Логотип
Тарих

Морза кызы

Уфаның тарихи өлешендә – Тукай урамында, Диния нәзарәте каршындагы София аллеясендә урнашкан ике катлы кызыл кирпеч бина архитектур стиле белән дә, тарихи йөзе белән дә бик күп мәгълүмат саклый. ХIX йөз ахыры – ХХ йөз башында  ул вакыттагы Спас һәм Фролов (соңрак Воскресение) урамнары кисешкән урында төзелгән бу йорт кайчандыр Беренче мөселман хатын-кызлар комитеты рәисе Мәрьям Тимербулат кызы Солтанова-Акчуринаныкы булган. Ишек катындагы тимердән челтәрләп эшләнгән козыректа «МС» хәрефләре бар... 

Нәфисә Акчурина: «Йортның кемнеке икәнлеген белсеннәр өчен тактаташ куярга кирәк иде – 2016 елда истәлекле такта эленде».  



Морза кызы Мәрьям Солтанова тарихы белән мине икенче бер Акчурина – Нәфисә Фәйрүз кызы таныштырды. Уфа – әлеге асыл нәселнең ике кызы өчен дә язмыш төяге булган җир. Гомумән, Адаш морза нәселе Акчуриннарның географиясе бик киң – туган төбәкләре Темниковтан алып, Саратов, Сембер, Самара, Түбән Новгород,  Троицк, Уфа, Казаннарны буйлый...  



Мәскәүдән Уфага күчеп кайткач, София аллеясендә йөрергә гадәтләндем. “МС” дигән язулы йорт яныннан узам, ләкин аны ерак туганым Мәрьям Тимербулат кызыныкы дип уйламыйм да. Уфада Мостай Кәрим урамында урнашкан мәдрәсә дә Мәрьям Солтанова исемен йөртә. Кызыксынып киттем. Шул вакыттарак бер тарихчы танышым кунакка килгәч, телевизор карап утырганда: «Нәфисә, кара, синең апаң турында сөйлиләр», – дип кызыксынуымны тагын да арттырып җибәрде. Солтанова Уфада хәйрия эшләре белән шөгыльләнгән, дип сөйлиләр, ә аның чыгышы, нәселе турында ләм-мим. Шуннан эзләнә башладым, Мәрьямнең Сембер байлары Акчуриннар кызы икәнлегенә инандым, тарихын өйрәндем. Мәскәүдә каберен эзләп таптым. Йортның кемнеке икәнлеген белсеннәр өчен тактаташ куярга кирәк иде – 2016 елда истәлекле такта эленде,  – боларны Нәфисә Акчурина сөйли.  

            ХХ йөз башының күренекле нумизматы, искиткеч бай китапханә иясе (аның китапханәсендәге сирәк китаплар турында 1914 елда Ризаэтдин Фәхретдин дә яза)  Хәсән Тимербулат улы Акчурин чакыруы буенча Гурьевкада атна-ун көн кунак булып кайткач, Тукай дусты Гәлиәсгар Камалга: «Алар безнең кешеләр түгел. Горничнаялары няня кебек ашата-эчертә, йокларга яткыра. Йоклыйм дисәң дә, йоклый алмассың», – дип, тәэссоратлары белән уртаклаша. 1909 ел була бу. Тукайны поезддан каршы алырга икешәр тройка атлар җигеп, Барыш станциясенә Хәсән Тимербулат улы үзе килә. Шагыйрьне Акчуриннар йортында бәйрәмчә киенеп каршы алалар, коридоры кышкы бакча итеп бизәлгән бүлмәгә урнаштыралар. Габдулла Тукай хөрмәтенә көн саен мәҗлес оештыралар, кунак исә көндезләрен Хәсәннең китапханәләрендә була, фабрика цехларына кереп йөри.  

 «Безнең кешеләр түгел»... Тукайның әлеге сүзләре бүген инде метафора булып яңгырый. Бу ярлык милләтебезнең тулы бер социаль катлам кешеләренә 1917 елда тагылган да шуннан бирле аннан котыла алганыбыз юк. Алар өчен түгел, беренче чиратта үзебез өчен котылу кирәк тә бит. Туктаусыз хәйриячелек белән шөгыльләнү, халыкны мәгърифәтле итәм дип, җаныңны-тәнеңне фида итеп яшәү өчен адәм баласының рухи кыйммәтләре нинди югарылыкта булырга тиеш?   

 

Аслиһи-нәслиһи 

 Мәрьям Тимербулат кызы – XIX–XX йөзләрдә Сембер губернасының һәм Идел буеның беренче гильдия сәүдәгәрләре һәм мануфактурачылары Акчуриннар кызы. Сембер губернасының Барыш станциясеннән өч-дүрт чакрымдагы Гурьевка авылында Тимербулат Акчурин гаиләсендә туган. Тимербулат Курамша улы исә Сембер Думасының гласные итеп сайланган, Гурьевкада сукно фабрикасы тоткан, сукно, трико, шинель тукымасы җитештергән. Уфада берничә йорты булган. Акчуриннар мәктәп-мәдрәсәләр төзегәннәр, талантлы яшьләрне  Сембер, Казан, Троицк, Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырымга җибәреп укытканнар.   




Тимербулат Курамша улын халык бик яраткан, диләр. Хәтта революция вакытында бөтен бәхетсезлекләренең башы байлардан, дип ышанып, аларны катлам буларак юк итәргә ярсыган халык яраткан Тимай баен яклап чыккан. Тимай бай үзе аларны 1881 елгы ачлыкта үлем тырнагыннан йолып калганны онытмаганнар. Ул вакытта Акчурин Иске Тимошкино авылында ярлылар өчен бушлай ашханә ачкан. Көн саен анда 150–320 кеше ашап чыга торган була. Моның өчен көн саен 10 пот тирәсе ипи, өчәр пот ат яки сарык ите, 30 фунт тары ярмасы, 5 фунт тоз киткән. Рус-япон сугышы вакытында Гурьевкадагы фабрикасы каршында яралылар һәм авырулар өчен дәваханә ачкан, ә 1905 елда Иске Тимошкинодагы зур янгыннан соң зыян күргән меңгә якын кешене азык-төлек, кием-салым, утын, орлык белән тәэмин иткән, акча биргән.  

Менә шундый гаиләдә тәрбияләнеп үсә Акчуриннарның балалары, – ди Нәфисә ханым. – Безнең аңда «капиталист», «буржуазия вәкилләре» дигән төшенчәләр тискәре хисләр уята. Ә алар, чынлыкта, тапкан малларын кешеләргә өләшүдән тәм табып яшәгәннәр, аны яшәү рәвешенә әйләндергәннәр. Китап сүзенә бик ихтирамлы булганнар, аң-белемгә омтылганнар. Акчуриннар балаларын олы тормышка чыгарып җибәргәндә (өйләндергәндә, кияүгә биргәндә), аларга китапханә бүләк итә торган булганнар. Мәчет, мәктәп-мәдрәсә салырга кушканнар һәм моның өчен акчалата ярдәм иткәннәр. Аңлы, максатчан рәвештә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгәннәр. Ул заманның морзалык билгеләре – белемгә сусау, үз заманына тиң белем үзләштерергә тырышу Акчуриннарга да хас булган.  

1886 елда Тимербулат Курамша улы Казан гимназиясен тәмамлаган кызы Мәрьямне Оренбург Диния нәзарәтенең бишенче мөфтие Мөхәммәдьярның улы Арыслангали Солтановка кияүгә бирә. Яшь гаилә Уфада таш мәчет каршындагы йортта яши башлый. Шуннан бирле гомеренең ахырынача Мәрьям Солтанова халыкка хезмәттә була. «Хезмәт эчендә йөз мәккә» икәнлегенә хаҗия күптән инанган була, күрәсең.  

        

Хәйрияче Мәрьям 

Мәрьям бәхетле булганмы? Бу сорауга җавапны гасырдан артык вакыт узгач, төгәл генә әйтеп булмый инде. Аны белгән кешеләр дә, көндәлекләр дә, хатлар да калмаган диярлек. Ул калдырган мирас – кылган игелекләре.  

– Арыслангали белән Мәрьямнең үзләренең балалары булмаган. Ләкин алар өйләшнешүгә үк Спас урамындагы йортларында мөселман гаиләләреннән булган кызлар өчен мәктәп ачалар. Укыту бушлай, яңача ысулда алып барыла. «Галия» мәдрәсәсе төзелә башлагач, Мәрьям ханым 900 аршын сары, 100 аршын яшел төстәге сукно бирә. Хәсән Акчурин шактый суммада акча белән ярдәм итә. Шәһәр Думасының гласные буларак, Арыслангали Солтанов ярлы  гаиләләрдә үскән, ләкин укуда үрнәк 10 гимназистка  стипендия булдыра. Уфаның ярлы мөселманнарга ярдәм итүче хәйрия попечительлеген оештыручыларның берсе. Мәрьям Тимербулат кызы да иреннән калышмый. 1906–1914 елларда ул – Уфадагы Беренче мөселман хатын-кызлар җәмгыятенең рәисе. Комитетның мөселман хатын-кызларын мәгърифәтле итү максатыннан мәктәпләр, китапханәләр, уку заллары ачу белән шөгыльләнә, укучы кызларга стипендияләр белән булыша. Мөселман малайлар һәм картлар өчен приютка да Солтанова җитәкләгән комитет ярдәм итеп торган, – дип сөйли Нәфисә Акчурина Солтанованың хәйрия эшчәнлеге турында.  

ХХ йөз башында Россиядә мөселман хатын-кызларның  70 тән артык оешмасы була, ләкин Солтанова җитәкләгәндә, Уфаныкы бөтен төрки дөньяга таныла. Мәрьям Тимербулат кызы балаларга гына ярдәм итеп калмаган. Мәсәлән, аның турында хатирәләрендә Әхмәтзәки Вәлиди-Тоган рәхмәт хисләре белән искә ала. Вәлиди «Госмания» мәдрәсәсендә укытканда, Мәрьям ханым аңа китапханә бүләк итә, акчалата ярдәм итә. Киләчәктә дөньяга танылачак галим, тюрколог, тарихчы өчен мондый ярдәмнең ни дәрәҗәдә зур байлык икәнен чамалавы кыен түгел. «Шушы ярдәмнән файдаланып, мин Европадан гарәп телендә, Бомбей, Калькуттадан фарсы телендә басылган тарихи хезмәтләрне яздыртып алдым, шулай ук Европа китапханәләрендә саклана торган иран, фарсы тарихчылары Мирхонда һәм Хондермир хезмәтләрен, «Бабурнамә», шәрык кулъязмаларының күчермәләрен кайтарттым... Шул рәвешле, Мәрьям ханым ярдәме белән мин тарихи китапханә иясе булып киттем...» – дип яза Вәлиди.  

– Үзе дә җәдиди белем алган Мәрьям заманының алдынгы карашлы кешеләре белән аралашып яшәгән. Толстой белән дә хат алышкан, – ди Нәфисә Акчурина. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин «Татарның мәшһүр хатын-кызлары» дигән китабында да әйтә.  

Билгеле булганча, Лев Толстойның 90 томлыгының 31 ен хатлары алып тора. Ул хатлар арасында Мәрьям ханымның ире Арыслангалинең бертуганы Сәлимгәрәй Мөхәммәдьяр улы Солтанов язганы да бар. Хат 1896 елга карый. Автор Лев Николаевичка ни өчен аның китапларын тәрҗемә итәргә алынуын аңлата, моның өчен рөхсәт сорый (хатның өзеген оригиналда бирәбез):  

«...Так как между моими единоверцами, как-то: среди башкир, татар, сартов и т. д., читающих на русском языке весьма мало, то я с удовольствием беру на себя труд перевести Ваши произведения на тюркское наречие. Вследствие бедности тюркского наречия, невозможно избегнуть некоторых весьма незначительных и не затемняющих смысл изменений. Также покорнейше прошу не отказать мне в переводе статьи Вашей "Стыдно". Все три перевода будут изданы отдельной книгой. По распродаже издания половину прибыли думаю пожертвовать в пользу недостаточных студентов-магометан Московского университета. Смею просить принять уверения в истинном почтении и искренней любви к Вам, покорный слуга Вашего Сиятельства Салим-Гирей Мухамедьярович Султанов, сын оренбургского муфтия. Адрес: Уфа. мужская гимназия. Ноябрь 10 дня, 1896 года». 
         Мәрьям ханымның ире Арыслангалинең Ясная Полянада булып кайтуы билгеле. Боларның барысы да Солтановларның Толстой гаиләсе белән аралашуы турында сөйли.  

 

1913 елда, ире вафатыннан соң, Мәрьям Солтанова әтисе бүләге булган йортны ятимә кыз балалар өчен приютка вакыф итеп тапшыра. Бер катлы йортта уннан артык бүлмә була: сыйныф бүлмәләре өчен дә, яшәргә дә, тегү-чигү эшләренә өйрәнер өчен дә урын җитәрлек. Бу вакытта янәшәдә генә вензель белән «МС» хәрефләре төшерелгән мәгълүм йорт төзелгән була инде. Приют кызларын Солтанова азык-төлек, кием-салым белән  генә тәэмин итеп калмый, аларны укытып, алга таба эшкә урнаштыру, кияүгә бирү кебек аналарча кайгыртучанлыкны да үз өстенә ала. Истәлекләрдә Мәрьям ханымның бик сабыр, күркәм холыклы хатын-кыз булуы турында язалар. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәрьям Солтанова приюты 1920 елларга кадәр эшли. 1925 елгы белешмәдә Тукай урамы, 29 нчы йорт совет хезмәткәренең фатиры итеп күрсәтелгән...  

 

– Мәрьямнең фаҗигасе нидә?  

– Мөгаен, революциядәдер. Совет власте урнашуга, рәсми рәвештә  хәйриячелек бетерелә, чөнки бу күренешләр инкыйлаб принципларына каршы килә: һәммәсе дә тигез, беркемгә дә ярдәм кирәк түгел, янәсе. Ә Мәрьям ханымның тормыш мәгънәсе – кешеләргә ярдәм итеп яшәү. Икенче яклап, 1917 елдан соң, әгәр син бай икән, син – бернинди хәйрияче дә, меценат та түгел, ә сыйнфый дошман, эксплуататор... 

 

Мәрьям Солтанова-Акчурина 1928 елның мартында 70 яше тулырга бер ел кала, Мәскәүгә дәваланырга киткән җиреннән, авыруы көчәеп, гүр иясе була.  

  

*** 

Мәрьям ханымның туганы икәнен белгәч, Нәфисә Фәйрүз кызы Мәскәүгә барып, аның каберен зиярәт кылырга була. Таныш тарихчы хатыны белән, ярдәмгә студентлар да ияртеп, Данилов зиратына китәләр. Бер көн эзлиләр, икенче көн... Өченче көнне яңгыр ява башлый, Нәфисә ханым үзе генә чыга. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, бичара булып, эскәмиягә килеп утыра. «Йа Аллам, кабере янында рухына дога кылырмын дигән идем, шушында гына кылам инде, таба алмадым бит», дип еларга җитешеп утырганда, күзе бер чите яңгырдан юылган кабер ташына төшә. «...Тимербулат кызы» дигән сүзләрне укып, кабер ташындагы язуны тулаем ачып карый: Мәрьям... Яңгыр дип тормый, кабер ташына кунып, ак канатлы бер кош, әй, өздереп сайрый шул мизгелдә... 

                

Мәкаләне язганда, чыганаклар, фотолар белән ярдәм итүе өчен Нәфисә Акчуринага рәхмәт белдерәбез.  

Мәкаләдә тарихчы Наил Таировның «Акчуриннар» китабыннан мәгълүматлар файдаланылды.  

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар