Логотип
Тарих

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 1:

  • Аңа 1856 елда туып, 1857 елда вафат булган агасы Ризаэддиннең исеме бирелә. Галимнең ата-бабалары Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичучат авылының зыялы шәхесләре була.
 
  • Ризаэддин беренче сабакларны әнисе 5-6 яшьлек вакытта әнисе Маһүбә абыстайдан ала, хәреф танырга өйрәнә. Ислам дине нигезләре турындагы башлангыч гыйлемне әтисе бирә.
 
  • Шәкертлек дәверендә дистәләрчә китап күчереп яза. Аларның кайберләрен, кәгазе начар булу, карасы бозылу, мәдрәсәнең дымлылыгыннан бозылулалары сәбәпле, ике, хәтта өч мәртәбә күчерә. Кайбер кирәкмәгән китапларны да күчереп куя. Олыгаеп, иске кадими татар мәдрәсәсенә булган фикере тәнкыйди карашка әйләнгәннән соң, бер китап күчерелмәсенә мондый җөмлә теркәп куя: «Нинди хыяллар берлә язып утырганмын? Мәгънә, ни мәгънә...»
 
  • 1886 елда шәкерт Казанга сәяхәт итеп, замананың олуг тарихчысы, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән күрешә. Ни кызганыч, ул аның белән иркенләп аралаша алмый.
 
  • Төркиядә, Болгариядә, Мисырда, Америкада, Европада нәшер ителгән газета-журналларны язылып укый.
 
  • 1887 елның 19 июнендә, Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук елын яшь галимнең гарәп теле грамматикасы буенча беренче китабы чыга. Мәдрәсәдә укыган елларында Казанда янә 4 китабы дөнья күрә. Гомер кояшы баюга таба барган  Шиһабетдин Мәрҗани: «Бу егет өметле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр!» – ди. 
 
  • 20 ел дәвамында укып, кече яшьтәге шәкертләргә белем биреп, ул мәдрәсәдән 1889 елның язында – утыз беренче яшендә генә аерыла.
 
  • 1889-1891 елларда Бөгелмә өязенең (хәзерге Азнакай районы) Илбәк авылында имам һәм мөдәррислек вазыйфасын башкара. Ул бу авылга килгәндә анда мәдрәсә булмаган.  Ризаэддин хәзрәт, үзенә йорт тергезү белән бергә, Илбәктә мәдрәсә дә салдырган.
 
  • Ризаэддин Фәхреддиннең шәкерт вакытында Казанда басылган китапларын типография Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановка җибәреп торган. Мөфти, бу китапларны укыгач: «Бу яшь егеттә өмет зур, үзен табып чакырыгыз», – ди.
 
  •  Мөфти аңа казый эшен тәкъдим итә. Бәлки гыйлем эше белән шөгыльләнергә булыр дип,  Ризаэддин ризалаша һәм 1891 елның февраль аеннан гаиләсе белән Уфада яши башлый. Өч ел саен, кабат-кабат сайланып, 1906 елга кадәр казый вазыйфасын башкара.

Гөлнур Хәсәншина әзерләде

Фотода: Ризаэддин Фәхреддин.
«Ризаэтддин Фәхреддин мемораил музее» сәхифәләреннән. Әлмәт районы Кичучат авылы.

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН турында 10 кызыклы факт – 2

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар