Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 4:

Хакимият 1925 елда дин әһелләренә, аларны халыктан читләштерү максатыннан, өстәмә салым кертә. Кечкенә генә хезмәт хакыннна башка кереме булмаган Р. Фәхреддин, дәүләт салымнарын түләр өчен, шәхси китапханәсеннән «Тәрҗеман», «Вакыт», «Шура», Гарәбстанда, Мисырда чыккан 20 том газет-журналны 200 сумга сатарга мәҗбүр була.
- 1934 елның февралендә тагын шушы хәл кабатлана: аларга көчләре җитмәслек налог салына. Бу юлы чират дөнья бәһасы торган китапларга җитә.
- Р. Фәхреддиннең мөфтилек дәверендә иҗат биографиясендә генә түгел, ә СССР мөселманнары тормышында роль уйнаган берничә сәфәре була. Диния нәзарәтендә 1200 еллык тарихы булган, зур күләмле, пергаментка язылган Коръән китабы вакытлыча сакланып килә. БҮБКның 1923 елгы карары белән аны элек сакланып килгән урынына – Төркестанга алып барып рәсми тапшыру өчен 6 кешелек комиссия төзелә һәм аның җитәкчесе итеп, Р. Фәхреддин тәгаенләнә.
- 1925 елны Р. Фәхреддинне СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына рәсми хат белән чакыралар. Бу аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлегенә янә бер дәлил.
- 1926 елның җәендә аны Мәккәгә, Бөтендөнья мөселманнарының I корылтаена чакыралар. Анда барыр өчен 7 кеше сайлана, Р. Фәхреддин аларның җитәкчесе итеп тәганләнә.
- 1931 елда НКВД «СССРда ислам диненә иреклек, ислам динен бертөрле дә кысу юк» дигән кәгазьгә кул куйдыртып, бөтен дөньяга тарату максаты белән, Р. Фәхреддинне Мәскәүгә чакырта. Мөфти исә, янауларга да карамастан, мондый ялган кәгазьгә кул куюдан баш тарта һәм слвет хакимиятеннән СССР мөселманнарына азатлык бирүен таләп итә.
- 1936 елның февралендә ул авырый башлый. Акчага бик аптыраган чакта, терелүенә өмете өзелгән сәгатьләрендә ул үзенең басма китаплардан торган кыйммәтле . Гомерер буе җыйган китапханәсен Диния нәзарәтенә сатаррга була. Китапларның бәясен нәзарәт үзе билгеләсә дә, акчаларның яртысы гына түләнә.
- 1936 елның 12 апрелендә 77 яшьлек Р. Фәхреддиннең йөрәге туктый. Ул Уфа зиратында, үзе күрсәтеп калдырган урында җирләнә.
- Аның бакый дөньяга күчүе турында СССР матбугаты берни язмый. Каһирәдә чыга торган «Әл-бәлягъ» газетасы, Алманиядәге «Ost-Europa», «Яңа Милли юл», «Азат Ватан» мәҗмугалары, Төркиядәге «Җөмһүрият», «Акшам», «Улус» газеталары, «Көндез» мәҗмугасы, Лаһорда чыга торган «Ихсан» газетасы, Дәһлидәге «Әл-җәмгыять»тә Ризаэддин Фәхреддин вафат булу уңаеннан кайгынамәләр басыла.
- СССРда дингә, милләтчелеккә каршы һөҗүм барган чорда Ризаэддин Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торды. Фәкать 1960 еллар ахырында гына ТАССР матбугаты сәхифәләрендә әлеге олуг шәхеснең исеме язучы буларак калкып чыга башлый.
- Ризаэддин Фәхреддин хатыны Нурҗамал белән 6 бала – 4 ир-бала һәм 2 кыз үстерә. Ике улы – Габдрахман белән Габделәхәт репрессиягә эләгәләр һәм атып үтереләләр.
- 1995 елның 25 маенда, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында галимнең туган нигезендә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее ачылды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.