Логотип
Тарих

Әминә туташ

Татар милли мәгариф тарихына күз салсак, анда гомерләре бик кыска, әмма кылган күркәм гамәлләре озын-озак елларны эченә алырдай затлы шәхесләр бик күп. Шундыйларның берсе — Казан шәһәрендәге унынчы мәхәллә мәдрәсәсе имам-хатыйбы һәм мөдәррисе Салихҗан Баруди хәзрәтнең кызы Әминә туташ.

1893 елның, иске стиль белән 10 июнендә Казанда туган кыз бала искиткеч нигезле гаилә тәрбиясе ала. Аның бабасы Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев — Казанның атаклы сәүдәгәре, 1875 елдан башлап, утыз елга якын шәһәр Думасы гласные, биш ел буе шәһәр Управасы, ятимнәр Суды һәм сәүдә вәкилләре әгъзасы була. Өстәвенә, сәүдәгәрләр старостасы һәм башка бик күп дәрәҗәле вазифалар башкара. Мәсәлән, дистәләгән ел рәттән Яңа бистәдәге татар зиратының даими попечителе сыйфатында зиратны тәртиптә тоту өчен шактый зур суммада акча биреп бара, тәрбиячесез калган өлкән яшьтәгеләргә ярдәм йөзеннән махсус тәрбия йорты ача.

Мөхәммәтҗан Галиев китаплар, кулъязмалар сатып ала, бай гына китапханә булдыра. Үзенең дүрт улын да белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан. Улларыннан бары берсе — Газизҗан гына әтисе кебек сәүдә юлыннан киткән. Галимҗан, Салихҗан, Габдрахман исә Бохара, Төркия, Мисыр һәм Гарәбстан мәдрәсәләрендә белем алып, Казан мәхәлләләрендә дин әһелләре булып киткәннәр, тормышларын Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүгә багышлаганнар. Галимҗан Барудига нәселләренең исемен мәңгеләштерү насыйп булган. Галимҗан белән Салихҗанны Мөхәммәтҗан сәүдәгәр үзе башлы-күзле итә. Икесен дә Малмыж шәһәренең I гильдия сәүдәгәре Исхак Муса улы Үтәмешевнең кызларына — апалы-сеңелле Бибимаһруй белән Бибинәгыймәгә өйләндерә. Бәхетле никах булгандыр, диясем килә. Мисал өчен, Маһруй абыстайның иренең якын ярдәмчесе, аңа һәрчак теләктәш, таяныч булып яшәгәне мәгълүм. Ире Галимҗан киңәше, турыдан-туры ярдәме белән Казанда аваз методы белән укытыла торган җәдитчә кызлар мәктәбен иң беренче булып ачкан абыстай бит ул.

Салихҗан белән Бибинәгыймә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әминә шул бишнең берсе инде. Башлангыч белемне җиңгәсе Бибимаһруйның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янында урнашкан кызлар мәктәбендә ала. Бибимаһруй вафатыннан соң әлеге мәктәп мәшһүр мөгаллимә Ләбибә Хәсәения кулында кала.

Әминә — Хәсәениянең дә сөекле шәкерте. Ата-ана ризалыгын алып, гимназиягә кереп уку теләге булса да, килеп чыккан көтелмәгән хәлләр кыз баланың теләгенә киртә сала. Чөнки Салихҗан хәзрәт сәяси тоткын сыйфатында патша хөкүмәте тарафыннан сөргенгә хөкем ителә.

Мәгълүм булганча, ХХ гасыр башында Россия мөселманнары, бигрәк тә татар халкы өчен иң әһәмиятле мәсьәлә милләт буларак югалудан, ягъни инкыйраздан котылу була. 1905 елның август аенда оешкан «Иттифак-әл-мөслимин» («Мөселман иттифакы») партиясенең төп максаты әнә шул мәсьәләләрне бергәләп хәл итүгә юнәлдерелә. Партиянең үзәк комитетына сайланган Галимҗан абыйсының төп таянычларыннан берсе Салихҗан булуында һич шик юк. Ул үзе дә партиянең программасы буенча үткәрелгән җыелышларда катнаша. Архивта сакланган документларда 1905 елның 8 ноябрендә татарның игелекле бае Әхмәт Хөсәенов йортында үткәрелгән җыелышта «Казандагы барлык мәхәлләләрнең муллалары икешәр шәкерт алып килгәннәр иде» дип күрсәтелә. Һәммә эшләре, һәммә адымнары полиция күзәтүе астында булган, җаннары кыйналган муллаларны гаепләргә бик зур сәбәп инде бу.

Гаепләнүнең тагын бер сәбәбе шунда — Салихҗан хәзрәт өлкән абыйсы Галимҗан үрнәгендә үз карамагындагы мәхәллә мәдрәсәсендә Касыймия, Күл буе мәдрәсәсе укытуга шактый үзгәрешләр кертә. Тарих, арифметика, география кебек дөньяви фәннәр укытыла башлый. Хәзрәт үзе дә тирән гыйлемле зат буларак, дәрес бирүгә иҗат эше итеп карый, уку-укытуга багышланган методик кулланмалар яза. 1905-1906 елларда үз мәдрәсәсендә шәкертләргә җыелышлар уздыруга юл куя. Ул җыеннарда дәүләт җинаятьчесе саналган Гаяз Исхакый революцион чыгышлар ясый. Бу хәл патшага тугрылыклы мәхәллә кешеләренә хәзрәт өстеннән шикаять язарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, Салихҗан ярдәмче мулла итеп кенә калдырыла. Шулай да, хәленең авырлыгына карамастан, 1907 елның маенда татар мөгаллимнәре өчен педагогик курслар оештыру эшендә катнаша. Курслар 2-21 майда эшли, анда Казан, Вятка, Пермь, Өфе, Ырынбур, Түбән Новгород һәм башка губерналардан килгән мөгаллимнәр белемнәрен күтәрәләр. Аларга дин белеменнән тыш, арифметика, геометрия, география, тарих, педагогика фәннәреннән дәресләр бирелә. Курслар бары ун көн эшләп кала. Тиешле рөхсәт алмаган дигән сылтау табып, Казан губернаторы Стрижевский курсларны ябу хакында күрсәтмә бирә. Мөгаллимнәр арасында тентү үткәрелә, аларның уку әсбаплары, эш дәфтәрләре тартып алына, күбесе Казаннан куыла.

Шушы вакыйгалардан соң, Казан муллалары Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Габдулла Апанаев һәм сәүдәгәр Габделхәмит Казаков революцион фирка төзүдә гаепләнеп, Вологда губернасына сөргенгә озатылалар. Казан халкы бу хәлне чын фаҗига итеп кабул итә. 1908 елның 8 маенда илдән сөрелгән имамнарны меңнәрчә кеше зар елап озатып кала. Ике баласы берьюлы сөргенгә озатылган Мөхәммәтҗан Галиев зур хәсрәтеннән йөрәге ярылып үлә.

Сүзебез Салихҗан хәзрәтнең кызы Әминә туташ хакында иде бит әле. Әтисен өзелеп яраткан, чиксез хөрмәт иткән 15 яшьлек Әминә, олыларның хуплап бетермәүләренә дә карамастан, әтисе артыннан Вологдага сөргенгә китә. Әтисенең хәлен бераз җиңеләйтү була аның теләге. Кыз баланың бу адымын каһарманлык дими, тагын ни дип бәялисең? Безнең буын Себергә сөрелгән декабристлар хатыннарына сокланып үсте. Әтисе артыннан сөргенгә барган батыр йөрәкле игелекле татар кызы барлыгын без хәтта белмәдек тә. Милли тарихта безгә мәгълүм булмаган мондый күренекле вакыйгалар бүтән юктыр дип, бүген дә әйтә алмыйбыз. Бездән аермалы буларак, үз татарының хак тарихын, затлы, зыялы шәхесләрен белеп үсәргә насыйп булсын иде киләчәк буыннарга. һәм алар аның кадерен белсеннәр иде.

Россия мөселманнарының бердәм таләбе нәтиҗәсендә, хөкүмәт шул ук елны сәяси тоткыннарга ташлама ясый: чит илгә китәргә рөхсәт бирә. 1908 елның сентябрендә Салихҗан хәзрәткә Истанбулга китәргә мөмкинлек тугач, әтисе белән бергә әминә дә юлга чыга.

Әминә Төркиядә атаклы Шәйхелислам Касыйм хәзрәтнең кызы Хөсния ханымнан хәзерлек дәресләре алып, университет каршында оештырылган «Аналар мәктәбе»нә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый. Ниһаять, күптәнге хыялы да тормышка аша: гали уку йортына — Истанбул университетына укырга керә. Университетта гуманитар фәннәр белән, бигрәк тә борынгы тарихны яратып өйрәнә, Кубрат хан хәзинәләре белән кызыксына, туган илгә кайткач, музей ачу уе белән яна. Тик укуын гына тәмамлый алмый, Балкан сугышы башлангач, Истанбулга юллар ябыла. Каникулга кайткан Әминәгә дә кабат Төркиягә бару мөмкинлеге бетә.

Белемгә омтылу бу яшь туташка нәселдән мирас булып күчкәндер, мөгаен. Ул һаман укырга, белем эстәргә тырыша. Казандагы Шумкова гимназиясенә йөреп, ашчылык курсларын тәмамлый, мөселман хатын-кызлар өчен дә шундый ук курслар ачу, «Аш пешерүчеләргә киңәшләр» китабын чыгару мәшәкатьләре белән йөри.

1914 елда Казанда кызлар өчен коммерция мәктәбе ачылгач, Әминә анда дүрт ел буе дин белеме дәресләрен алып бара, үзен талантлы мөгаллимә итеп таныта. Ләбибә Хәсәения мәктәбендә, Яңа бистәдәге Кашаф хәзрәт Тәрҗемани ачкан кызлар мәктәбендә ана телен укытырга да чакыралар аны. Ләбибә Хәсәения мәктәбе нигезендә укытучылар хәзерли торган гали (югары) мәктәп, ягъни дарелмөгаллимат ачарга тырышып йөрүчеләрнең дә иң эшлеклесе Әминә булуы мәгълүм. Аның хакында язылган истәлекләрдә Әминәнең музыкага искиткеч сәләтле, музыка коралларында оста итеп уйный белүе хакында күрсәтелгән. Китаплар укырга яраткан, үзенең бай китапханәсен булдырган.

Февраль революциясеннән соң оешкан «Мөселман мөгаллимнәре җәмгыятендә» канатланып эшли башлый туташ. Тик татарның саф күңелле, талантлы бу кызының гомере бик кыска була, 25 яшендә, 1918 елның апрелендә гомере өзелә.

Вафатына багышлап язылган мәрәсимдә аның хакында мондый сүзләр бар: «Әминә ханым саф күңелле, мөлаем табигатьле, киң холыклы, гали рухлы булып, иптәшләре арасында кадерле урын тота иде. Уку-укыту эшләрен чын мөкатдәс, чын кирәкле бер эш дип иҗтиһад итә, кыз балаларны тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Аларны бик сөеп укыта, укучы кызлар каршында да иң сөекле мөгаллимнәрдән иде. җеназасы вакытында шәкертләре аңа соңгы сәламнәрен әйтергә җыелдылар, иң кадерле, иң шәфкатьле аналарыннан аерылган кебек һәммәсе аны еглашып күзәттеләр.
Мәйданда аның белән саубуллашырга килүчеләр бихисап күп иде. Казанда бер укытучының да җеназасына бу кадәр халык җыелганы булмагандыр.

Тәрбияле, киң мәгълүматлы, кадерле иптәшемез Әминә ханымга Алладан рәхмәт сорап, аның туфрагын җиңел, каберен киң, якты, йомшак итәргә, җаны рәхәттә булуын сорап Ходайдан ялварамыз. Сөекле Әминәбезне һәммәбез сагынабыз, аның исемен хөрмәт белән яд итәрмез».

Казан мөгаллимнәр идарәсе, «Кызыл Шәрык», «Укытучы» журналларында басылган бу изге теләкләргә кушылырга гына кала.

«Сөембикә», № 7, 2006.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тәэминә Ханым! Получите Вы этот комментарий или нет, но на всякий случай пишу , во-первых, спасибо за статью о моей, так получается, тете (которую я не застала в жизни), и , во-вторых, хочу заметить, что фотография не этой Амины. У меня на руках есть такая же фотография, где на обороте написаны имя и фамилия и кем эта женщина была. Если интересно, могу позже выслать эл. копии. Амины апы (Галеевой) у нас тоже есть фотографии. Спасибо и удачи.

    Хәзер укыйлар