Логотип
Тарих

Төрмәләрдән саркып чыккан моң

Бу язма Казан, Мәскәү, Ярославль, Владимир төрмәләрен үтеп, 1941 елның 11 сентябрендә Орел төрмәсендә бер гаепсезгә атып үтерелгән татарның моңлы бер баласы Мәрьям Мозаффарова хакында.

Казан, Мәскәү, Ярославль, Владимир төрмәләрен үтеп, 1941 елның 11 сентябрендә Орел төрмәсендә бер гаепсезгә атып үтерелгән татарның моңлы бер баласы Мәрьям Мозаффарова хакында язмамны шулай атарга булдым. Чөнки: «Мин гаепсез!» – дип тилмереп, карцерларның цемент идәннәрендә ятканда әнә шул моңы, күңеленә сеңеп калган, үзе яраткан Сәйдәш музыкасы, классик композиторларның аһәңнәре генә бердәнбер юанычы булмады микән дип уйланам.

Рәсеменә карап – чибәрлегенә, туганнарының һәм дусларының истәлекләрен укып – саф әхлагына, олы җанлылыгына, туры сүзлелегенә, һәркемгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуына без сокланган Мәрьямнең гомере әнә шулай фаҗигале төстә вакытсыз өзелә. Моның сәбәбе – һичшиксез аның искиткеч талантлы шәхес булуында.

Мәрьям Хәсән кызы Мозаффарова 1906 елның 27 декабрендә элеккеге Сембер губернасының Иске Тимошкино авылында туа. Бик яшьли әтисе, 10 яшь тулганда әнисе дә үлеп киткәч, гаиләдәге өч кыз баланы өлкән абыйлары Йосыф Мозаффаров үз тәрбиясенә ала.

Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендәге реальный училище тәмамлаган Йосыф үзе бу вакытта бер байда управляющий булып эшли. Бае аның хезмәтеннән дә, үзеннән дә канәгать булган, күрәсең: кызын да Йосыфка үзе димләп бирә. Матур гына гаилә төзелә. Киявен бик яраткан бай Йосыфның сеңелләре өчен өй дә сатып ала, аларны гимназиягә укырга кертергә дә булыша Һәм хәтта өр-яңа пианино да бүләк итә. Сафия, Гөлсем, Мәрьямнәр өчен иң бәхетле еллар була бу. Орск кызлар гимназиясенең китапханәсенә йөрү, төрле фән, музыка укытучылары һәм иң мөһиме – татарның күтәрелеп килгән күренекле шәхесләре Салих Сәйдәшев, Һади Такташлар белән очрашу кызларның фикер үсешенә, дөньяга карашына бик нык тәэсир ясый. Алар йогынтысында кызлар музыкаль һәм әдәби түгәрәкләргә йөриләр, татар җыр кичәләрендә катнашалар. Мәрьям сөекле шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйли, пианинода төрле музыкаль әсәрләр башкара. Салих Сәйдәшев аның җыр-моңга сәләтен күреп, үзе дәресләр бирә башлый, музыка белән җитдирәк шөгыльләнергә үгетли.
Озакламый татар тормышының тамырына балта чапкан Октябрь революциясе һәм аның нәтиҗәсе булган гражданнар сугышы башлана. Кызларның ир туганнары Йосыф белән Исмәгыйль дә кызыллар ягына сугышка алына. Йосыф фронтта С. Кировның иң ышанычлы ярдәмчесе булып китә, кызлар бәхетенә исән кала, тик Исмәгыйль генә Себердә сугышып йөргәндә тиф авыруы эләктереп үлеп китә. Әйтеп үтим, еллар тынгач, Йосыф Мозаффаров Урта Азиядә Совет властен урнаштыруда да булдыклылык күрсәтә, Турксибны салдыру эшендә дә үзен сәләтле җитәкче итеп таныта. Идел буендагы коточкыч ачлык вакытында ачларга ярдәм оештыруда башлап йөргән өчен Ленин үзе кул куйган Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Тик сәясәт үзгәргәч, аны да, «солтангалиевче» дип, «халык дошманы» ясыйлар. Кулга алынудан Киров ярдәме белән котылып калса да, ул үлгәч, таяныр кешесе калмый инде: татарның булдыклы, зыялы шәхесе булып танылган Йосыфның гомере дә төрмәдә өзелә.

Кызлар хакында сүзне дәвам итик әле. 1918 елда абыйлары сугышка алынгач, алар апалары Сафия тәрбиясендә кала. Сафиягә бу вакытта – 18, Мәрьямгә 12 яшь була. Икесе дә татар авылларында укытучы булып эшли башлыйлар. Тик авылларда аклар белән кызыллар хакимияте еш алышынып торганлыктан, кызларның хәле бик җиңелдән булмаган. Еш кына укучыларның әти-әниләре төн уртасында ишек-тәрәзә кагып: «Абыстайлар, җыеныгыз, сезне качырырга кирәк!» – дип, аларны куркыныч хәлләрдән коткарып кала торган була.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, Йосыф Мозаффаров сеңелләрен Мәскәүгә алып китә. Ул бу вакытта яңа гына оешкан Бохара Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләте илчесе була.

Инде мәгълүм булганча, сугыштан соң, «халык хуҗалыгын торгызу еллары» дип тарихка кергән 20 нче елларда, СССРда төрле һөнәр ияләре, белгечләр җитешмәве бик нык сизелә башлый. Шуңа күрә яшьләр партия һәм профсоюз оешмалары юлламасы белән илнең төрле уку йортларына тартылалар, ә кайберләрен чит илләргә үк җибәрәләр. 1926 елда СССРдан китеп, Европа илләрендә укучы яшьләрнең Берлинда үткәрелгән конгрессында 1 мең ярым студент катнашуы – моның ачык дәлиле.

1922–1926 елларда Бохара Республикасының Германиядәге рәсми вәкиле булып Галимҗан Идриси эшли. Идриси әфәнденең нәкъ менә шул чорда татар-мөселман яшьләрен Германиягә укырга барырга өндәп йөрүен искәртеп үтим. Ни кызганыч, Германиядә укып белем алган татар яшьләренең күпме булуы турында төгәл мәгълүматым юк, ә менә 1928 елда Берлинның югары уку йортларын татарлардан барлыгы 22 кеше тәмамлавы һәм уналтысының СССРга кире әйләнеп кайтуы мәгълүм. Укучылар арасында Берлин консерваториясендә белем алган Мәрьям Мозаффарова да була. Мәрьям белән бергә барган Гөлсем апасы, укуын тәмамлагач, төрек инженерына кияүгә чыга һәм Төркиягә китә.

Мәрьям Германиядә 1923– 1925 елларда укый. Чит илләрдә кешеләрнең үз милләттәшләренә тартылуы табигый хәл. Германиядә дә татар яшьләре бергә аралашып яшиләр, дуслашалар. Мәрьям Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт белән дуслаша, аның белән бергә Идрисиләргә туй мәҗлесенә дә бара. Бу танышлыклар үз фаҗигасенең чишмә башы буласын кыз бала кайдан белсен?

Мәрьям Германиядән кайткач, Мәскәү педагогика институтына укырга керә. Укуын тәмамлаган яшь белгечне Казан педагогика институтына эшкә чакыралар. Немец телен бик яхшы үзләштергән Мәрьям Көнбатыш әдәбияты белән, фән белән ныклап шөгыльләнергә уйлый, Мәскәүгә барып аспирантурага кереп кайта. Томас Манн иҗатын өйрәнеп диссертация яза (тик диссертациясен якларга насыйп булмый). Мәскәү университетында эшләгән немец профессоры Шиллер аның фәнни җитәкчесе була.

Хезмәтеннән шатлык табып, канатланып эшли Мәрьям. Студентларга ул чит илләр әдәбияты буенча лекцияләр укый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Алар аны белемле, акыллы булганы, үз-үзен матур итеп тота белгәне өчен бик нык хөрмәт итәләр. «Кайда гына булса да, аз гына мөмкинлек чыкса, пианинода классик әсәрләрне, татар көйләрен әсәрләнеп уйный иде», – дип искә ала дуслары. 

Татарның зыялы егетләре (алар арасында – Салих Сәйдәшев, Гый-лем Камай) аңа гашыйк була. Егет-ләрнең өйләнергә теләп ясаган тәкъдимнәрен ул никтер кире кагып килә. Аның өчен иң җылы, һаман үз итеп, тартып торган урын – апасы Сафиянең гаиләсе була. Сафия бу вакытта татарның күренекле галиме Хәмит Мөштәридә кияүдә, аларның бик чибәр ике кызчыгы – Гөлфия белән Нәркис үсеп килә.

1938 елның 27 августында татарның сөекле кызы кулга алына. Көтелмәгән бу хәлдән үзе дә, туганнары да өнсез кала. «Минем бер гаебем дә юк!» – дип тилмерә Мәрьям, һәм соңгы минутына кадәр төрмә палачлары аннан бары шул сүзләрне генә ишетә. Ул бер-кемнең дә өстенә нахак бәлаләр якмый, беркемнең дә исемен атамый.

Шушы урында Мәрьямнең нинди тарихи вазгыятьтә кулга алынуын искә төшереп китим әле.
1937 елның август ахырында Татарстан партия өлкә комитетының чираттан тыш Пленумында Үзәк Комитеттан килгән комиссия җитәкчесе Г. Маленков: «Сталин Казанда халык дошманнарын фаш итүнең барышы белән һич тә канәгать түгел», – дип күрсәтә. Нәтиҗәдә, 1937 ел азагына кулга алулар планы, 1936 ел белән чагыштырганда, биш тапкыр арттырып үтәлә. Билгеле инде, кулга алулар беренче нәүбәттә иң зыялы, иң талантлы кешеләр арасында үткәрелә. Мәрьям эшләгән педагогика институтында да көн саен диярлек кемне дә булса алып китәләр. Институтның ректоры – Гыйсмәтуллин Нәбиулла Нигъмәтулла улы, партоешма секретаре Исмаев Хәмзә Рәхмәтулла улы һәм күп кенә кафедра җитәкчеләре кулга алына.

Иң сәләтле укытучылар, шулар арасында Якуб Богданович, Илһамия Туктарова-Богданович, Рәхимҗан Яфаев, Габбас Вахитов, Фәйзи Уральский, Нури Йосыповлар бер үк вакытта диярлек кулга алына. План тутырырга кирәк булгач, чират студентларга җитә. Аларны инде сыпырып алган кебек, тулай тораклардан, аудиторияләрдән генә җыялар.

Педагогика институтында замана афәтләре – әләкчеләр дә җитәрлек булган икән. Хәтта укытучылар, кафедра мөдирләре бер-берсе өстеннән шикаятьләр язган. Мәрьям өстеннән дә шунда ук укыткан, үзен бик тә гадел санап йөргән укытучы ханым шикаять яза. Тик шикаять авторның үзен дә коткарып калмый, бераздан ул да кулга алына. Мәрьямнең талантыннан, студентлар һәм институт укытучылары арасында абруе, дәрәҗәсе зур булудан көнләшкәндер дип уйлыйм бу татар хатыны хакында. Чөнки шикаятендә ул «Мәрьямне бөтен кеше ярата», дип аерып, басым ясап күрсәткән. 

Сәбәпләр дә бик җитди. Мәрьямнең абыйсы Йосыф бу вакытта «халык дошманы» дип атылган. Өстәвенә, үзе Германиядә белем алган. Әле тагын фәнни җитәкчесе, профессор Шиллер да «халык дошманы» дип кулга алынган булган икән.
 
Мәрьямнең Германиядә булуы, немец әдәбияты белән кызыксынуы һәм шул өлкәдә фәнни хезмәт язуы «немец разведкасы шпионы» дигән ярлык тагар өчен җитә кала. Болар өстенә, имеш, әле ул педагогика институтында контрреволюцион оешма барлыгын да белгән, әмма әйтмәгән.

Мәрьям Мозаффарованың җинаять эшендәге гаепләү актын СССР прокуроры, мәкерлеге, икейөзлелеге, кабахәтлеге белән аерылып торган Вышинский үз имзасы белән беркетә. Эшне СССР Югары судының Хәрби коллегиясе карый. Судтагы соңгы сүзендә дә Мәрьям: «Мин бернәрсәдә дә гаепле түгел...» – дип кабатлый.

Сафия апасының кызы, Мәскәүдә яшәүче Нәркис ханым җибәргән рөхсәт хаты белән кереп, архивтан Мәрьямнең шәхси эшен карадым. Аның битләрең тетрәнмичә, күз яшьләрсез укып була торган түгел. Мәрьямне еш кына карцерга утырталар, үлем күлмәге кидертеп җәзалыйлар, прогулкалардан мәхрүм итәләр һәм хәтта гади карцерда кычкырганы өчен резина карцерга да утырталар. Туберкулез белән авырый башлагач та ярдәмне вакытында күрсәтмиләр...

1941 елның 11 сентябрендә Орел төрмәсендә 161 тоткын атып үтерелә. Атылганнарның исемлегендә гөл чәчәге кебек матур, белеме белән фәнни ачышлар ясарлык талантлы татар кызы Мәрьям Хәсән кызы Мозаффарова, милләте буенча болгар, СССР гражданы, РСФСР сәламәтлек саклау комиссариатында бүлек җитәкчесе булып эшләгән 68 яшьлек Христиан Григорьевич Раковский, эсерлар партиясенең күренекле әгъзасы Мария Спиридонова, татар егете Рөстәм Туктамышев һәм башка милләт вәкилләренең исемнәре бар.

Гаепсезгә кулга алынган, үтерелгән кешеләрнең эшләрен архивларда сирәгрәк карарга тырышам. Чөнки ул язмаларның һәр юлында кулга алынучыларның үзәк өзгеч тилмерүләре, бер-ике тапкыр сорау алганнан соң, җәзалардан котылыр өчен, үз өсләренә теләсә нинди гаепне алырга риза булулары хакында уку тетрәндерә, йөрәк сызлана. «Ни өчен язмыш халык-ның иң уңган, иң булган бөек шәхесләренә шундый сынаулар би-рә?» – дип кычкырасы, үксеп елыйсы килә.

Бу җәһәттән, шушы авыр сынауларны кичеп, Мәрьям апасының исемен аклау өчен 1990 елга кадәр көрәшкән, рәсми органнарга йөзләрчә хат язган, замандашларының истәлекләрен җыйган һәм кадерләп саклаган Мәскәүдә яшәүче Нәркис ханым Романовага, Казанда яшәүче туганнары Нәркис һәм Ләлә ханым Мөштәриләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Зур рәхмәт аларга. Алдагы көннәрдә Мәрьямгә һәм халыкның иң олы шәхесләренә төшкән афәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын.

Фото: Мәрьям (уңда) апасы Сафия белән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч. Кабер туфраклары җиңел, урыны оҗмахта булсын.

    Хәзер укыйлар