Логотип
Тарих

Садри Максуди – татар халкының хәтереннән сөрелгән шәхес

Садри Максуди турында сүз кузгатылса, еш кына Татарстан белән Төркияне тоташтырган үзенчәлекле күпер ролен үтәгән бөек шәхес дип бәялиләр. Шулай да татарның әлеге шәхесе турында күпләребез әлләни хәбәрдар түгел шул.


Декабрь башында Казандагы «Стамбул» паркында  юрист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, татар милләтенең күренекле улы Садри Максудига һәйкәл куелды.

Бу уңайдан тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Гайнанова белән С.Максуди шәхесен хакында әңгәмә кордык. Максатыбыз – Intertat.ru укучылары игътибарына милләтебез тарихыннан  хаксызга сөрелгән улы  турында күзаллау тудыру.



– Фәнни эшеңдә күбрәк Садри Максудины нинди яктан ачарга тырыштың? Төркия дә булгансындыр, анда әлеге шәхес ничек бәяләнә?

– Үз эшемдә мин заманының иң укымышлы милләтпәрвәре, татар милли хәрәкәтендә тирән эз калдырган Садри Максудиның Төркиядәге эшчәнлеген  яктыртырга тырыштым. Хәзерге Биектау районы Ташсу авылында туып үскән авыл егетенең Ататөрек чакыруын кабул итеп, яңа республиканың барлык реформаларында катнашып, өч тапкыр (1931–1934, 1935–1939, 1950–1954) депутат булып сайланылуы, профессор дәрәҗәсенә ия булуы, аның никадәр киң диапазонлы галим булуы мине шаккатыра. Бүгенге көндә энциклопедик китапларда, югары уку йортларында ул Төркия җөмһүриятенең сәясәтенә һәм фәнни тормышына өлеш керткән Казан татары Садри Максуди дип өйрәнелә, аеруча аның хокук өлкәсендәге китаплары югары бәяләнә. Истанбул шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

– Миләүшә, фәнни хезмәткәр буларак С. Максуди шәхесе сине нәрсәсе  белән җәлеп итте?

– Күз алдыма калейдоскоп уенчыгы килә. Аңа караган саен берсеннән-берсе матур, оригиналь  бизәкләр күренә. Садри Максудиның шәхесе, эшчәнлеге дә әнә шундый «калейдоскоп» кебек тоела миңа. XX йөз башындагы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе булган, Төркия җөмһүриятендә депутат булып сайланган, Хокук фәннәре профессоры С.Максудиның сәясәт, тарих, тел, хокук өлкәсендәге хезмәтләре үзенең актуальлеге, фәннилеге белән шаккатыра.


Садри Максуди – татар халкының хәтереннән, тарихыннан сөрелгән шәхес. 1918 елдан соң милләттәшләребезнең күбесе үзләренә сыену урынын Төркиядә таба, монда үзләренең сәяси һәм фәнни эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Безнең максатыбыз – мөһаҗирлектә яшәгән танылган шәхесләребезнең мирасын өйрәнү һәм татар халкына аларны таныту.

 – Заманында Парижга барып белемен чарлаган юрист буларак, Максудиның татар милләте өчен файдасы хакында, гомумән, аның үз халкына булган мөнәсәбәте турында да сөйләп узсаң урынлы булыр...

– 1902-1906 еллар арасында С. Максуди Сорбонна университетының хокук бүлегендә белем ала. 1906 елда укуын тәмамлап туган иленә кайткач, ул милли азатлыкны яклап, актив көрәш алып бара. Садри Максуди 1907-1912 елларда II-III Дәүләт Думалары депутаты буларак, Россия империясендә яшәүче мөселман халыкларына, татар милләтенә сәяси, милли хокуклар таләп итеп чыгышлар ясый. Максуди фикеренчә, мәдәниятне, телне, динне саклап кына, татарлар милләт буларак сакланып калачак һәм рус халкы белән бертигез икътисади, сәяси яктан үсәргә мөмкинлек булачак дип белдерә.



 – Кайбер галимнәр авызыннан Максуди Татарстанның беренче президенты дигән фикер дә яңгыраган иде. Шуңа аңлатма биреп китә алмассызмы икән?

– 1917 елгы Февраль революциясеннән соң С.Максудиның иң актив сәяси эшчәнлеге башлана. 20 ноябрь 1917 елда Милләт Мәҗлесе  ачыла, аның рәисе булып Садри Максуди сайлана; 6 гыйнвар 1918 елда Идел-Урал штаты формалаша, рәисе итеп шулай ук С.Максуди игълан ителә. Милләт Мәҗлесе Идел-Урал Штатын төзү турындагы җиде маддәлек тарихи карарнамә чыгара, бу өлкәгә Казан һәм Уфа губерналары тулысынча, Оренбург, Вятка, Сембер, Самара губерналары өлешчә кертелә; Идел-Урал дәүләтендә бөтен милләтләр, телләр, диннәр бертигез булачак дип карала. 16 гыйнварда С.Максуди конституцияны рәсми рәвештә игълан итә. Әмма большевиклар сәясәте бу идарәне танымый һәм шул ук елның апрель аенда аны куып тарата. Илдән чыгып китәргә өлгермәгән татар эшлеклеләре төрмәгә утыртыла. Садри Максуди да Муса Бигиев ярдәме белән Финляндиягә качарга мәҗбүр була. 1918-1923 елларда ул Милли-мәдәни мохтариятнең Милли идарәсе рәисе буларак Парижда уздырылган Тынычлык конференциясендә катнаша, татар халкы исеменнән эш алып бара. 1923 елга кадәр С.Максуди Россиядә сәяси хәлләр үзгәрер дип өметләнә, кире туган җиренә кайтып булыр дип ышана. Соңыннан ул гаиләсе белән бер ел Алманиядә яши, Парижга күченә, монда галим Сорбонна университетында төрки халыкларның тарихын укыта башлый. 1925 елда исә Максудилар гаиләсе тулаем Төркиягә күченә.

– Тел мәсьәләсе актуаль чорда чорда яшибез. Ә бит Максудины да милләт мәсьәләләрен, атап ана теле өчен борчылган...

– Садри Максуди әйтүенчә, милләтнең нигезе – тел. Башлангыч мәктәптә, уку йортларында туган тел укытылырга, туган телдә дәресләр алып барылырга тиеш дип белдерә. 1926 елда Бакуда тюркологлар конгрессы уза, Төркиянең беренче президенты Ататөрек әлеге конгресста катнашканнан соң, илдә тел реформасы башлана, 1928 елда латин алфавиты кабул ителә. Садри Максуди Ататөрекнең милләт киләчәген тел белән бәйләвен бик ошата, президентның әлеге реформасында актив катнаша, мәкаләләр сериясын яза, төрек теленең сүзлек составы башка төрки телләргә нигезләнергә тиеш дип белдерә.

С.Максуди Анкара һәм Истанбул университетларында хокук белемен укыта, китаплар яза. 1947 елда басылган һәм бүгенге көндә дә янәдән нәшер ителгән «Төрек тарихы һәм хокук» әсәре хәзер дә Төркиядә бик популяр, галимнәр, студентлар, тарих белән кызыксынучылар бу китапны актуаль булуын, аңлаешлы телдә язылуын искәртәләр. «Төрек тарихы һәм хокук» дип аталса да, әлеге китапта төрки халыкларның борынгы чорыннан башланган тарихы һәм хокук тарихы яктыртыла. 1955 елда нәшер ителгән «Миллият тойгысының социологик әсаслары» исемле фәлсәфи характердагы китабын  С.Максудиның фикердәшләре аның  иҗатының йөзек кашы булган әсәре дип саныйлар. Автор китабында  милләт, милли хис, милли аң турында фикерләрен яктыртырга тырыша. Бүгенге көндә тарих белән кызыксынучы кешеләр милләт, расачылык (ырк) теорияләре турында сорауларга җавап табачаклар.



– Башкалабызда һәйкәл урнаштыру идеясе төрекләрдән чыкты дип беләм. Бу проектны ничек бәялисез? Төркия безгә  тарихи гаделсезлекне җайларга ярдәм итәме?

– Казанда С.Максудига һәйкәл куелу көне – татар милләте өчен тарихи дата. Төркия җөмһүриятенә бу вакыйга өчен  чиксез рәхмәтләр белдерәсем килә. Татар халкының асыл уллары белән мактана, горурлана ала. Истанбул паркында беренчеләрдән булып Садри Максудиның һәйкәле урнаштырылуы бик сөендерә һәм якын киләчәктә башка мөһаҗирләребезгә дә һәйкәлләр куелыр дип өмет итәм. Мәшһүр шәхесләребезне мәңгелләштерү – милләтебезнең бер бурычы.

– Миләүшә, без күп очракта үзебезнең лаеклы милләттәшләребез турында аз хәбәрдар. Милләт тарихына, асылына төшеп өйрәнелмәгәннән килә торгандыр?...

– Кызганыч, татар халкы, бигрәк тә яшьләрнең күбесе милләтебезнең лаеклы кешеләре турында хәбәрдар түгел дип әйтеп була. Й.Акчура, С.Максуди, Ә.Нигъмәт Курат, Р.Рәхмәти Арат, Х.Зөбәер Кошай, Ә.Тимер һ.б. күренекле кешеләребезнең тормышы, эшчәнлекләре турында мәктәпләрдә татар халкы тарихы программасына кертелсә, яхшы булыр иде. Гаяз Исхакый әдәбият дәресендә өйрәнелә, ә аның сәяси эшчәнлеге турында укучылар аз белә. Бүгенге көндә халыкның фәнни китаплар укырга вакыты юк, ул көнкүреш проблемалар белән мәшгуль, менә бу очракта телевидение, радио, газета-журналлар безгә ярдәмгә килә. Киң мәгълүмат чаралары аша татарның күренекле шәхесләре турында мәгълүматлар еш яктыртылса, без азмы-күпме алга китәчәкбез. 



– Садри Максуди мулла нәселеннән булган, дини белем алган туганнары да шактый. Бүгенге көндә дә аның дәвамчылары исән. Татарстанда һәйкәл ачылуны алар ничек кабул итте?

– Садри Максуди белән Камилә ханымның Адилә һәм Наилә исемле ике кызы була. Адилә Айда Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты һәм тарихчы булып таныла, аның кызы исә Гөнул Пултар – әдәбият белгече, язучы, тәрҗемәче, профессор. 7 декабрьдә һәйкәл ачылышына С.Максудиның оныгы Гөнул ханым Пултар тормыш иптәше белән бергә Казанга килде. Ул үзенең шатлыгын, күз яшьләрен яшермичә әлеге тантананың гаиләсе өчен дә, татар һәм төрек халкы өчен дә матур, олы бер вакыйга булуын әйтте.

– Милли тарихыбызны барлаганда, Садри Максудиның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, һичшиксез, яктыртылырга тиеш. Миләүшә, аның архивы Татарстанга кайтарылдымы икән? Бу шәхес урында киләчәктә әдәби әсәрләр язылыр, кино-фильмнар да төшерелер кебек....

– Татарстанда Садри Максуди эшчәнлеген беренчеләрдән булып Фәридә Гаффарова  өйрәнә башлый. Эмиграция кадәр булган тормышы, хезмәте турында  китаплар чыгара, Төркиягә барып архивын туплап алып кайта. Әлбәттә, С.Максудиның Төркиядә хәзер дә саклана торган материаллары, төрле документлар  шактый күп, безнең максатыбыз – аларны барлап халыкка җиткерү.

Садри Максуди һәм аның фикердәшләре, замандашлары турында, аларның эшчәнлеген яктырта торган тапшырулар әзерләү,  кыска фәнни фильмнар төшерү яхшы булыр, чөнки бу татар халкының үткәннәрен оныттырмас иде. Безгә, шул тарихка нигезләнеп, алга таба атларга ярдәм итәр иде дип уйлыйм.

– Халыкка күбрәк таныту җәһәтеннән Татарстанда нинди чаралар оештыру мәслихәт дип уйлыйсыз?

– 2018 елда С.Максудиның 140 еллыгын билгеләргә әзерләнәбез. Моңа багышланган конференцияләр узачак дип көтелә, мәктәпләрдә ачык дәресләр бирелсә, тапшырулар төшерелсә, әлбәттә, нур өстенә нур булачак.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар