнашырга күндерә. “Тукайның сезнең хакта язган әсәрләрен күргәнегез бармы?" — дип сорый. “Юк. Кайсы шигыре минем хакта?" Кариев Тукай җыентыгын ача да “...гә” дигән шигырьне күрсәтә. “Шигырьне язгач та миңа укыды, бу кем турында, дип сорады. Мин бит коръәнхафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр туташ турындадыр дигәч бик шатланды”. Шул очрашуында Кариев: “Һәдияне Һәдия”, — дип язып, Тукайның үзенә биргән фоторәсемен Зәйтүнәгә бүләк итә.

Зәйтүнә Буби мәдрәсәсендә зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында өч еллык программаны бер кышта үзләштереп, шаһәдәтнамә алып, янә Чистайга кайта. Апрельдә Казаннан “Тукай вафат" дигән дәһшәтле хәбәр килеп төшә.

“1913 елның язында, Тукай үлгәнен ишеткәч, бик еладым, бик борчылдым. Әкрен генә йөткерә башладым, ябыктым. Әни мине, Гөлсем алага ияртеп, профессорга күренергә дип Казанга җибәрде. Иң элек, килгәч тә, зиратка чаптым. Тукайның кабере — кергәч тә капканың уң ягында. Зур гына бер калайга “Шагыйрь Габдулла Тукаев" дип язылган. Мин кабер янында Коръән укып бик озак елап утырдым”.

Чибәр, укымышлы, заманы өчен алдынгы карашлы Зәйтүнәгә соңра данлыклы ишан Шәех Зәйнулла улы Кадыйр гашыйк була. Ишан туй сәяхәтенә яшьләрне хаҗга Гарәбстанга җибәрә. Озакламый бөтен дөньяда гарасат куба — сугыш башлана. Төркия аша кайтырга кирәк булганлыктан, Рәсүлевлар бүленеп кала, әсир булып исәпләнәләр. Бик авырлык белән солых төзелүен көткән чорда да Зәйтүнә гомерен бушка сарыф итми, атаклы Айя-Суфия мәчете янында укый башлый, гадәтенчә, көндәлекләр алып бара. “1915 сәнәдә улым туды. Кендек әбисе Расиха абыстай”, — дип язып куя. Ә ишан хәзрәт оныгының туган елын 1916 ел итеп терки. Татар әдәбиятында билгеле эз калдырачак күренекле язучы, галим — киләчәктә (1982 елда) “Язгы авазлар", “Ике буйдак”, “Сынау” романнары өчен җөмһүриятебезнең Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булачак әдип Атилла Расих була бу.
Зәкия ханым Рәсүлева Тукай тормышына, иҗатына бәйле тарихи мәгълүматлар җыюга, ал арның нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен төзүгә гомерен багышлый.
 
Хәбәрчебез Гүзәл КАМАЛЕТДИНОВА Зәкия апа Рәсүлева белән очрашып әңгәмә корды. Бу әңгәмәне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
— Зәкия апа, Тукайның туган-тумачаларын, тамырларын эзләү белән шөгыльләнергә этәргән җитди сәбәпләр булдымы?
—  Мөгаен, балачагымнан баш- безнең гаиләдә Тукай рухына табыну этәргәндер, аның иҗатына мөкиббән идем. Иң әүвәл шуны әйтим, әнием дә, дәү әнием дә Тукай шигырьләрен яттан белә иде. Ул гына да түгел, безнең әнинең атасы Мөхәммәтгали Сабитов Казандагы Әҗем мәчете мәхәлләсендә мөәззин була, татарча гәзит-журналлар укый. Тукай вафатыннан соң бер төркем язучылар килеп шагыйрьне юып-кәфенләүне аңардан үтенәләр. “Мескен шулкадәр беткән, шулкадәр ябыккан, катырак тотармын
да тәнен авырттырырмын дип кызгана-кызгана юдым, кәфенләдем. Женаза укыганда да, кабергә илткәндә дә, гүргә иңдергәндә дә аның белән бергә булдым”, — дип сөйләгән ул әнигә. Дәү әти Тукай җеназасын сурәтләгән фоторәсемнәрдә дә бар.
Үсмер чакларыбызда без гел Кырлайга кайтып йөри идек. Җизнәбез Хәлилрахман Гобәйдуллин Тукайның Кырлайдагы остазы Фәтхерахман мулла Гобәев улы иде. Тукай яратып йөргән Зәйтүнә Мәүледованыд килене булырга насыйп итте язмыш. Кайнанамның истәлекләре, көндәлекләре, альбомындагы сирәк рәсемнәр соңра безгә мирас булып күчте.

— Зәйтүнә үзе сер бит...
— Без Яңа Бистәдә — татар мәркәзендә үстек, мехкомбинат төзеп биргән унөченче татар мәктәбендә укыдык. Атилла минем абыем белән М. Вахитов заводында эшли, безгә еш кына килеп йөри. Без аны үз итеп “акыллы малай”, дип йөртәбез, үзенә бер төрле итагатьле-тәртипле иде ул. Аякларын сөртеп, ишек кагып керә, кешене бүлдерми, тыңлый белә, ягымлы, тыйнак. Шулай беркөнне җырлый-җырлый идәннәрне юып чыгардым да, кулларымны юарга гына тора идем, ишек шакыдылар. Ачсам — Атилла бик тә чибәр кыз белән басып тора. Дус кызын безгә күрсәтергә алып килгән дисәм... “Улым, яңа танышларым, дусларым бар, Атилла һәм Зәкия Рәсүловлар, - диде, сезнең белән күрешергә килдем”, — ди кыз дигәнем. Ул Атилланың әнисе Зәйтүнә ханым икән. Әнием Зәйнәп Сабитова да Ләбибә-Хөсәения, Фатиха Аитова кызлар мәктәпләрендә мөгаллимлек иткән, Зәйтүнә ханым Шәледә укыта икән. “Самоварым кайнаган”, — дип, әни аны чәйгә чакырды, алар сөйләшеп утырдылар, мин күзләремне аера алмыйча яшь ханымны күзәттем. Сихерләнгәндәй, чибәрлегенә шаккатып, күзләремне аера алмыйча карадым. “Булса да булыр икән бу кадәр дә илаһи матурлык!” — дип таң калуым әле дә исемдә. Аның бик күп рәсемнәре бар, әмма бер генә рәсем дә аңардагы сихри матурлыкны, соклангыч гүзәллекне — аның үз төсен чагылдырмый, күрәсең, аның Зәкия туташ. чибәрлеге җаннан саркылган моң кебек эчтә иде.
 
Атилла бик матур итеп скрипкада уйный, мин җырларга яратам, абыем гармунда сыздыра. “Зәкия, җырла әле!" — дисәләр — җырлыйм. Тора-бара мин педагогия техникумы, соңрак, пединститут тәмамладым, башта Уруссу, Ютазы мәктәпләрендә, аннан Казанда тарих, география укыттым. Радиокомитетта эшләдем. Аннан укытучыларның белемен күтәрү институтына методист-педагог итеп чакырдылар. Сугыштан соң яшьлек дустым Атилла белән өйләнештек. Аның әти-әнисе исән иде әле. “Зәкия, ул теләдек — улыбыз булды, кыз теләдек — ялваруыбызны күкләр ишетмәде, инде син безнең кызыбыз булса идең, безне әти-әни дип йөрсәң иде”, — диләр Кадыйр абый белән Зәйтүнә апа. “Минем бит үз әтием, үз әнием бар, - дип аптырап. Югалып калдык. “Минем әни — әтиемнең әнисен әнкәй дип йөри, әгәр рөхсәт итсәгез, мин сезне әткәй-әнкәй дип йөртер идем”, — дидем. Кайнанам — әнкәй белән һәрчак тату яшәдек, шөкер. Ул бик шәфкатьле иде. Миңа гомере буе хәерхак булды. "Әнкәй, мин аш-суга бик оста түгел инде, өйрәтсәгез иде мине үзегез белгән серләргә”, — дидем. Мунча кереп, ак чиста халат киеп, башыма ап-ак кыек яулык бәйләп, кайнанам каршына килеп бастым. Рәхмәтләр яусын аңа — ул мине һәр нәрсәгә бик теләп, сөенеп, яратып өйрәтте. Оста мөгаллимә иде шул ул. Соңыннан картаеп беткәч тә: “Зәкиянең ап-актан киенеп, аш-су янына килүен күңелем бигрәкләр дә үз итте”, —   дип искә төшерә торган иде.

Тагын бер истәлек, элекке елларны Язучылар берлегендә бәйрәмнәрне җыелышып бәйрәм итү, аш-сулы мәҗлесләр оештыру гадәте бар иде. Күрше республикалардан да кунаклар күп килә иде. Шундый кичәләрнең берсендә кемдер: “Менә бу Тукай Зәйтүнәсенең килене була инде”, — дип таныштырды. Читтән килгән кунаклар: “Тукай Зәйтүнәсен без беләбез, ә менә килене нинди икән, килене!” — дип сораштырырга тотындылар. Шулчак әнкәйнең туганнан туган сеңлесе Сафия апа (аның ире язучы, галим М. Гали иде) сүзгә кушылды: “Зәйтүнә белән без ахирәтләр идек, берберебезне “дустым”, дип йөртә идек, Зәйтүнә дустымның миңа сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерәсем килә, — ди. — Атилла китабы чыккач, гонорарын алган да әти-әнисенә йорт алып бирергә уйлаган. Әмма алдан вәгъдәләшкән йорт сатучылар бәяне тагын ике меңгә күтәреп куйганнар. Каян акча таоарга? Атилла — командировкада. Зәкиянең кышкы киемнәре юк иде, хезмәт хакыннан аз-азлап пәлтәлек акча җыйган икән, берсүзсез шул ике меңне чыгарды да бирде, шулай итеп балалар безне өйле иттеләр”. Бу вакыйганы онытып та бетергән идек инде. Әнкәйнең безгә һәрчак изге нияттә булуы өчен мин аңа бүген дә рәхмәт укыйм.

— Сез бәхетлеме?
— Хатын-кыз, ана бәхете үзгә бит ул. Мин иремә һәрчак таяныч булырга тырыштым. Атилла башта кызыл диплом белән институт, аннан аспирантура тәмамлады, фәнни хезмәтләр язды, кандидатлык диссертациясе яклады. Мин аңа эшләү өчен шартлар тудырырга, юк-бар белән артык борчымаска тырыштым. Атилла белән яши башлаган еллар авыр чорга туры килде. Ашау ягы такыр, ярый әле кырда бәрәңге утырттык, кабыгын ташлау юк — базарга чыгарып сыерлы кешеләргә сатабыз. Дүртәр сәгать чират торып ипи алабыз, кышлар суык, өс- баш юка: “Әллә ташлыйммы аспирантураны, бик хөрти бит хәлебез”, — ди берчак Атилла. “Укы!” —   дидем. Ул бер генә минутын да әрәм итмәде, фәнни эшләрдән бушаса, әдәби әсәрләр язды, исем-дәрәҗәләргә иреште. Беркөн килеп: “Рәхмәт, язмышыма, әле дә ярый, Зәкия, тормыш юлымда син очрагансың. Синең саф мәхәббәтең мине кыек юллардан саклап калды, миңа уңыш китерде. Мин ирешкәннәрнең яртысы синең хезмәт бит!” — диде. Шушы түгелме хатын-кыз бәхете? Өч бала үстердек. Чарлакта, унбиш метрлы, кыш көне идәндә сулар ката торган бүлмәдә яшәдек. "Фатирга чират исемлеге озын, бүген түшәмнәре өсләренә ишелергә торганнар да йөзләп. Башкарма комитетта атнага икешәр тапкыр сәгать сигездә исемлектәгеләрне барлау үткәрелә, кем күбрәк фатир артыннан йөри, шуңа кирәгрәк дип бирәләр”, — дигәч, һәр атнаны эшкә кадәр шунда йөри башладым, фатир алганчы алтмыш сигез тапкыр приемда булганмын. Шуннан соң егерме дүрт метрлы бер бүлмә алдык — алты кеше шунда яшәдек. Бу — Дәрвишләр бистәсендә иде, балаларны бакчага Казанга илтәбез, шуннан эшкә йөгерәбез, кичен ундүрт чакрым ераклыктагы өебезгә кайтабыз. Шулай балалар үсте, олы улыбыз Илдар — сәяхәтче җаны тынгы бирмәгәндер, ыргылып агучы Себер елгаларында саллар белән йөзде, Алмазыбыз Уренгойдан Ям- бургка газүткәргечләр уздыра торган җирдә — котырып аккан елгаларга күперләр салды — шунда һәлак булды. Кызыбыз Фәридә шигырьләр яза башлады, русча яза... Оныкларны да күрдек, оныклар да бактык.

— Тукай туганнарын эзләп ярты дөньяны гизгәнсез...
— Балтыйк буеннан Тын океангача, Мурманскидан Кавказга, Урта Азиядән Казагыстанга, Уралдан Себергә бардым. Мәскәүдә, Татарстанда замандашларының, якыннарының истәлекләрен бөртекләп җыйдым. Шәҗәрәдә Тукайның 230 дан артык туганы бар.

Шагыйрьнең алтмыш еллыгын уздырганда Саҗидә апасы белән очрашкач, Тукай шәҗәрәсен төзү белән ныклап шөгыльләнергә кирәклеген аңладым. Хәтерлисеңме: “Саҗидә апаның... мине юатканын вә сөйгәнен һаман хәтеремдә саклыйм... Мөшфика (шәфкатьле) апаем, синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам”, — дип яза Тукай. Бибисаҗидә апаның кызлары Нурдидә белән Әклимә мин эзләп тапканда, бик начар шартларда яшиләр иде. Атилла белән икәүләп йөри торгач, Язучылар берлеге аркылы шуларга бер бүлмәле фатир алып бирә алдык. Шуңа да куандык.

— “Өзелгән өмид” шигырендә Тукай: “...үзгәрде әшьялар (әйберләр) төсе, булмадың, алтын ярым — салкын ярым, син дә минем тормыш юлым яктырткычы... һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы”, — ди. Бу тәкъдиргә үпкәме?
— Моны бер Ходай гына белә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар