Логотип
Тарих

Морза Терегуловлар нәселе

Атаклы җырчыбыз Мөслим Магомаевның әбисе татар булган. 3 яшьтән, ата-анадан аерылып, Бәдыйгөл әбисе белән атасының олы агасы тәрбиясендә үсә ул. Мөсли Магомаем «татар әбисен» бик еш искә ала. «Мине ул тәрбияләде, – дип яза. – Берәр кирәкмәс эш эшләсәм, мине татарча орышыр иде», – ди.

Әзәрбайҗан мәдәнияте тарихында милләттәшләрем эзе турында язарга алындым (Без, гадәттә, азәрбайҗан рәвешендә язабыз. Шул милләт вәкилләре белән аралашканда исә күпчелеге үзен «мин әзәри» дип таныта иде. Кем хаклы? Бу сүзнең язылышын Энциклопедия институты галимнәре раслаганча кулланам.)
Дөньяви тәрбия алган, заманча укый-яза белгән татар кызлары узган гасыр башларында Урта Азия халыкларында да, Кавказ мөселманнарында да «затлы килен» саналган. Бигрәк тә кардәш казакъ халкында безнең милләт кызларын үз иткән гаиләләр ишле булган. Казакъ халкының танылган язучысы Сәүрбәк ага Бакбиргәнев бервакыт миңа үз милләттәшләре арасында элегрәк бик еш кабатланган бер әйтемне кәгазь битенә язып та күрсәткән иде: «Казакъ баласы укып белем алса, бер нугай кызына кияү булыр». (Әйе, казакъ кардәшләр үзара сөйләшкәндә безнең милләт вәкилләрен еш кына «нугай» дип атый.) Шул әйтемгә нигезләнеп, ул совет чоры казакъларының зыялы катламыннан шактый гына мисаллар да китерде.
Хәер, үзем якыннан аралашкан казакъ язучыларында да шундый язмышлы шәхесләр шактый иде. Шул ук Сәүрбәк ага да, сугыш чорында Әгерҗе госпиталендә дәваланганда, үзенә тиң ярны безнең кызлар арасыннан сайлап ала. Совет чоры казакъ әдәбиятының күренекле вәкилләре Шерхан Мортазаев белән Саин Моратбәковның аналары, Әнүәр Әлимҗановның исә сөекле җәмәгате безнең милләт кызлары иде.
Инде Кавказ төбәгенә бәйле бер мисал. ХIХ йөзнең егерменче елларында ярым мөстәкыйль рәвештә яшәгән Кавказ халыкларын Россиягә «кушу» башлана. Ул сугышларда байтак кына татар яисә татарга күпмедер дәрәҗәдә мөнәсәбәте булган кешеләр дә катнаша. Мисалга, руслашкан татар әбисе тәрбияләгән Михаил Лермонтовны атап китү укучылар өчен кызыклы булыр. Кавказда хәрәкәт итүче армиягә эләккәч тә ул, кумык, нугайлар белән аралашып, җирле төрки сөйләм теле белән кызыксына башлый. Моны аның шигырьләрендә дә, атаклы повестенда да күреп була. Повестендагы баш героиня Бэланы гына искә төшерегез. Бу шук кызны туган абыйларының «бәла, бәла» дип йөрткәнлеге әсәр тукымасында ук китерелә. Һәм әлеге сүз яшь офицер Печорин өчен исемгә әверелә…
Касыйм ханлыгыннан чыккан морза Хәсән Сафар улы Терегулов гаиләсендә үскән кызларның язмышы да Сәүрбәк аганың минем дәфтәргә язып куйган әйтемгә бик тә туры килә. Кавказ таулары артына барып чыккан йомышлы татар морзасы Сафарҗанга һәм аның шул төбәк тарихында тирән эз калдырган гаиләсенә багышланган истәлек язмаларына күз төшереп алыйк. Әзәрбайҗанлы Исмаил Умидле (Өметле) «Татарский род Терегуловых» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «Идел төбәгендә туган татар морзасы Сафарҗан егерме еллап рус армиясендә кү-пер төзүче буларак хезмәт итә. 1845 елда отставкага чыккач, гаиләсе белән Тифлис каласында яшәп кала. Ул вакытта аның Владикавказ шәһәрендә хезмәт иткәндә туган кызы Фатыйма белән ике улы – Хәсән һәм Ибраһим була. 1835 елда туган Хәсән соңрак Тифлистагы сөнниләр мәзһәбен тотучы мөселманнар мәчете имамы итеп сайлана. Ә 1889 елда ул бер-туганы Ибраһим белән шул ук шәһәрдә рус-татар мәктәбен ачып, балалар тәрбияләүгә дә үз өлешен кертә. Тифлис каласының шәрәфле әгъзасы Гасан (Хәсән) Сафар углы 1911 елда вафат була». (Кавказ халыклары арасында яшәгән милләттәшләребезнең шул төбәк йоласына хас рәвештә, Хәсәннең соңрак Гасан булып теркәлүе, Хәнәфинең – Ганафи, Фатыйманың Патимат дип атала башлауларына аптырамаска тиешбез.)
Сафарның өлкән улы Хәсән-Гасан шулай ук Касыйм төбәге морзалары нәселеннән булган Мәскәү кешесе Акмаев кызы Раббияга өйләнә, диелә әлеге язмада. (Бу хатын-кыз исеме Рабиганың да Кавказ халыклары теленә тартымрак итеп үзгәртелгән булуы ихтимал.) Хәсән мулла белән Раббияның ХХ йөз башында төшкән фотолары сакланган. Алар алты кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергәннәр. 

 Раббия Фәхретдин кызы һәм Хәсән (Гасан) Сафар улы Терегуловлар. ХХ йөз башы.

Иң элек уллары Хәнәфи (Мөхәммәдхәнәфи, кавказчалаштырганнан соң Ганафи, 1877–1942) Бакуга күчеп, шунда танылган шәхескә әверелә. 1908 елда әзәрбайҗан телендә куелган тәүге операларның берсендә («Ләйлә вә Мәҗнүн», композиторы Гозәер Гаҗибәков) төп рольләрне башкара, хор җитәкчесе була. «Каспий» газетасының 1909 елга караган бер санында Гасан Тернекулзадә башкарган роль турында: «Играл удачно, пел недурно», – дип язалар. Әзәрбайҗанның милли җанлы нефтьче магнатлары ачкан музыкаль театрда уйналган беренче милли опера була бу әсәр. Әлеге вакыйгадан соң театрда музыкаль әсәрләр еш куела. Шул ук газетаның 1915 елгы санында җырчы артист Хәсән турында: «Выделялся своим голосом и игрой», – дигән сүзләр дә теркәлгән. Аның опера җырчы-ларын тәрбияләүче педагог булуы да билгеле. Башка операларда да, шул исәптән, «Гозәер кияү»нең «Аршин мал алан» музыкаль комедиясендә дә төп рольләрне башкара. Сәхнәдә аны Терникулзадә (Терегулов фамилиясенең әзәрбайҗан теленә тартым варианты) буларак күбрәк беләләр. Операларда җырларлык осталыкка ул Тбилисидан ерак булмаган Гори шәһәрендәге укытучылар семинариясенең төрки-татар бүлегендә укыганда өйрәнә. (Шул ук шәһәрдә ул елларда Иосиф Джугашвили-Сталин да укыган.) Ул уку йортында җырларга, музыка коралларында уйнарга өйрәтү дәресләре югары дәрәҗәдә оештырылган. Әзәрбайҗан халкының рәсми танылган беренче композиторлары Гозәер (Узеир) Гаҗибәков белән Мөслим (Абдул-Мөслим) Магомаевларның да шунда музыкаль белем үзләштерүләрен әйтеп китү кирәктер. Алар анда Хәнәфи һәм Али Терегуловлар белән бер чордарак укыйлар. Тифлиска бергә кайтып йөргәндә Терегулов морзаларның тәрбияле сеңелләре белән дә танышалар.
1917–1920 еллардагы түнтәреш вакыйгаларында да катнаша Хәнәфи. 1917 елда Бакуда милләттәшләребезнең «Берлек» берләшмәсен оештырыша, 1918–1919 елларда Идел–Урал тарафларында акларга каршы сугышып йөри. 1920 елда янә Бакуга әйләнеп кайта, Әзәрбайҗан Республикасы коммунистларының Үзәк Комите-тында эшләп ала. 1929 елда аңа Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә. 
Энесе Али Хәсән улы Терегулов (1883–1950) гомерен педагогикага багышлый. Аның скрипкада оста уйнаганлыгы мәгълүм. Гозәер Гаҗибәковның «Ләйлә вә Мәҗнүн» операсы беренче мәртәбә сәхнәләштерелгәндә, аңа баш скрипкачы вазыйфасын башкарырга туры килә. Ул да Гори шәһәре семинариясенең төрки бүлеген тәмамлаган. Шунда укыганда ул булачак композиторлар һәм кияүләр Гозәер Гаҗибәков һәм Абдул-Мөслим Магомаев белән дуслашып китә. Алар да шул семинариядә укыганда скрипка һәм фортепианода уйнау серләрен үзләштерәләр. 
Хәзер инде укымышлы мулла Терегулов гаиләсеннән чыккан тәрбияле, укымышлы кызлар тирәсенәрәк килик. Аларның икесе – Мәликә белән Бәдыйгөл – әзәрбайҗан милләтенең иң мәшһүр ике композиторы Гозәер Гаҗибәков белән Абдул-Мөслим Магомаевта, ә өченчесе – Хөсниҗамал – шушы ук даирәгә якын торган Хәмзә (Гамзат) Хәлиловта кияүдә булалар. Гомерен укыту эшенә багышлаган, 1954 елда Бакуда бакыйлыкка күчкән Мәрьям Терегулованың ире Гобәйдулла Гасыймовның да музыкага якын кеше булуын әйтеп китү кирәктер. 
Әүвәл Хәлиловларның ике улын искә алып үтик. Руфат (Роальд) Гамзат улы Хәлилов (1894–1970, Франциядә вафат) үз илендә – җырчы-артист, ә 1920 елларда иленнән киткәч – чит ил сәхнәләрендә Кавказ халыклары биюләре остасы буларак дан казана. Рамазан Гамзат улы Хәлилов (1901–1999) исә республикада җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. 1950–1960 елларда ул Бакуда опера театры директоры вазыйфасын үти. Элегрәк исә җизнәсе Гозәер Гаҗибәковның шәхси сәркатибе һәм депутат ярдәмчесе була. Ә пенсиягә чыккач, Г. Гаҗибәков музееның директоры булып эшли. Руфат Хәлиловның биогра-фиясенә безнең илдә бик әһәмият итүче юк бугай. Әзәрбайҗанлылар да аны сирәк искә алган. Ә менә атаклы җырчы, композитор Мөслим Магомаевның оныгы Мөслимгә багышланган кинофильмда ул күренеп китә. Мөслим Магомаевның көндәшләре, аның Парижда Руфат агасы белән очрашуыннан файдаланып, «чит илдә калырга ниятләде», – дип яла ягачаклар. Аны чит илләргә чыгучы артистлар исемлегеннән сызып ташларга тырышачаклар. 

  Мәликә һәм Гозәер  Гаҗибәковлар.


Мәликә Хәсән (Гасан) кызы Терегулова (1893–1966) белән Гозәер Гаҗибәков (1885–1948) Бакуда 1909 елда өйләнешәләр. Ул вакытта инде Гозәер, беренче операсын сәхнәләштереп, әзәрбайҗан кардәшләребез арасында зур дан-шөһрәт казанган була. Бер-бер артлы «Мәшһәди Ибады», «Кёр углы» кебек атаклы опералары, «Аршин мал алан» музыкаль әсәре сәхнәләштерелә. Соңгы әсәр исеме шулай ук русча да тәрҗемә-сез языла. «Аршинлап мал алыгыз» дигәнне аңлата. Ә «Кёр углы» операсы шул исемдәге борынгы төрки дастаны сюжетына нигезләнгән. Ул либреттолар авторы буларак та билгеле. СССРда яшәп иҗат иткән төрки композиторлардан беренчеләрдән булып консерватория бусагасын атлап кергән шәхес. 1913 елда Петербург консерваториясенә барып урнаша, соңрак укуын Мәскәүдә дәвам итә. Баҗасының һәм яшьлек дустының оныгы, мәшһүр җырчы Мөслим Магомаев «Живут во мне воспоминания» китабында консерваториядә укыганда Гозәергә бабасының матди ярдәм итеп торганлыгын әйтеп үтә. Икенче бер автор язмасында исә «преданная супруга Мелика ха-нум»ның да Гозәернең иҗади эшендә даими ярдәмчесе булганлыгы бәян ителә. Хәсән мулла кияве Гозәер Гаҗибәков соңрак Әзәрбайҗан Республикасы Композиторлар союзы рәисе, шул республика академиясенең академигы булып сайлана, СССР Югары Советының 1 нче, 2 нче чакырылыш депутаты була. 
Бәдыйгөлҗамал Хәсән кызы Терегулова (?–1963) – Мәликәнең туганы. 1907 елдан ул музыкант Абдул-Мөслим Магомаевта (1885–1937) кияүдә. Оныгы Мөслим Магомаев истәлекләрендә дә, кайбер башка язмаларда да аның «искиткеч гүзәл гөл» мәгънәсенә тиң исемен «Байдигюл» (болын, кыр гөле) рәвешендә үзгәртеп тә язалар. Семинария тәмамлагач, Абдул-Мөслим берничә ел Ленкоран шәһәрендә укыта. Шул вакытта алар кавышалар. Алар гаиләсе 1911 елда Бакуга килеп урнаша. Алда телгә алынган бертуган Терегуловлар һәм Гозәер Гаҗибәков белән Мөслим Гори семинариясендә укыган елларында таныша. Үзе Грозныйда туган. Бер язмада аның кумык милләтеннән булуы әйтелә. (Оныгы Мөслим аның кайсы милләттән икәнен белмим дип яза.) Безнең төбәкләрдән чыгучыларны аерып күрсәтергә кирәк булганда гына, әзәри кардәшләр «Идел буе татары» яисә «Казан татары» төшенчәләрен кулланган. Абдул-Мөслим дә, гомерен әзәрбайҗан сәнгатен үстерүгә багышласа да, әлеге семинариядә уку елларында безнең милләт вәкиле исемен дә йөрткән бугай.

 Бибилатыйфа һәм Ибраһим Акмаевлар.


Абдул-Мөслим ятим үсә. Яшьтән үк төрле музыка коралларында уйнау белән мавыга. Тырышлыгын истә тотып, укыган елларында ук аңа скрипка бүләк итәләр дип яза оныгы. Олы Мөслим иҗат иткән һәм сәхнәләштерелгән опералар: «Исмаил шаһ» (1916) белән «Нәргиз» (1934), ә тәмамланмаган әсәре «Һаруз бәй» дип исемләнгән икән. Яшьтән төрле оркестрларда, төрле уен коралларында уйнаудан тыш, ул Әзәрбайҗан Республикасы радиокомитетының музыкаль бүлеген дә җитәкләгән. Бадыйгөл белән алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Җамалетдин Магомаев (1910–1977) – дәүләт эшлеклесе, гомеренең соңгы елларында Мәскәүдә Әзәрбайҗан ССР вәкиле булып тора. Кече Мөслимне – атаклы опера җырчысын тәрбияләп үстерүче дә була ул. Җәмәгате – рус милләте вәкиле Мария. «Безнең өйдә аралашу теле рус теле иде. Мине ачуланасы булса гына әбием татарчага күчәр иде», – дип яза җырчы Мөслим. Аның әтисе Мөхәммәт (Магомет) Магомаев (1916–1945) театр рәссамы булган, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Аның үлү хәбәре килгәч, хатыны Бакудан китә, РСФСР шәһәрләрендә, рус театрларында эшли. Берничә мәртәбә кияүгә чыга. Шул рәвешле, 3 яшьтән кече Мөслим, ата-анадан аерылып, Бәдыйгөл әбисе белән атасының олы агасы тәрбиясендә үсә. Әлеге истәлек китабында ул «татар әбисен» бик еш искә ала. «Мине ул тәрбияләде, – дип яза. – Берәр кирәкмәс эш эшләсәм, мине татарча орышыр иде», – ди. Әйе, Мөслимнең әнисе улына 3 яшь тулыр-тулмастан читкә китә. Өйдә хуҗабикә рәвешендә өлкән килен Мария да яшәгәнлектән, төп сөйләшү русча булган. Бәдыйгөл карчык, килен алдында сер бирмәс өчендер, мөгаен, оныгы белән шулай «үз» телләрендә дә сөйләшкәләп алгалагандыр, күрәсең.
Гозәеров белән Магомаевларның Мәскәүдә яшәгән туганнарын – Раббия Акмаеваның якыннарын да искә алыйк. Әминә (ире буенча Бабкәева) һәм Ибраһим Акмаевлар белән элегрәк кем, ничек аралашкандыр, әйтә алмыйм. Әмма үзара элемтәләре өзелмәгән. Сугыш алды елларына караган истәлекләр дә бар. Ә сугыштан соң Гаҗибәковлар гаиләсе дә, Бәдыйгөл белән улы Җамал да Мәскәүдә яшәгән туганнарына еш барганнар. Шуны дәлилләгән кайбер фотолар да сакланган. Миндә алар бар. Җырчы Мөслим, 1959 елда Мәскәү консерваториясе белән танышырга килеп, түләүле сту-диядә тавышын яздыргач, акчасыз кала. «Монда безнең туганнар да бар инде, тик минем кешедән соранып йөрисем килмәде. Әбием акча җибәргәнче, дүрт көнләп ач яшәдем», – дип яза ул. 
Ибраһим белән Бибилатыйфа Акмаевларның улы Әдһәм ага Акмаев (1916–2006) Казанда гомер итте. Һөнәри белем бирүче уку йортларында укытучы да, директор да булды. Пенсиягә чыкканчы, ун-унике ел чамасы һөнәри белем бирүче республика мәгариф оешмасы башлыгы урынбасары булып эшләде. РСФСРның атказанган укытучысы иде. Ара-тирә очрашкалаган вакытларда ул Әзәрбайҗандагы туганнарын да искә төшергәләде. Югары Совет депутаты Гозәер Гаҗибәковның кайнеше һәм ярдәмчесе булган Рамазан Хәлилов белән бергә Мәскүдәге Әминә апалары дачасында төшкән күмәк фото саклана. Анда Әдһәм Акмаев та бар. Ләкин Мәскәүдә яшәмәгәч, ул алар белән сирәгрәк очрашкан шул. Хәзер инде ул фотолар һәм истәлекләрне Әдһәм аганың җәмәгате, пенсиядәге табибә Хөршидә ханым белән кызы Алия Акмаевалар бик кадерләп саклап тоталар. Бу язмама тотынганда мин дә аларда сакланган истәлекле язмаларга таянып эш иттем.

  Хөршидә һәм Әдһәм Акмаевлар.


Казанда шул ук кавказлы Терегуловлар нәселенә бәйле икенче бер гаиләнең яшәгәнлеге дә мәгълүм. 

 

Беренче фотода: Абдул-Мөслим Магомаев хатыны Бәдыйгөлҗамал (Терегулова) белән.

Фотолар: автор архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар