Логотип
Тарих

Мәсрурә кызы Әнисә

Әнисә апа белән күрешеп-сөйләшергә күптән ниятләп куйсак та, очрашу  сузылды да сузылды. Алай да кардәше –  Зәйнәп ханым кызы Назихә аша апаның хәл-әхвәлен белешеп тордык. «Фатиры тугызынчы катта, бөркү. Эссе көндә кан басымы күтәрелә. Җәен Арчада, Фоат абыйсының оныгы Ильмира гаиләсендә яши ул. Анда аның үзенә аерым бер бүлмә», – диде.

                                       

Әнисә апа белән күрешеп-сөйләшергә күптән ниятләп куйсак та, очрашу  сузылды да сузылды. Алай да кардәше –  Зәйнәп ханым кызы Назихә аша апаның хәл-әхвәлен белешеп тордык. «Фатиры тугызынчы катта, бөркү. Эссе көндә кан басымы күтәрелә. Җәен Арчада, Фоат абыйсының оныгы Ильмира гаиләсендә яши ул. Анда аның үзенә аерым бер бүлмә», – диде.  

Арча ерак җир түгел, барып килергә дә исәп бар иде дә, сәбәпләре чыкты, барып булмады. Ниһаять! Әнисә апа кайткан, безне көтә.  

Дөресен әйтим, бу очрашуга мин нык кына дулкынланып бардым. 

Әнисә апа Зәбирова министр да, прокурор да түгел. Борынгы, билгеле  нәселдән ул. Шуңамы, беркемгә охшамаган, үзгә камырдан яралгандыр сыман.   

Әнисә апа 

Бер бүлмәле җыйнак, курчак өе кебек ямьле, пөхтә фатирда көләч йөз белән каршылаган Әнисә апаны шунда ук кочаклап аласы килә. Үземнең әнкәй, әбекәй кебек күңелгә якын ул! Ягымлы да, әллә кайчангы таныш, үз кеше сыман ачык та. Сүзгә кесәгә керүне белми торган үткен-җор телле, якты чырайлы ханым белән сөйләшеп, әңгәмә корып утыру исә җан рәхәте. 

 – Заман – кәнди, вакыт – хәтти, дия иде әни. Хәттин ашкан вакыт диюе булгандырмы... Дәүләтле дә булдык, юклык, кайгы-хәсрәтне дә күп күрдек, – дип куя Әнисә апа, аннан җитдиләнеп истәлекләр яңарта. – Бала вакытта, Сабантуйга барган чакта ат, дулап, тоягы башыма тигән, аңымны җуйганмын. Авылда «үтә торган хәл» дип кенә уйлаганнардыр, дәвалау тимәде. Башым авырта торган булып калды. Шуңа күрәме, укуга күңел бирмәгәнмен. Яшьтән үк авыр эшләргә җигелә авыл кызы. Бала-чага ишле булгач, әти дә үлгәч, бигрәк тә шул язмыш. Мин 1934 елда туганмын. «Безгә дигән кияүләр мич алдында күмер ашый», дип көлә идек. Сугыш йоткан шул безгә дигән асыл ярларны. Күрше әби димләп, Пошалым авылына кияүгә бирделәр. Кайнана-кайната: «Әллә кайчан өйләндерәсе булган, өч атна инде, авызына да капканы юк», – дип бик куанганнар иде дә... Шуннан артыкка җитмәде түземлеге. Җитмәсә, авырым төште. Китәргә кирәк, дигән уй керде башка. Мәктәп директоры гаиләсендә бала караучы булып бераз яшәдем. Алар ярдәм итте, Казанга килдем. Кем көтеп тора монда авыл баласын? Стройка – төзелеш инде безгә язганы. Җир казучы – землекоп та, ташчы, түбә ябучы да булдым, аннан штукатур-маляр һөнәрен үзләштердем. Эшкә нык бит безнең халык. Рәхмәтләр дә күп ишеттем, шөкер, Мактау кәгазьләре дә бирделәр. «Бик тырыш син, газетага мактап языйк әле», диләр бервакыт. «Юк, юк, әнә, яшьрәкләр бар ич, аларны мактагыз», – дим. Рәсемгә төшәсем дә килмәгән иде, бригада белән, барыгызны бергә төшерәбез, дигәч, ризалаштым. Шуннан аерып алып Мактау тактасына элгәннәр сурәтемне. Шул рәсем «Төзелештә» дигән газетада да чыкты. Башта тулай торакта әллә ничә кеше бергә яшәдек, тора-бара шундагы кечкенә генә бер бүлмәгә тиендем. Илле яшькә җиткәч, зур түрәбез чакырып алды да: «Бер бүлмәле фатир бар, бик өстә, тугызынчы катта. Барасыңмы?» – дип сорый. «Күкнең җиденче катында булса да барам. Кояшка, айга якынрак булыр», – дим. И шул чакта шатлануларым! Юыну бүлмәсенә кафель ябыштырам, үзем елыйм, кемгә кала бу дөнья җәннәте, дим. Ходай гомер насыйп иткәч, сиксән бишкә җитеп киләм. 14 ноябрьдә 85 тула. 

Мәсрурә апа  

– Мәсрурә исемле иде безнең әни. Үсеп буйга җитүгә яшь туташны, димләп, йоласына туры китереп кияүгә бирү гадәте бар бит инде. Авылда укытучы булып эшли башлаган япь-яшь кызны, ни хикмәттер, хатыны үлеп тол калган Габдулла Зәбировка – Орнашбашы авылы имамына димлиләр. Борынгыдан килгән йола – мулла-мунтагайга кәләшне үз даирәсеннән – динле гаиләдән эзлиләр. Безнекеләрнең ата-бабалары әллә ничә буын дин әһелләре булганга, ә бәлки, иманлы, итагатьле бала икәнлеге йөзенә язылгандыр, безгә әти, аңа ир буласы насыйбыннан моңа яучылар килә. Хәлле, заманасы өчен тормышы җитеш дип кызыктырулары хак булганмы, әлеге дә баягы гореф-гадәтне санга сукмау хәрам дип уйлаганмы, белгән юк. Үзеннән күпкә олы ирнең биш бала атасы икәнен белгертмиләр. Кыз өчен сер була бу. Башта аңа ятим нарасыйларның тик икесен генә – иң кечкенәләрен күрсәтәләр. Күзләре яшьле сабыйларны кызгангандыр да. Ә бәлки, әнисенең: «Уйла, балам, ятимлекне берәү дә теләп алмый. Әгәр үги ана йөген өстеңә алсаң, олы йөрәкле икәнеңне расларга туры киләчәк. Сынауларны уза алсаң, савабы үзеңә булыр», – дигәне күңеленә кергәнме, тол иргә кияүгә чыгарга ризалык бирә ул. Еллар үткәч тә: «Тәвәккәл икәнсең, биш бала өстенә килергә... ничекләр җөрьәт иттең?» – дип кызыксынучылар булгалады. «Әни сүзенә каршы төшәргә базмаганмындыр», –  дигәне хәтергә уелган. Ипле, миһербанлы, йомшак күңелле иде ул. Бу адымы өчен үкенүен сиздермәде, ни генә күрсә дә зарланмады язмышыннан. Әтиебез дә начар холыклы яки эшлексез кеше түгел иде, – дип көрсенеп куя Әнисә апа. 

Ихтимал, димчеләргә ризалык биргәндә, дәү әни абруйлы хәзрәт хозурында тамаклары тук булыр, дип тә фикер йөрткәндер. Ачлык заманнары бит. Ә әти тырыш, булдыклы: йорт-җирләре таза-төзек, зур гына алма бакчабыз да бар иде.  

Гаилә ишәя, Мәсрурә апаның бер-бер артлы дүрт баласы дөнья күрә. Әмма иң беренче көннән үзенекеләр итеп кабул иткән, кочагына сыендырган үгиләрен – Кәшфруй, Кәримә, Зәйнәп, Әхәт, Самат атлы балаларны, үзе тапкан Суфиясы, Мәсгут, Фоат, Әнисәсе белән бертигез күреп тәрбия итә ул. Яшьтән үк күңел салган мөгаллимлеге дә эзсез узмагандыр, аннан да бигрәк олы җанлы, киң күңелле булуы ярдәм иткәндер, һәркайсын үз күреп, аң-белем, тәрбия бирергә, эшкә өйрәтергә тырыша. Хәер, үги дигән сүз үзе ят була бу гаиләгә. Чөнки ана җылысы, шәфкать, миһербан дигән олы хисләр генә изге санала. Әниебез Саҗидә кызы Мәсрурә –  иң изге күңелле ана: безгә дә, үз әниләре яшьләй үлгән Өммегөлсем ападан калган ул-кызларына да мәрхәмәтле,  кайгыртучан әни булды, беркемне дә үги итмәде, – дип сөйли Әнисә апа. – Еллар узгач, инде олыгайгач, үги кызларын, улларын барлап: «Яшьлегем, тәҗрибәсезлегем белән ялгыш үпкәләткән, рәнҗеткән чакларым булмадымы? Хаталарым булса, кичерә күрегез, зинһар», – дип, хәл белешеп, һәркайсына бүләк, күчтәнәчләр өләшеп, килеп йөргәнен үгие Зәйнәп ханым кызы Назихә дә хәтерли. Әйе, олы җанлы аналар җилкәсендә бара тормыш. Игелеклелек анадан балаларга күчә. Ә әтиләр дөнья тоткасы булса, бу бәхетле гаилә инде. Матур яши алар.  

Тик дөньясы гына кинәт үзгәрә. Инкыйлаб җилләре исеп, яңа тормыш төзибез дип искене вату-җимерү сәясәте башлана. Хәзрәтне авылдан сөрмиләр сөрүен, әмма мал-туарын, зур йортларын тартып алалар, колхоз идарәсе итәләр. Зәбировларның ишле гаиләсе кулак дип Себергә сөрелгән берәүләрнең мал абзарына күченергә мәҗбүр. Хәзрәтне үзе утыртып үстергән алма бакчасына каравылчы итеп куялар. Эчтән сызса, йөрәккәе янса да, кул көчләре кергән, җан җылысы сеңгән агачларны хәсиятләп каравын, тәрбияләвен дәвам итә ул.  

Үлеме дә шунда, алмагач күләгәсендә була. 

– Картлыктан, дип язганнар дөнья белән хушлашу сәбәбен, – ди Әнисә апа. – Аңа ул чакта 63 яшь тә тулмаган бит әле. Пенсия яшен дә хәзер  күбрәккә озайттылар, пенсиягә чыгарга да өлгермәгән, дип фаразласак та ярый. Әтидән дә калгач, тормышыбыз мәхшәргә әйләнд, дисәң дә арттыру булмас. Әле кайчан гына «Хәзрәт, хәзрәт» дип киңәшкә йөргән кайбер адәмнәр «мулла калдыгы» дип кимсетергә, җәберләргә дә тайчынмады. Әле дә ярый, өзелергә җиткән гомерләрне ялгап җибәрергә әнинең бирнәсе – дәү әни биргән тегү машинасы, яшереп асраган бер кәҗә бар иде. «Облава» – тентү гел булып торганга кан калтырап яшәсәк тә, шулар ярады. Андый-мондый тикшерү-мазар килүен сизенсәк, тегү машинасын яшерергә, иң  кыены: кәҗәне тизрәк качырырга тырыша идек. Үзебез күршеләрнең өйалды астына кереп посабыз. Әни әтинең чалмасын башына урап саклап калган. Чалмадан абыйга күлмәк тегеп кигезгәне истә. Берчак, әле әти исән чагында, мулла гаиләсе бик интегеп яши дипме, дога өмет итепме, берсе акмай китергән. Шул май кисәге «тегеләр» кергәндә өстәлдә тора икән. Балалар авызыннан өзеп, шул майны алып чыгып китүләре тетрәтмиме, йә? Өебездән куып чыгарганда, «Партия, хөкүмәт шулай куша, безгә рәнҗемәгез», – дип акланган сыман кыланулар да онытылмаган. Әти ягы да, әнинең нәсел-нәсәбе дә ничә буын муллалар, руханиларга тоташканга җәбер-золымны күп күрдек, шөкер, әмма авырлыкларга бирешмәдек. 

Саҗидә апа 

  – Дәү әниебез Саҗидә абыстай ачык йөзле, укымышлы, бик ярдәмчел булып хәтеремдә саклана, – ди Әнисә апа. – Энесе Габдулла язган хатларны ул иң кадерле истәлек итеп гомер буе саклады. Шагыйрь, яше җитеп, Җаектан туган якка армиягә каралырга кайткач, Саҗидә апасы янына килә, тормыш-көнкүреше белән таныша. Әнием дә аны күреп-белеп, аралашып калган. Шул еллар истәлеген күп мәртәбә ишеткәнгә, күңелләрдә якты эз калдырган шагыйрьнең минем дә хәтергә мәңгелеккә тере булып, берегеп калуы гаҗәп түгел.  

  Укучым төшенгәндер, нәни Апуш күңелендә шәфкатьле «Ак фәрештә» булып гомере буе сакланачак Саҗидә абыстай – Әнисә апаның дәү әнисе бит.  

Заманында Каенсар авылы егете, шул карьядә имам булачак Әхмәтсафа Хәбибуллинга ярәшкәндә Зиннәтулла кызы Саҗидәгә 16 яшь кенә тула. 17 яше тулмаган кызга никах укырга мулла риза түгел. Туй мәшәкатьләрен читкә куеп, никахны бер елга чигерергә туры килә. Мәхәббәтләре сыналып, бер кавышкач, яшәүнең кадерен белә: тату, матур гаилә корып яши яшьләр. Саҗидә абыстай бер-бер артлы сигез бала таба. Әнисә апаның әнкәсе Мәсрүрә ханым – ике ир баладан соң туган өченче сабый, аларның олы кызлары.  

«Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен... һаман хәтеремдә саклыйм. Шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә», – 1909 елның 29 сентябрендә Тукай каләменнән төшкән «Исемдә калганнар» исемле биографик әсәр күңелләрдә. 

Үги әбисенең алты күгәрчене арасында бер чәүкә булгандырмы ул, әллә дүрт ай ярым чакта әтисез, дүрт яшь ярымда әнисез дә калган, күзе гел яшьле ятим: «җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр», дип әрнүен, язмышның мәрхәмәтсезлеген, (бәлки, үпкәсен!) белдергәндерме, әйтүе кыен. Чөнки 1890 ел – Идел буенда аяусыз корылык, ә 1891 ел рәхимсез ачлык еллары булып тарихка кергән. Исеменнән күренгәнчә, бәләкәй генә Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәтнең төп шөгыле борынгы сирәк китаплар күчереп язу гына булганга кереме бик аз, намуслы, ярлы имамның ишле гаиләсе фәкыйрьлек һәм авырлык белән көн күрүе сер түгел. Габдуллаҗан йомшак күңелле һәм шәфкатьле Саҗидә апасына 1902 һәм 1903 елларда Җаектан язган хатларында «изгелекле җизнәбезгә, кадерле һәм хөрмәтле сеңлебез Бибимәсрурә белән энебез Габделваһабка, хөрмәтле атабыз урынында булган бабамызга, хөрмәтле гаиләләрен дә кертеп, чиксез күп теләк һәм сәлам» юллый. «Мөшфика апаем! Синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам... Анам үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы... син бар идең. ...сезнең җибәргән чиккән аяк чолгавыгызны, апай төсе дип, кадерләп кенә тотамын», дип язган хатларын шәхсән мин үзем (бу юлларның авторы) ничә укысам да еламый түзә алмыйм. 

Ятимлек... Ни хикмәттер, бала тапканда яисә баладан өзлегеп ананың вафат булуы гадәти саналган заманнар да булган бит. Хатын-кызның иртә үлеп, сабыйлары үксез калуы Тукайлар нәселенә генә хас күренеш түгел, әлбәттә. Әмма уйландыра... Тукайның әнкәсе Мәмдүдәнең анасы Камилә абыстай да, Зиннәтулла хәзрәтнең беренче хатыны – бала тапканда үлә. Ятим үскән Мәмдүдә дә, Габдуллаҗанын калдырып, бик иртә – 25 яшендә гүр иясе була.  

Зәйнәп апа 

– Шагыйрь турында истәлекләр китабында бер хатирәсе: «Ачлык шул дәрәҗәгә җиткән, Зиннәтулла хәзрәт күрше авылларда теләнеп ипи катылары алып кайткан» дигән юллар бар, – дип сөйли Әнисә апа. – Иске язуны танымый идем әле, соңрак укырга өйрәндем, Коръән читенә дәү әнием: «Безнең әти теләнче түгел иде, беркайчан да хәер эстәп йөрмәде» дип язып куйган. 

– Догаларны дәү әниегез өйрәттеме? 

– Кая ул заманда намаз, дога дип авыз ачулар?! Без – мулла Габдулла балалары, дип әйтергә дә куркып тора идек. Дин дәресләрен мин Нәзә апамнан алдым. Зәйнәп апамның кызы Нәзә дингә барыбыздан да иртәрәк килде. Зәйнәп апа да, Нәгыйм җизни дә укытучылар иде, Дөбъяз районында яшәделәр. Җизни Галиәсгар Камал белән бергә Казанда газетада да эшләгән, мәктәп директоры да булган, сугышта катнашкан, совет хөкүмәте өчен үзен аямый эшләгән кеше. Кызы Ләлә белән улы Ирек Сабировлар аның көндәлекләреннән «Мәмдәлләрдә генә утлар яна...» дигән истәлек-хатирәләр китабы нәшер итте. «Мулла нәселе белән элемтәдә» дип гаепләүдән куркып, безнекеләрнең хәл-әхвәлен белешергә, күрешергә Зәйнәп апалар ат җигеп төнлә, кеше-кара күрмәгәндә килеп йөриләр, җизни әйбәт кеше иде: «Зәйнәбемнең ата-анасын, туганнарын үземнекеләрдән дә ныграк яратам, якын итәм, ахры. Алар – мулла нәселе, гыйлемгә тартылучан, зирәк, акыллы», – дип көндәлегенә дә язып куйган. Бәхеткә, төпчекләре Назихә күрше йортта гына тора. Ярдәмчем дә, киңәшчем, якын сердәшем дә ул минем.  Үзләрендә җиде бала булса да, Нәгыйм җизни белән Зәйнәп апа Суфияны да үз балалары янына сыендырган, тәрбияләгән, укыткан бит. Ни үкенеч, бер ата балалары – Мәсрүрә кызы Суфияны да, Өммегөлсем улы Әхәтне дә  яман чир аямый. Икесе дә бер үк көнне шул зәхмәттән интегеп китеп бара. 

«Газизләремнең берсен җир куенына салып килдем, икенчесен озатырга соңгарам, ахры, дип ашыккан идем, өлгердем, шөкер», дип, җеназа мәрәсименә килеп җиткән Мәсрурә ханымның кайгысын нинди үлчәү белән кем үлчәгән? Ә бу нәселгә Ходай насыйп иткән сабырлык, түземлелек үлчәү тәлинкәсенә сыяр микән? Суфияның ятим калган ике яшьлек улы Мәсгут Сафиуллин исә Саҗидә апа белән Өммеһания тәрбиясендә үсә. Ире дә, Мәсгут атлы үз улы да сугышта һәлак булгач, Саҗидә апа үзе дә бу вакытта Яшел Үзән районы Бәчек авылында башта укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләүче кызы Өммеһаниядә яши. 

 Зәкия апа 

Тарихчы, мөгаллимә Зәкия ханым Рәсүлова Тукайның нәсел-нәсәбен, туганнарын барлау кебек изге эшне башлап җибәрүчеләрнең беренчесе иде. Аның эзләнүләре әле бүген дә күпме каләм ияләренә җим бирә. Күзләребезне ача: «Орнашбашы. Зәбировлар йортына килеп керүгә, андагы җылылык, пөхтәлек, гадилек мине әсир итте. Фоат – районның алдынгы тракторчысы. Игенче. Хатыны Разия – терлекче. Фоатның һәм улларының гармун тотып төшкән рәсемнәргә күзем төште. «Уйныйсызмы?» – дип сорадым. Өйгә халкыбызның үзәк өзгеч озын көйләре таралды. Ул көйләрнең моңы, аһәңе бар уйларны бөтереп алып әллә кая, еракларга алып китә. Фоат Зәбиров шигырьләр дә яза. Мин монда Тукайның кардәше белән генә түгел, аның рухының дәвамы белән очраштым», – дип яза ул «Азат хатын» журналында. Аннан «Сөембикә»дә аның эзләнүләре нәтиҗәсе – байтак мәкаләләр, ә «Тукай эзләреннән» дип аталган җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Зәкия апаның мондый эшкә алынуы очраклы түгел. «Әл-ислах»та Фатыйх Әмирхан, Тукайлар белән янәшә торып эшләгән әтисе Әхмәт Бәдигый истәлекләре, еллар үткәч, шагыйрьнең серле, яшерен мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлетова гаиләсенә килен булып төшү аны шагыйрь рухы белән һәрдаим бәйләп тора. Исеме әлерәк кенә искә алынган Мәсгут Сафиуллинны Владивостокка барып эзләп таба Зәкия апа. «Казань» пароходында боцман булып йөзгән егетнең татарча шулкадәр матур сөйләшүенә гаҗәпләнә. Саҗидә әбисе тәрбиясендә үскән егет исе китеп: «Туган телне онытып буламыни?!» – дип аның үзен дә гаҗәпкә калдыра. Саҗидә апаның олы улы Габделваһапның кызы, Каенсарда туган, дәү әнисе тәрбияләгән Фәүзия Сафина белән ул Кузбасста – Прокопьевск каласында очраша. Фәүзия трактор йөртә, шахтада күмер чыгара, үзе кебек шахтер егет Солтан белән гаилә кора. «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язган шагыйрь мең кат хаклы. Җиде ел иҗат итү дәверендә татарның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген күзалларлык бай мирас калдырган әдипне пәйгамбәргә тиңләп җырлар, шигырь, романнар язалар да, ул – пәйгамбәр түгел, әмма татар халкының рух көзгесе, намусы булуы хак.  

– Саҗидә ханымның кызы Әкълимә апаның торыр җире булмавын Зәкия апа бик ачынып язган иде, – дим, «Тукай эзләреннән» җыентыгын истә тотып.  

– Окоп казырга җибәргәннәр аны, бетләп, чирләп качып кайтырга чыккач, бәкегә төшкән. Шыкырдап каткан бозлы киемнәрен сөйрәп фатирга кайтып егылган. Эзләп килгәннәр. Качкан өчен хөкем итәрләр дип куркып, фатир хуҗасы ничә килсәләр дә: «Кайтмады. Ул юк», дип җавап биргән. Бәкегә батуын күрүчеләр булган, үлеләр исемлегенә теркәп куйганнар үзен. Бер документсыз, яшәр урының булмаган килеш ничек яшәргә кирәк? Бик авыр тормышка дучар булган Әкълимә апа. Пенсиясе дә юк. Кешедә бала карап көн күргән. Игелекле адәмнәр бар бит ул. Зәкия Рәсүлова артыннан йөреп, Гариф Ахунов ярдәм итеп Нурдидә апа белән икесенә Язучылар берлеге бер бүлмәле фатир алып бирде.  

            Ильмира 

«Әнисә апа җәй эссесендә Арчада яши!» Болай сүз башлавыбыз очраклы түгел. Ялгызы, үз күңелен күреп, үзе өчен генә яшәмәгән ул. Фоат абыйсының уллары Газинур, Айрат, Азат аның кайгыртуын, ярдәмен тоеп үскән. Хәзер үзе дә алардан игелек күреп яши. Азатның кызы Ильмиралар йортында үзенә аерым бүлмә бар. Гаиләдә кадерле әби ул. Оныклар Раян белән Фидан: «Алмапай, Матур апа» дип өзелеп тора. Яраталар әбиләрен. Әбиләре дә алар өчен җанын фида кылырга әзер. «Безнең Ильмира – ут ул, өермә, кулыннан килмәгән эше юк, киленебез Резидә – Азатның җәмәгате исә бик кешелекле, – ди Әнисә апа. «Ашыгыз тәмле!» дибез. «Резидә бик булган, аш-су остасы бит. Сыер ите янына тавык боты да салып җибәрсәң, тәме үзгәрәк була» ди. «Ул пешергән ашмыни?» – дибез. «Нәзиһә! Бик уңган, ярдәмен гел тоеп торам» ди. Нәзиһә: «Үзе өлгерә Әнисә апа, шулпасын кайнатып куйган, токмач саласы гына калган», – дип куя. 

– Журнал чыккач, миңа да бирерсең, яме, – дип озата мине Әнисә апа. –Мактанасы килә. 95 яшәр ахирәтем бар, ишегалдында. Аяклары йөрми. Ничек чыга, аптыраш. Ә башы эшли. «Сөембикә»не бер көндә укый ул, ярата укырга.  

 «Туган тел»не көйләп телебез ачылганга, «Су анасы», «Шүрәле»ләрне мәктәп сәхнәләреннән сөйләп сәнгать дөньясына аяк басканга, үзебезне Тукай туганы дип саный торган кавем без. Тукайлы халык дибез икән – горурлану бу, арттыру түгел. Ә Әнисә апа – шагыйрь белән бер тамырдан, аның кан кардәше. Мәмдүдә абыстай – Габдуллаҗанның әнкәсе белән бер ата баласы – Зиннәтулла хәзрәт кызы Саҗидә апаның оныгы. Тукай үзе ич бу, диюемне сизми дә калам. (Әйтерсең, шагыйрь белән әңгәмә корып утырган бар! Хәер, шигырь-язмаларын кат-кат укый торгач, тере булып күңелгә сеңгән ич ул. Ихтимал, җаннар җанга шулай берегә торгандыр!) Әнисә апа да килешә: «Каннандыр охшашлык», – ди.  

 Даһиларның гомере еллар исәбе белән түгел, халык хәтере белән исәпләнә. Халкыбызның вөҗдан авазы, намусы, тугры Тукае кара төнне ярып, яшендәй ялтырап, янып, япь-яшь көе сүнсә дә, еллар, чорлар шагыйрьне бездән ераклаштырмый. Иҗаты, рухы, милләт өчен җан атулары якыная гына. Туган телне, татар җанын, милләтне саклыйм дисәң, шагыйрь мирасын, Тукай рухын саклау мөһим. Йокымсырый башлаган күңелләрне уятыр өчен безгә Ул кирәк! Туганы белән очрашу күңел кылларын зыңгылдатып уйландырды.   

  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар