Логотип
Тарих

Рауза Кастрова гасыры

Йөз яшендә дә хәтере гаҗәеп әйбәт булган, шәхесләр хакында кызыклы фикер йөрткән Рауза Әхмәт кызы Кастрова Мәскәү татарларының тарихын саклый һәм аны хәтердән, телдән булса да бүгенге яшьләргә кайтара.

Бер гасырлык тормыш тәҗрибәсе булган Рауза апаның язмышы гыйбрәтле дә, кызыклы да аның. Ул 1911 елның 11 сентябрендә Касыйм шәһә­рендә, сәнәгатьче һәм хәйрияче Әхмәт Кастров гаиләсендә туган. Рауза Кастрова – татар милләтенең данлыклы меценаты, хәйрияче, үз хисабына мәчетләр төзеткән беренче гильдия сәүдәгәр Салих Ерзин оныгы. Мәскәүнең Җәмигъ мәчете дә Салих Ерзин акчасына төзелгән. «Мәчет төзелешенә күпме акча бирә аласыз?» – дип янына килгәч, Салих Ерзин: «Күпме кирәк?» – дип кенә сораган. Аннан, төзелеш­кә никадәр акча кирәк булса, шу­ның барысын биргән һәм: «Башка­лардан сорап йөрмәгез», – дигән.

Раузаның әтисе Әхмәт ага да кайнатасы Салих кебек үк мәчет, мәктәп төзелеше өчен акча кызганмаган. Заманында Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете чыгымнарын да Әхмәт Кастров үз өстенә алган. Мәдрәсә укытучыларына хезмәт хакын да ул түләгән. 

Әнисе ягыннан Рауза апаның шәҗәрәсе  Шакуловлар нәселенә барып тоташа. Аның әбисе – Әйнел-Хәят Вәли кызы Шакулова. Касыйм ханбикәсе Фатыйма Солтан да – Шакуловлар нәселеннән. Фатыйма Солтан 1681 елда вафат була. Аның вафаты Касыйм ханлыгы бетү вакытына туры килә. Тарихчы, хәзерге вакытта татар халкы шәҗәрәсе өстендә эшләгән Гадел Беляев: «Шакуловлар Мөхәм­мәд Пәйгамбәрнең кызы Фатый­маның эшен дәвам иткән, аның сәхабәсе булган Шах-Кулига барып тоташа», – дип саный. Шул нәсел дәвамчысы Сара Шакулова заманында Франциядәге Сорбонна университетын тәмамлаган, берара Асадуллаев йортындагы мәктәпнең директоры булган.

Сара Шакулова турында Рауза апа болай дип искә ала: 
– Сара апа соңыннан ликбезда да эшләде. Русча әйткәндә – «ликвидация безграмотности». Ул безнең күршебез Шәмсекамәр апа Орлованы да укырга өйрәтте. Шәмсекамәр апа пешекче булып эшли иде. Мин аларның: «Мы не рабы – рабы не мы», – дип русча кабатлауларын әле дә хәтерлим. Үзе татар булса да, Шәмсекамәр апаның фамилиясе русча иде. Кем биргәндер инде аңа андый фамилияне? 

Берзаман ул хәтта Мос­советта депутат та булып алды. Ул вакытта Ленинның «һәр пешекче хөкүмәт белән идарә итә белергә тиеш» дигән сүзләрен бөтен кеше дә белә иде. Менә аны, пешекче дип, депутат итеп куйдылар. 

1917 елгы революциядән соң барысы да үзгәрә. Кастровларның да өйләре, барлык байлыклары тартып алына. 1921 елда алар Мәскәүгә килеп, Кече татар тык­рыгындагы 4 нче йортка урнашалар. Революциягә кадәр ул йортны Раузаның бабасы ягыннан абыйсы Хәсән Ерзин салдырган була.  Кастро­влар гаиләсе биредә 1967 елга кадәр яши. Якында гына тарихи мәчет, татар үзәге, татар мәктәбе... Ул тирәләр Рауза апаның иң яраткан урыннарына әйләнә. Клементьев тыкрыгында, бабасы өенә урнашкан мәктәптә укый. Ә дин дәресләрен өйләреннән ерак булмаган Зур татар урамындагы мәчет мәдрәсәсендә ала. 

Укытучыларының берсе – данлыклы дин белгече, галим Муса Бигиев! (Бигиевның Петербургтан Мәскәүгә куылган вакыты була ул.) Мәдрәсәнең төп укытучысы – ул вакытта тарихи мәчетнең дә имамы булып эшләгән Абдулла хәзрәт Шәмсетдинов. Абдулла хәзрәт әлеге мәчеттә буыннан-буынга имамнар булып торган Агиларны алыштырган. Ул – алар­ның кияве. Шунысын да әйтергә кирәк, 1937 елда атып үтерелгән, хатыны сөргендә вафат булган Абдулла хәзрәтнең кызы Илсөяр апа әле исән-сау. Рауза апаның йөз яшьлек туган көн бәйрәменә ул да килгән иде. Дусты турында Илсөяр апа: «Рауза – бик тынгысыз кеше. Әле һаман кибетләргә үзе йөри. Аны карап торучы табиблар да, собестан килеп ярдәм итүчеләр дә бар. Тик әле ул үз көнен үзе күрә, ашарына да үзе пешерә. Без аның белән көн дә дип әйтерлек хәлләр белешеп, телефон аша сөйләшеп торабыз», – диде.

Рауза апа, заманында алдынгы, җәдиди фикерле, ләкин дини традицияләрдән тайпылмаган гаиләдә туып, революциядән соң да яңа тормышны кабул итеп яши. Әле 1913 елда ук нефть сәнәгатьчесе Шәмси Асадуллаев һәм татар җәмәгатьчелеге акчасына төзелгән Асадуллаев йорты Рауза апаның яшь чагында ук татар мәдәни үзәге булган. Һәм ул аның өчен татар мәдәниятенең мәркәзенә әверелә. Җитмәсә, мәдәни үзәк алар яшәгән йорттан да ерак түгел. Узган гасырның утызынчы еллары Рауза апаның күңеленә бигрәк тә тирән уелып калган, шуңа да әлеге чорны ул бөтен нечкәлекләре белән искә ала. Рау­за апа ул вакытта Мәскәү консерваториясенең татар бүлеге студентлары Сара Садый­кова, аның тормыш иптәше Газиз Айдарский белән аралашып яши, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Ерикәй, татар операсының беренче солисткаларыннан булган Зөһрә Байра­ше­­ва­ аның дусларына әйләнә. 

Маллары, байлыклары, күпсанлы йортлары совет хөкүмәте тарафыннан тартып алынса да, әйткәнемчә, алар яңа заманга ярашып яшәргә омтылган. Әмма заманның яман җилләре гаиләне барыбер аямый. Яңа канун буенча Кастровларның балаларына институтларга кереп уку тыела. Алар хәтта сайлау хокукыннан да мәхрүм ителә. 

1936 елда Рауза апаны әнисе белән бергә хәзерге Оренбург өлкәсе Акбулак шәһәренә сөрәләр. Аның тормышын, мөгаен, сөргендә булуы саклап калгандыр да, чөнки 1937 елда Рауза ханымның туганы Әминә Акчурина кулга алына, соңыннан атып үтерелә. Әминә Мәскәүдә Төркия илчеле­гендә тәрҗемәче булып эшләгән, Кас­т­ров­лар белән бергә коммунал торакта яшәгән. Раузаның абыйсы Әбделхәмит Ухта шәһәренә сөрелә һәм шунда вафат булып кала. Икенче абыйсы Хәсәнне Иркутск өлкәсенә сөрәләр. Ә инде Мостафа исемле абыйсына Мәскәүгә кайтырга да рөхсәт итмиләр. Әнисе белән бертуган апасы Гөлсем Салих кызы Яушева да Коми рес­публикасында сөргендә үлеп кала.

Рауза апа Акбулактагы сөргеннән Мәскәүгә 1940 елда кайта. «Бу – тормышымдагы иң бәхетле көнем булды», – ди ул. Мәскәүгә юлга кузгалыр алдыннан алар янә бер тетрәнү кичерәләр: Раузага пас­порт бирәләр, ә әнисенә –  юк. Баксаң, алтмыш яшьтән узган Хәдичә апаны сөргенгә сөрергә дә тиеш булмаганнар икән инде! Ни үкенеч, ә бит әниләре Мәскәүдә калса, торган бүлмәләрен дә югалт­мас иде!

Хәдичә Салих кызы Ерзина 1945 елда вафат була – Мәскәү үзәгендә, мөселманнарның Данилов зиратына җирләнә. 

Ә бу истәлекләр әтисе турында: 
– Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, бабай Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе булган Юнысов белән очраша. Алар сөйләшеп, якыннан танышып китәләр. 
«Синең – кызың, минем улым бар, әйдә, кодалар булыйк!» – дип килешеп тә куялар. Әти бу вакытта Касыйм шәһәрендә мәдрәсәдә укый, аңа әле нибары унҗиде яшь – киләчәктә мулла булырга ниятләп йөри. Бабай Мәкәрҗәдән кайта да: «Улым, җыен, ике көннән Казанга китәбез, мин сиңа кыз таптым, өйләнде­рәм», – ди. Әтинең өйләнергә уенда да булмый әле. Унҗиде яшьтә соң! Аның әле укый­сы килә. Җитмәсә, әтисе сайлаган кәләш үзеннән ике яшькә зуррак та икән. Тик ата сүзен тыңламый буламыни?! Китәләр Казанга. Шунда ук никах та укыталар.

Әти булачак җәмәгатен беренче тапкыр никахтан соң гына күрә. Ә тора-бара хатынының чирле икәнлеге беленә. Ул тик торганнан һушын җуеп егыла торган була. Тик кая барасың, никах укылган, алдым-бирдем ясалган – алар тора башлый. Бер елдан Шәмсекамәр исемле кызлары туа. Сабыен Казанга, туганнарына күрсәтергә китә дә, чирләп, әтинең беренче хатыны шунда вафат була. Әти барып, кызын Касыймга кире алып кайта. Бераздан бабай әтине үз янына чакырып китерә дә: «Синең кызың үсә. Аңа әни кирәк, болай йөрмә, өйлән», – ди. Әти ул вакытта инде сәүдә эшләре белән шөгыльләнә торган була: Харь­ковка йөри, еш кына Мәскәүгә дә бара. Мәскәүгә бер баруы бәйрәм­гә туры килә, һәм әти дуслары белән Зур татар урамына йөрергә чыга. Шул көнне әтинең әнигә күзе төшә. Битләре алланып, күзләре янып торган, чәчләре бөдрә булган кыз аңа гаҗәеп чибәр күренә. Әтием аның Салих Ерзин кызы икәнлеген дә белеп ала. Янындагы иптәшенә әти шунда ук: «Рәхмәтулла абзый, димлә!» – ди. Ә әнигә ул вакытта нибары 14 яшь була! Никах унҗидедән генә рөхсәт ителгәнгә, әти аны тагын 3 ел көтә. Шуннан соң гына алар өйләнешә. Әти  әнине Касыйм шәһәренә алып китә. Мин инде шунда туганмын...  

Йөз яшьлек Рауза Кастрованың хатирәләре бик күп. Шунысы кызыклы: кем турында гына сөйләмәсен, әлеге шәхесләр – татар тарихында, татар мәдәниятендә исемнәре калган кешеләр. Әгәр дә соңгы еллардагы үзгәрешләр булмаса, тарихи мәчет торгызылмаса, Асадуллаев йорты татарларга кайтарылмаса, Рауза апаның хатирә­ләре, истәлекләре үзе белән бергә киткән булыр иде. Ә бүген ул үзенең нәселе, туганнары, татар зыялылары язмышы турында сөйли ала. Рауза Кастрова Мәскәү татар мәдәни үзәгендә уздырыла торган һәр чарага чакырыла. Нинди генә танылган шәхес турында сүз чыкса да, Рауза апаның алар хакында кызыклы истәлекләре табыла. Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Әхмәт Ерикәй, Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, гомумән, милләтебез­нең Мәскәүдә яшәгән данлыклы шәхес­ләре турындагы хатирәләре белән җиңел уртаклаша Рауза апа. 

Мәскәү хастаханәсенә операция ясатырга килгән Салих Сәйдәшев тормыш иптәше Асия ханым белән Рауза апаларда тукталган була.
– Әле операциягә кадәр мин аның янына хастаханәгә бардым, – дип сөйли Рауза апа. – Ул көнне авырулар янына килүчеләрне кертмичә, бары тик китергән әйберләрне генә алып калырга тиеш булганнар икән. Үзенең дә хәле бик яхшыдан булмаган Асия апа: «Рауза, Салих абыең янына барып, ашарына гына илтеп кайтчы», – дип сорады. Бардым. Ки­тер­гән әйберләрне, чират торып, тәрәзә шикелле бер җирдән бирә­без. Миңа җитәрәк ике кеше калгач, медсестра әйтә: «Барыгыз, үзегез кереп тапшырыгыз инде», – ди. Шулай итеп, Салих абый янына кереп киттем. Моңарчы мин аның белән кара-каршы утырып сөйләшкән кеше түгел идем. Оялып кына кердем, өстемдәге күлмәгемне эштән соң алыштырырга да өлгермәгән идем. Асия апа биргән әйберләрне тапшырырмын да китәрмен дип уйлаган идем. Ә Салих абый мине озак кына яныннан җибәрми тотты. «Менә хәзер Кәрим Тинчурин реабилитация­ләнде. Аның белән бергә язган күпме музыкам тыюлы иде?! Операциядән соң мине күпме эш көтеп тора хәзер! Ул акчаларны кая куеп бетерермен икән?!» – дип бик сөенеп, шул ук вакытта көл­дереп сөйләгән иде. Палата­сында опера­ция­дән соң бөгелеп кенә йөри башлаган берәүгә күрсәтеп: «Рауза, кара әле моңа, миңа да шулай итеп йөрергә туры киләчәк бит инде. Шушын­дый кыяфәт белән ничек дирижировать итәр­мен икән?» – дип йөреп тә күрсәт­кән иде Салих абый.
Кызганычка каршы, Салих Сәйдәшевка ул хастаханәдән исән-имин чыгарга насыйп булмый. Соңгы юлга аны Казанга Рауза апалар йорты яныннан озаталар. 

Хатирәләрнең берсе – Мирсәет Солтангалиев турында. Рауза ханымның туганнан туган апасы Фатыйма Ерзинаның тормыш иптәше була Мирсәет Солтангалиев. 
– Мин әле ул вакытта бәләкәй идем, сигез яшьләр тирәсендә булганмын, ләкин мин Мирсәет җизнине бик яхшы хәтерлим, – дип сөйли Рауза апа. – Ул бик матур, ягымлы кеше иде. Бер тапкыр шулай без кызлар белән аларга бардык. Ул безне коридорда очратты да: «Кызлар, рус телен өйрә­нергә тырышыгыз, тик татар телен дә онытмагыз, укыгыз!» – диде. 

Күп еллардан соң, хореография училищесында экономист булып эшләгән чагымда, Зина исемле бер кыз белән таныштым. Заманында ул милләтләр наркомында машинистка булган. Шул Зина берсендә миннән: «Роза, син бит татар кызы. Син Солтангалиевны белә идеңме? – дип сорады. – Нинди әйбәт кеше иде ул. Без аны бик ярата идек».  
– Сталин яратмады шул Солтангалиевны, – ди Рауза апа балаларча бер самимилек белән. – Шуңа күрә төрмәдән төрмәгә утыртты. Ә 1940 елда Мирсәет җизнине инде атып үтерделәр... 

Әйе, Рауза апа Кастрова бу җирдә бер гасыр гомер иткән, ә үзе һаман да олпат, зыялы һәм кешеләргә карата ачык күңелле...

фотоларда: 
* Муса Җәлил һәм Әхмәт Ерикәй белән. Уңнан беренче – 
Рауза Кастрова. 

* Рауза Кастрова һәм аның дусты Ангелина Коваленко 
Акбулак бистәсендә сөргендә. 
1937-1939 еллар.

*  Рауза апаның әти-әнисе – Хәдичә һәм Әхмәт Кастровлар.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый байлар бүгенге көннәрдә дә булса икән...

    Хәзер укыйлар