Логотип
Тарих

Сугыш өзгән хыял

Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.

Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.

Сәхнә артына йөгереп чыккан Галина Уланова кордебалет биючесе Суфия Хөснетдинованың шушы халәтенә тап була да инде: кыз, кулларын күкрәгенә кыскан да, дулкынланудан өнсез калган, ә ике күзе мөлдерәмә яшь кенә...

Аның шулкадәр тәэсирләнүен күреп үзе дә тетрәнеп калган совет балеты йолдызы иелеп пуантларын чишә дә аларны салып, таныш булмаган кызга суза...

СССРның халык артисткасы Галина Уланованың Казанга килүе белән бәйле бу хатирә-истәлек Суфия Хөснетдинованың якыннары күңелендә бүген дә яши әле. Ә ул чакта... ул чакта, дөресрәге, 1952 елның август аенда шушы көтелмәгән очрашудан соң күңеле үсеп, канатланып киткән Суфиянең бөтен көннәре балет станогы янында, күнегүләр ясап уза. Ару-талуның ни икәнен оныта, сугыш тартып алган вакытны куып тотасы, барысын да эшләп өлгерәсе, җитешәсе килә аның. Һәм кинәт... тагын шул авырту!.. Аяк тамырлары буйлап кан түгел, пешереп-пешереп ала торган ниндидер сыеклык ага төсле. «Кан тамырлары киңәйгән» – табиблар куйган бу диагноз балеринаны өстенә кайнар су койган кебек итә.

Менә бит ничек килеп чыкты. Сугышларны кичеп, яраткан эшенә әйләнеп кайтты, кияүгә чыкты, ә күзгә күренмәс снайпер, үзенең яшерен оясында утырган килеш, пулясын яшь хатынның нәкъ йөрәгенә төзәп атарга гүя җайлы форсат кына көткән... Узып киткән вакытны куып җитеп буламыни аны?! Бер мизгелдә бар нәрсә дә үзенең төсен, мәгънәсен җуя. Күңелдә уйлар, хатирәләр давылы куба. Барысы да – өзек-өзек.

...Мехчылар мәдәният сарае.

Бирегә хореография түгәрәгенә йөри башлаганда Суфия мәктәп баласы гына була әле. Чын балетка 1940 елны ул шушыннан атлый. Аның матурлыгын, тырышлыгын, җитезлеген күреп, Мәскәү хореографы Петр Гусев Суфиягә «Шүрәле» балетында кош-кыз ролен тәкъдим итә. Балет 1941 елның августында Мәскәүдә, Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы көннәрендә күрсәтелергә тиеш була. Әмма сугыш... М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә кош-кыз булып бии Суфия, тик хәрби гимнастеркасын өрфиядәй балет пачкасына алыштыргач кына.

Сугыш алды еллары... Тәүге сөю белән бәйле кабатланмас гаҗәеп чор шунда калган. Унҗиде яшьлек балерина күңелендә театрның балетмейстеры Гай Таһировка карата кабынган хисләр шулкадәр көчле була ки, алар хәтта кызны үзе теләп фронтка китәргә этәрә. Элемтәчеләрнең кыска вакытлы курсларын тәмамлауга Суфия сугыш гарасатының кырыс чынбарлыгы белән очраша.

...Билдән тирән көрткә чумып, ул башка элемтәчеләр белән бергә «эздән эзгә басып» урман читеннән атлый. Барысы да бер мизгелдә була: кинәт ату тавышы яңгырый, ыңгырашу ишетелә, һәм Суфия алдыннан барган кызның җансыз гәүдәсе карга авып төшә... Куркудан катып калган Казан балеринасына соңыннан гына аңлаталар – бу чылбырда иң беренче һәм иң соңгы булу һәрвакыт куркыныч... Шулкадәр якыннан күргән әлеге үлем күңелгә мәңгелеккә, онытылмаслык булып уелып калачак. Сугыш бетеп театрга әйләнеп кайткач, «Евгений Онегин» операсында ул полонез бииячәк һәм бу тантаналы биюен күңеленнән һәрвакыт чынлап торып танышырга да өлгермәгән шул кызга багышлаячак.

...Сугышта озак уйланып, хәсрәтләнеп утырырга вакыт юк. Монда вакыйгалар берсен-берсе алыштырып кына тора, хәтер аларның аерым мизгелләрен генә теркәргә өлгерә. «Красная Звезда» газетасы Александр Матросовның кабатланмас батырлыгы турында соңрак язачак. Ә әлегә Суфия һәм аның дус кызлары – элемтәчеләр сузган чыбыклар буйлап хәбәр китә:

«1943 елның 23 февралендә Чернушки авылы өчен барган сугышта рядовой Александр Матросов үзенең гәүдәсе белән фашистлар дзоты амбразурасын каплады».

Кече сержант Талиповага (Хөснетдинова фамилиясенә ул әле 1950 елда гына күчә) хәрәкәттәге армиянең төрле җирләрендә элемтә урнаштырырга туры килә. Берсендә – Польшаны азат иткәндә була бу – алар блиндажына адашып берничә немец килеп керә. Ярый әле бу хакта дошманнар үзләре аңга килгәнче күршедәге сугышчы егетләр аңлап өлгерә... Дошманнан азат ителгән территорияләрдә дә элемтәчеләр өчен эш җитәрлек була. Штеттин (Щецин), Бромберге (Быдгощ) кебек совет комендатурасы ачылган шәһәрләрне дә элемтә белән тәэмин итү аларга йөкләнә.

Кайчандыр балет позицияләрен башкарырга бик тиз өйрәнгән бу төз аяклар фронт юлының авырлыкларына да бирешмәде.


...Суфия кабат куллары белән аякларына кагылды. Кайчандыр балетның алты позициясен башкарырга бик тиз өйрәнгән бу төз аяклар фронт юлларының авырлыкларына да бирешмәде. Сәхнә белән саубуллашырга язган икән инде, ничек тә Уланова пуантларында биеп калырга өлгерергә кирәк...

Ә аннан – үзеңне яңа тормышка көйләргә...

1952 елны С. Хөснетдинова «Кызыл мәк»тә (Р. Глиэр) Галина Уланова пуантларын киеп кытай кызын бии. Театрда эшли-эшли, Казан май ясау техникумына читтән торып укырга да керә. Ә тагын бер елдан аның кызы Гүзәл туа. Сабыена шундый исем сайлавы да яшь әнинең матурлыкка омтылуыннан. Балаларын да шулай тәрбияли ул. Тормышы никадәр генә авыр булса да, акча җыеп, фортепиано алып куя. Кызы пианист булып китмәсә соң?! Иң мөһиме – күңеле, җаны белән матурлыкка тартылсын ул. Улы Дамир да киләчәктә сәнгать юлын сайламас, хәрби булыр. Әмма музыка мәктәбендә укыган елларында аңа беренче скрипканы бүләк иткән гаилә дуслары композитор Әнвәр Бакировка гомере буе рәхмәтле калыр.

Суфиянең эштә аңын җуйган чаклары да булгалады. Ачлыктан...


...Язмышның кешеләрне кабаткабат сыный торган гадәте бар.

1956 елны, техникумны «бишле» билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, «Татхимфармпрепарат» заводына мастер булып эшкә урнаша Суфия. Тормышлар бер көйгә салынгач, инде Рафаэльгә нәсел дәвамчысы – малай бүләк итсәң дә ярый... Суфия бала тудыру йортында тулгак газаплары кичергән мизгелдә өйдә әнисе соңгы сулышларын ала. Ә нәкъ бер айдан ул ирен – филармония артисты Рафаэль Хөснетдиновны да мәңгегә югалта...

Бер башына кинәт шуның кадәр хәсрәт килгән хатын, балаларының тамагы тук булсын дип, ике генә түгел, рәттән өчәр смена эшли. Ә үзенең эчендә ут: ул эштә чакта балалары нишли икән?! Алар бит анда, Сәйдәш урамындагы йортның ярымподвалына урнашкан фатирларында көне буе ялгыз.

Заводның яңа филиалы ачылгач, Хөснетдинованы аның җитәкчесе итеп билгелиләр.

– Ул, кешенең биләгән вазыйфасына карамыйча, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша иде, – дип сөйли аның белән озак еллар бергә эшләгән Роза ханым Евдокимова. – Хезмәт алдынгылары – мастерлар өчен фатир артыннан йөргәндә, гап-гади җыештыручыны да онытмады.

Бездә бит күбрәк авыл хатыннары эшли иде. Авыр, юк чаклар, ә аларга авылдагы туганнары күчтәнәч-мазар гел җибәреп тора. Алып килгән ризыкларыбызны төш вакытында уртак өстәлгә куябыз да, бергә ашыйбыз. Төшке аш җиттеме, Суфия Абдрахмановнаның «ашыгыч эше» килеп чыга. Соңыннан гына белдек: бернәрсә дә алып килмәгәнгә утырмаган ул яныбызга. Алып килер иде – балаларына калмый... Суфиянең эштә аңын җуйган чаклары да булгалады. Ачлыктан...

Бик тыйнак, гаҗәеп мәрхәмәтле иде ул. Яшьләрне бик теләп биергә өйрәтә иде. Аның сылу гәүдәсенә, җиңел-җитез булуына, сөйкемлелегенә гел соклана идек. Күлмәкне ничек матур итеп кия белә иде ул! Үзе тегә, гап-гади фасонга да ниндидер бер үзенчәлек кертә. Ә театр һәм балет турында ничек яратып сөйли иде! Без исемнәрен ишетмәгән, аңламаган хәрәкәтләр ясап күрсәтә. Аңа башка дөньядан килгән затка караган кебек карый идек без.

«Татхимфармпрепарат» заводында Суфия Хөснетдинова 1983 елга кадәр эшли. Бу вакыт эчендә сугышчан бүләкләр янына тыныч хезмәттә алганнары да өстәлә.

Ә театр, балет... юк, онытылмый! Суфиянең үтенече буенча завод рәссамы аңа Галина Уланованың портретын ясап бирә. Кызы – техник фәннәр кандидаты Гүзәл Рафаэль кызы Стрекалова ул порт-ретны хәзер балериналарның фарфор статуэткалары коллекциясе белән бергә, әнисенең якты истәлеге итеп саклый.

– Без барыбыз да сәнгатькә гашыйк идек, – дип сөйли Суфия ханымның якын дусты Роза Витальевна (ул да элеккеге балерина). – Әмма Суфия өчен театр сулар һава сыман иде! Ул бит Галина Уланованы Алла урынына күрде, аңа табынды. Суфия үзе дә кай ягы беләндер Улановага охшаган бит.

...Хәсрәтне өеп-өеп бирсә дә, язмыш аны үз эченә бикләп куя алмый. Һәркемгә карата йөзе якты, күңел капкалары ачык була Суфия ханымның. Сугышчан дусларын да онытмый – алар белән очрашуга – Ленинградка гел барып йөри. Заводтагылар арасында да якын иткән кешеләре байтак. Балериналар белән дә элемтәләрен беркайчан өзми: Роза Семенова, Ләлә Саттарова, Анна Гацулина, Марина Поливанова, Нинель Юлтыева... Соңгысының талантына гашыйк кеше буларак, ул хәтта иң беренче оныгын да аның исеме белән атый.

Һәм юкка түгел! Нәкъ менә шушы оныгында әбисендә булган сәләт ачыла да. «Жизель»ны (А. Адан) карап кайткач, алты яшьлек Нинель, чәчләрен таратып, аяк очларына гына басып бүлмә буйлап әйләнә: «Дәү әнием, дәү әнием, кара әле, мин Жизельга охшаганмы?!»

...1991 ел. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Казан музыка училищесының чыгарылыш укучылары концерты бара. Ложебенуарда – Нинель Юлтыева, Анна Гацулина, Ләлә Саттарова, яшь Нинельнең әти-әнисе һәм, әлбәттә, яраткан дәү әнисе. Нинель П. Чайковскийның «Щелкунчик» балетында падедены бии. Суфия Абдрахмановнаның күзләре оныгына төбәлгән. Юк, бу минутларда оныгын бар нәрсәдән артык күреп яраткан дәү әни түгел, ә иң кырыс имтихан алучы ул – биюченең һәр хәрәкәте аның күз уңында. Концерт бетүгә шунда ук сәхнә артына да күтәрелә алмый әле ул. Җандагы һәр күзәнәк музыка белән тулган, тәннең һәр ноктасы балетны хәтерли... Оныгын кочаклап: «Булдырдың, кызым, адымнарың матур иде», – ди, ә үзенең күзеннән яшь ага.

Алдагы елны Нинель, инде опера һәм балет театры артисты буларак, Нуриев фестивалендә катнаша, Япония биючесе Морихиро Ивата белән «Жизель»да па-де-дены бии. Авырып киткән дәү әнисе театрга инде килә алмый, оныгының чыгышын аның өчен видеокассетага яздырып кайталар. Әлеге язманы ул кабат-кабат карый: «Менә монда әйләнеп бетә алмаган... Ә бу урында тотып калмаган... Бу нюансировкасы бик яхшы килеп чыккан... Дөрес куйсаң, кулларны һәрвакыт озынайтырга була дип әйттем бит...» Июнь иртәсендә, гомеренең соңгы сәгатьләре якынлашкан мизгелләрдә дә ул шул видеокассетаны күрсәтүләрен сорый... Оныгының сәхнәдәге башка уңышларын ул инде күрә алмас. Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамблендә Нинельнең педагог-репетитор вазыйфасын башкарачагын да белми китәр. Әмма... бәхетле булып китәр. Күңелендә хыял йөрткәннәр, аңа омтылганнар бәхетсез була алмый! Хыял кешегә яшәргә көч бирә, язмыш авырлыкларын сынмый-сыгылмый кичәргә ярдәм итә. Суфия ханым тормышы – моңа дәлил.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар