Логотип
Тарих

Себер ханбикәсе Сүзге

Сөембикә Казан ханлыгы тарихында сүнмәс йолдыз булып балкып торса, Сүзге — Себер ханлыгы тарихында теркәлеп калган гүзәл шәхес. Ул Себер ханлыгының соңгы патшасы Күчүмнең иң сөекле хатыны булган.

Кызганыч ки, татар халык авыз иҗаты Себер ханбикәсе образын безгә кадәр китереп җиткерә алмаган. Ул урыс елъязмаларында сакланган. Шуңа күрә анда шактый гына каршылыклы мәгълүматлар да очрый. Кунгур елъязмаларында Сүзге Казан чибәре булган дип бәян ителә, башка кайбер чыганакларда исә йә нугай кызы дип, йә казакъ кызы дип ышандырырга тырышалар. Сүзгенең нинди нәселдән булуы, кайда туып үсүе турында тарих ачык кына итеп әйтеп бирә алмый.

Шулай ук Күчүмнең ничә хатыны булуы да тә-гаен гына билгесез. Һади Атласи “Себер тарихы” дигән язмасында Сүзгене телгә алмый, ә менә төрле тарихи чыганакларга таянып, Күчүмнең сигез хатыны булуы турында әйтә. Шунда ук моңа үзенең шик-шөбһәсен дә белдерә.

Тарихчы Г. Миллер ханның ике хатыны булган дип язып калдыра: Дәүләтбай кызы һәм Сүзге.

Нечкә билле, алсу түгәрәк йөзле, зур кара күзле, чем-кара озын чәчле, матурлыгын, гүзәллеген таң йолдызы белән генә чагыштырырлык Сүзге сурәтен урысның Тубылдан чыккан мәшһүр әкиятчесе, “Конек-Горбунок”ның авторы П. Ершов шул ук исемле поэмасында мәңгеләштерә, Ту был композиторы И. Корнилов бу әсәр нигезендә опера иҗат итә.

Сүзге” поэмасында тасвирланган вакыйгалар Сузгун исемле авылда бара. Авылның исеме дә, үзе дә безнең заманнарга кадәр сакланган иде. Без яшь чакларда бу авыл Тубыл шәһәреннән Иртешнең түбән агымы ягында 10-12 чакрым ераклыкта урнашкан, татарча исеме Козгын иде. Себер табигатенең мәһабәт бер почмагында гасырлар буе яшәгән бу авыл хәзерге вакытта шәһәр эченә кереп эреде, юкка чыкты.

Сүзге — Сузгун — Козгын. Яңгырашлары буенча бик якын булган бу сүзләрдә тирән сер яшеренгән кебек тоела. “Сүзге”дән “Сузгун” килеп чыкканмы, “Козгын” алданрак тумаганмы, әллә инде урыс язмаларында татар исемнәре чын яңгырашларын таба алмый үзгәргәннәрме? Бәлки кайчан да булса ачыкланыр әле. Хәзерге Сүзге исемле ханбикә образы үзенең гүзәллеге, кыюлыгы, батырлыгы, соңгы сулышына кадәр иленә, халкына тугры булып калуы белән генә түгел, серлелеге белән дә Себер татарлары күңелендә борынгы бабаларыбыздан калган изге һәм газиз ядкарь булып саклана.

Чынгыз-хан нәселенең унөченче буыныннан булган, Себердә ислам динен керткән, сәүдә ^ эшләрен җанландырган, Себерен яраткан Күчүм хан да “Сүзге” поэмасында җан җылысы белән тасвирлана. Ул Сүзгесен өзелеп ярата, аның һәр теләген үти. Искер сараенда кайгысыз-хәсрәтсез тормыш гөрли. Шулай да серле төннәрнең берсендә Сүзге иренең колагына сандугачтай сайрый:

Ирем лә син, хуҗам ла син һәм палишаһым,
Күчем,

Күңелеңә йөк булмаса,
Бар минем үтенечем.
Биләмәләрең киң синең,
Бик әйбәт утарларың.
Тик бер матур бер ауылыңа төште минем күңелем.
Биек калкулык бар анла, һәр ике ягынла тау,
Калган ике ягы буйлап Җәйрәп яткан болын бар,
Ә калкулык итәгеннән Иңеш чаба ургылып,
Ерактарак Иртеш шаулый,
Дулкыннары ярга сыймый
бер-беренә бәрелеп.
Әмер бирсәң иле, җаным,
Шунда бер йорт салырга,
Алсу таңнарла уянып
Язны каршы алырга.
Нәфис җилкәнле көймәлә
Иртештә йөзсәм иде,
Мине иркәләп сөяргә син килеп йөрсәң иде.

 

Җаның ни тели, шул булыр, — ди Себер патшасы.

Ике-өч атна дигәндә Сүзгенең күзе төшкән калкулык өстендә патша сарае калкып чыга. Агач җылысын саклаган матур йорт, бизәкле тәрәзә капкалары, челтәрле баскыч, корылмалар ак чыршы, нарат, чикләвек агачлары ышыгында табигать белән тоташалар, ханбикәнең җанын назлыйлар. Сарай баскычыннан аска, инешкә таба, йөгерек сукмак хасил була. Елга өстендә егерме ишкәкле, ак җилкәнле көймә тирбәлә, Сүзгенең бәхете сагында кылычлары чыңлап торган сакчылар тора.

Гөрләвекле язлар үтеп, җәйләргә урын бирә, тал-каеннарны алтын бизәкләргә төрә, көзләр җитә, кышлар уза. Табигатьнең һәр мизгеле кадерле Сүзгегә, ә җәйләрне ул бигрәк тә ярата.

Менә кояшның төшке эсселеге кими башлый, тау ягыннан шифалы җил очып килеп җитә. Сарай капкасы ачыла. Аннан җилдәй җитез кызлар йөгерешеп чыгалар да инешкә алып төшә торган сукмакның ике ягына тезелешеп басалар. Алар шулай Сүзгенең капкадан чыкканын көтәләр. Менә ул да ялтырап килеп чыга. Гәүдәсе күбәләк кебек җиңел, тал кебек сыгылмалы, хәрәкәтләре җитез, әйтерсең лә атламый, ә очып бара. Кызлар аны инешкә, ак чаршаулар корып ясалган коену урынына алып баралар.

Коенып кайтканнан соң, Сүзге сарайның ишек алдындагы ак чыршы күләгәсендә ял итәргә ярата. Карт шәфкатьле агач аның йөрәк тибешен тоя, хисләрен аңлый кебек. Уйлары якты, хыяллары канатлы ханбикәнең.

Тынлык, тирән тынлык. Якынлашып килгән зур бәла турында хәбәр бирүче шомлы тынлык түгелме бу? Тукта, кызларның пышылдавында да яңгырый түгелме булачак яшеннең чаткысы?

Искер каберлеге өстендә кан ачуы тавышы, кылыч чыңнавы яңгырап торыр, ди.

Ят сөйләм һәм әллә нинди авазлар ишетелер, ди.

Таң алдында Сүзге сараена чал чәчле старшина шомлы хәбәр алып кайта:

Урал тауларын үтеп, Иртеш буйларына чакырылмаган “кунаклар” — илбасар казак атаманы Ермакның гаскәре якынлашып килә. Алар Себер җирләрен талап, таптап киләләр, татар канын эчеп исерәләр. Күчүм хан үзенең кешеләрен як-якка җибәрде, яшьләрне һәм картларны да дошман явына каршы торырга чакырды, утарларны, сарайларны ныгытырга әмер бирде.
 

Бу хәбәрне ишеткәч, әлегә кадәр кайгы-хәсрәт күрмәгән, кадердә генә яшәгән ханбикәнең күңелен ут ялкыны көйдереп алгандай булды, әмма ул сабырлыгын җуймады. Сарайны ныгыту эше белән ул үзе җитәкчелек итте.

Сакчылар, хезмәткәрләр ашыгыч рәвештә чокырлар казыйлар, ташлар, бүрәнәләр ташыйлар. Сарайны биек диварлар һәм өемнәр белән әйләндереп алалар. Тупларның берсен Иртеш ягына, икенчесен көнчыгышка, җәелеп яткан яшел үзәнгә карата урнаштыралар. Ныгытмалар өстендә тирә-юньне күзәтеп сакчылар тора.

Беркөнне сарай кешеләре акшам намазына утыргач, бик нык борчылган Мөхәммәткол килеп керә. Күчүм гаскәренең иң батыр сугышчысы, үзенең яраткан энесе ярсып кылычын идәнгә күтәреп бәргәч, Сүзге аның тагын да авыррак хәбәр алып килгәнен шунда ук аңлап ала. Чыннан да, хәбәр бик авыр була: Күчүмнең гаскәре тар-мар ителгән, сугышчылары кырылган. Хан үзе, якыннарын алып, яңадан гаскәр җыеп дошманны юк итү теләге белән сарайны ташлап киткән. Искерда Ермак сугышчылары җиңү тантанасын гөрләтәләр.

Сүзге иренең җиңелүен бик авыр кичерә, кайнар күз яшьләрен коя, әмма югалып калмый. Ул Мөхәммәтколга хан вазифасын үз өстенә алырга киңәш бирә.

Хәйлә көчтән яхшырак, — ди Сүзге, — Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән Себер җиренә һәлак булырга язган икән, дошман да һәлак булсын. Урыслар арасында үзеңне Сузгунда дип хәбәр тарат, тиз генә гаскәр җый. Дошман монда сине алырга дип килгәч, ул көтмәгәндә һөҗүм итәрсең.

Апасының бу киңәше Мөхәммәтколны дәртләндереп җибәрә, ул ашыгыч рәвештә гаскәр «и җыярга чыгып китә. Тик сугыш кыры Себер ханбикәсенең язмышын үзенчә хәл итә. Каты бәрелеш вакытында Мөхәммәткол әсирлеккә төшә.

Ермакның Гроза кушаматлы бер атаманы үзенең сугышчылары белән Сүзге сараен камап ала, тик ике атна буена һөҗүм ясап торса да, Сузгун ь ныгытмаларын ала алмый. Шул арада Грозага Ер мактан хәбәр килеп төшә. “Сузгун белән кыю ханбикә җитәкчелек итә икән. Аның кешеләре дә күп түгел. Ханбикә батыр Мөхәммәтколның апасы да икән әле. Шулай булгач, синең ул сарайны ала алмавың бер дә гаҗәп түгел. Сүзгенең инде безгә куркынычы юк, үз өенә үзе хуҗа булсын, ә син монда бик кирәк, Искергә кайт”, — дип боерган була атаман.

Гроза хатын-кыз тотып торган сарайны ала алмавына гарьләнеп, Ермакның боерыгын үтәми, сугыш белән янавын дәвам итә.

Сүзге газаплы уйларыннан соң баласының, хезмәтчеләрнең гомерләрен саклап калу максаты белән сарайны дошман кулына тапшырырга карар кыла. Ул, өч шарт куеп, үзара килешү өчен старшинаны Грозага җибәрә. Аның беренче шарты — сарай кешеләренә ирек бирергә, икенчесе — Иртешне кичәргә көймә бирергә, өченчесе — татарларга карата явызлык кылмаска.

Гроза бу тәкъдимне Сүзгенең җиңелүе дип кабул итә.

Тиздән гаскәре белән Ермак үзе килеп җитәргә тиеш, — ди ул, — сарай бернинди шартсыз да җиңеләчәк. Минем шартым: ханбикә үзе безгә әсирлеккә бирелсен. Шул чагында гына сез куйган шартлар үтәләчәк. Уңай җавабыгызның билгесе итеп, таң атканда сарай өстендәге ярымайны төшерерсез. Бу вакытта ай төшмәсә, бернинди кисәтүсез һөҗүм ясаячакмын.

Старшина бу сүзләрне кайтып әйткәч, Сүзге хезмәтче кызларын җыеп ала да әйтә:

Барлык матур киемнәремне, энҗе-мәрҗәннәремне чыгарыгыз, матур итеп киендерегез мине. Иртәгә минем бәйрәмем. Ачы хәсрәтен шатлыклы тавышы, елмаюы астына яшерә ханбикә. Күз яшьләренә коена-коена кызлар ханбикәне киендерәләр.

Сүзге барлык булган байлыгын хезмәтчеләренә өләшә, казнасын старшинага тапшыра. Төнне үзенең йокы бүлмәсендә үткәрә. Зиһенен төн кебек кара уй чорнап алган, тик өмет чаткысын кабызырлык фикер тумый.

Тизрәк кенә үтсен иде бу төн.

Менә таң беленә башлады. Гроза сарай ныгытмаларыннан күзен алмый. Ярымай төшкән. Сарай капкасы ачыла. Аннан елаша-елаша сарай кешеләре чыгалар. Күзләре ныгытмалар өстендә горур кыяфәттә басып торган ханбикәдә. Аның сагышлы зур кара күзләре соңгы мәртәбә күрә якыннарын. Татарлар төялгән көймә Иртеш дулкыннарында чайкала-чайкала күздән югалгач кына төшә Сүзге ныгытмалар өстеннән.

Гроза сугышчылары белән ачык капкага ыргыла, йөгерә-чаба сарай эчен айкап чыга — Сүзгене таба алмый. Ишек алдына чыккач, ниндидер сәер кыяфәттә ак чыршы кәүсәсенә сөялеп утырган Сүзгене күреп, аңа таба омтыла.

Тыныч бул ханбикә. Без ерткычлар түгел, сиңа бернинди явызлык эшләмибез, — дип якынлаша башлый, тик җавап ишетми. Сак кына Сүзгенең битенә төшкән пәрдәне күтәрә һәм катып кала.

Гүзәл ханбикәнең йөзе ап-ак, күлмәк астыннан кан ургылып ага, пычагы йөрәгенә кадәр үтеп кергән...

Сүзгенең фаҗигале үлеме Россия патшалыгының басып алу сәясәтенә ризасызлык, рәнҗү билгесе булып, гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга күчеп, сагышлы моңга әверелеп, әле булса халык күңелен әрнетеп тора.
 

Бибинур САБИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар