Логотип
Тарих

Татарстан тарихын беләсең килсә...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап чыгарылган китапларны журналистларга тәкъдим итү булды. Беренче томда 1917 елның мартыннан декабренә кадәрге чордагы татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә багышланган документлар һәм материаллар тупланган. Тарихи чыганаклар Россия Дәүләт архивыннан, Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси тарих архивыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан, Казан федераль университетына караган Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеннән, ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фондларыннан, рус һәм татар телендә чыккан төрле газета- журналлардан алынган.

Ә икенче китап бүләк-альбом формасында рус, татар, инглиз телләрендә чыгарылган. Әлеге басма татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең төп үсеш баскычларын яктырта һәм 1917 – 1920 елларда Татарстан АССР барлыкка килүен фотосурәтләр һәм документлар аша күзаллау мөмкинлеге тудыра. Китап республикада яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган киң даирә укучыга тәкъдим ителә. Әлеге хезмәтләрне архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы дәүләт архивы учреждениесе һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова бу китапларны ничек әзерләү, эш барышында нинди проблемалар белән очрашу, илнең кайсы архивларына мөрәҗәгать итүләр, моңарчы беркайда басылмаган уникаль документларга тап булулар турында сөйләде һәм бу эшнең әле беренче адымнар гына булуын ассызыклады.

Ике китапның да төп төзүчесе – КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин. Җәүдәт Сәлим улы үз чиратында эзләнү, документларны туплау процессы белән таныштырды. Оренбургта узган татар казакълары съезды, Себер мөселманнары съезды, Казанда гомуми мөслимәләр съезды, гомуми хәрби съезд... Һәркайсы турында кызыклы документлар табарга була. «Мондый тирән, тулы, киң географияне эченә алган җыентык әле беренче тапкыр чыга», – ди китапның фәнни авторлары. Һәр ике китап та Татарстан АССРның 100 еллыгы якынлашкан көннәрдә моннан бер гасыр элек булган вакыйгаларны искә төшерү мөмкинлеген тудыра.

Татар халкының, Татарстанның, Россиянең тарихын яхшырак өйрәнергә омтылган һәркем өчен кызыклы булачак әлеге җыентыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар