Логотип
Тарих

Ком бураны каты була...

Алар гаиләсенә озын-озак авыр юллар үтәргә, байтак хәсрәт кичерергә туры килгән. 

Язмыш зилзиләләре күтәргән ком бураннары уртасында басып калган чаклары да булган. Шул «бураннар»ның үзгә бер моңы, туган якларны өзелеп сагынулар, йөрәкнең әрнүләре җанда көй булып тугандыр да инде...

Иң элек үзем турында. Мин – Лилия Надиршина, Казанда туып-үстем. Казан төзелеш инженерлары институтының архитектура бүлеген тәмамладым. Австралиягә без ирем, ике балам белән 1992 елда күчеп килдек. 2004 елда ирем Наил кире Татарстанга кайтып китте, без балалар белән монда калдык. Кызым Айгөл Елизавета Патша госпита­лендә табиб, ә улым Бәхтияр Аделаида шәһәренең диагностика үзәгендә эшли.

Бирегә килгәч, Көньяк Австралия университетының архитектура бүлегендә докторлык диссертациямне якладым, ике ел шушы университетта лекцияләр укыдым. Хәзер архитектор булып эшлим. Ирек Гарипов Эмиграция музее өчен экспозиция ясаганда аңа минем ярдәмем дә тиде. 
Бик кирәкле эш булды ул: Аделаиданың мәктәп укучылары шушы музейга килеп, татар тарихы турында да белеп китә. Татар-башкорт җәмгыяте үткәргән иң беренче Сабантуйга плакатларны да миңа ясарга туры килде. Шуннан бирле ул плакатларны һәр Сабантуйга алып чыгалар. 

Милләттәшләребезне Австралиягә килеп урнашуга эзләп таптык. Мәрьям ханым Шалар гаиләсе миңа арада иң ачык, иң изге күңеллесе булып тоелды. Мәрьям апа көнгерәләр иленә өч баласы: өлкән улы Юлдаш, кызы Кинҗә һәм төпчек улы Тойше белән күчеп килгән. Аделаидага килеп төшүгә, Мәрьям апа, кызы Кинҗә һәм кияве Наил Габитов безне кунакка дәштеләр. (Кинҗә белән Наил абый ике бала үстерәләр. Илгизәр «Ашыгыч ярдәм»дә эшли, Гөлгенә университетта, халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укый. Быел җәй алар икесе дә Универсиада барган көннәрдә Казанда иделәр. Илгизәр дә, Гөлгенә дә татарча бик әйбәт сөйләшәләр.) Затлы татар аксөякләре – морза Сабировлар нәселеннән булган Мәрьям апа беренче күрешүебездә үк миңа үз гаиләсе тарихын сөйләде. «Абыем язган җыр!» – дип, «Ком бураны»н җырлап күрсәтте. 

Ком буранын туздырабыз,
Урамнардан узабыз...
Без танышканда «Ком бураны» җырының ноталары Мәрьям апаның архивында саклана иде әле. Аннан ул аларны Харбиндагы яшьлек дусты – Кытайдан Сан-Францискога күченгән Шәмсия Апакайга җибәрде. Ул исә, үз чиратында, ноталарны Казанга юлларга тиеш булган. Шәмсия ханым вафатыннан соң, Кинҗә нота кәгазьләрен эзли башлады, тик нәтиҗәсез... Әмма без аларны әле һаман да табарбыз дип өметләнәбез... 
Ә хәзер сүз – Кинҗәгә.
Татар халкы тарихының кайбер битләре уйлата да, елата да, җырлата да...

Минем бу язмам абыем – татарның талантлы яшь композиторы, җырчысы Сәлим Сабиров (10.12.1898) һәм ул язган көйләрне гомер буе күз карасы кебек саклаган әнием – Мәрьям Сабирова (Шалар) хакында. Әнием 1913 ел­ның 27 апрелендә Казан шәһә­рендә дөньяга килгән. Аның әтисе Шәриф морза Сабиров Оренбургта укып белем алганнан соң, сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Дәү әниебез исә Нәгыймә исемле булган. Сәлим абый аларның баш балалары, әнием – төпчеге. Икесе арасында тагын алты бала дөньяга килгән, әмма бишесенең гомерләре булмаган: әниемнәр сигез баладан өч туган гына үскәннәр. 

Россиядә сугышлар беркайчан да туктап тормаган. Ир балаларны армиягә егермешәр елга алганнар. Сәлимнең киләчәген уйлап, аны армиягә җибәрмәс өчен бабаем белән дәү әнием, балаларын алып, Ташкентка, ә соңрак Бохарага күчеп китәләр. 

Революцияне Сабировлар Ташкентта каршылый. 
Яңа властьнең тавышы, шаукымы якыная башлагач, бабай гаиләсе белән Читага күченергә карар итә. Ташкент–Чита поездына революциядән ераграк булырга тырышкан гаиләләр утыра, арада татарлар да байтак була. Әмма Кызыл Армия, поездны туктатырга дигән әмер биреп, гаскәрләрен җибәрә – вагоннарга һөҗүм башлана. Поезддагыларга ярдәмгә Ак Армиянең Ижевский һәм Капелев­ский полклары юлга чыга. Полкларның икесендә дә татар морзаларыннан байтак офицерлар хезмәт итә: укыган, батыр татар яшьләре – милләтнең үзәге. Атака артыннан атаканы кире кайтарып, алар поездны Читага кадәр озата баралар.
Сәлим абый ул чакта яшь егет: байтак вакытын үзләрен саклаучы шул офицерлар белән үткәрә, аларның ниләр сөйләгәнен тыңлый. 
Әлбәттә, ишеткәнебез бар, беләбез бу көйне, тик «татар халык җыры» буларак...

Читага килеп төшүгә татарлар да яңа урында үз тормышларын кора башлыйлар. Туган телебез, милләтебезнең гореф-гадәтләре югалмасын дип, Сәлим абый да татар мәктәбе ачып, дәресләр бирергә керешә. Бераздан сәхнә алып, концертлар куярга, тамашалар үткәрергә тотына. Шушы ике ел эчендә Сәлим абый әллә никадәр җыр иҗат итә. «Ком бураны» һәм «Асылъяр» дигән җырларын Тынлы оркестрга кушылып, 1917 елны сәхнәдән үзе башкара. Ул татар халкының «Сөембикә манарасы», «Бибисара», «Кара урман», «Зиләйлүк» кебек көйләрен дә яратып җырлаган. Музыка грамотасына Сәлим абый яшь вакытта ук өйрәнә, җырларын нотага төшерә – безнең гаилә архивында аның кулы белән язылган ноталар шактый иде. Читадагы бәхетле тормыш ике ел гына дәвам итә – шәһәргә Кызыл Армия керә. Сәлим морзаның революциягә каршы чыкканы яңа властька, әлбәттә, мәгълүм була. Андыйларны ни көткәне билгеле инде...

Абыйның үлемнән котылуы – үзе бер тарих. Сабировларның күршесенә бертуган ике ир-ат килеп урнаша. Туганнарның яшьрәге дингә, татар тәрбиясенә бирелгән була, ә абыйсы исә – кызыллар ягында, ул Советларның башкаручысы. Көн­нәр­дән бер көнне күршеләрнең яшьрәге туберкулез белән авырып китә. Чирен белгәч, ул дингә тагын да ныграк бирелә. Мөсел­ман кешесенә чит җирдә хәләл ит табу бик авыр бит. Революционер абыйсы энесенә булышу хакында уйлап та карамый. Безнең гаилә авыру күршеләрен ялгыз калдырмый: хәләл ит тә табалар, аш-судан да өзмиләр. Намазларны да бергәләп укыйлар. Вафатына кадәр шулай тәрбиядә яши ул. Энесен җирләгәннән соң, революционер­ның бабамнарга карата күңеле йомшара. Бер төнне ул аларның тәрәзәсен шакый һәм куркыныч хәбәр җиткерә: Сәлимне контрреволюционерлар исемлегенә керт­кәннәр, кулга алырга җыеналар... Күрше, таңны да көтмичә, юлга кузгалырга куша. Абый Себер аша Маньчжуриягә юл ала. Аны озатып тынычланырга да өлгермиләр, күршеләре тагын ишек кага. «Сабировлар гаиләсен кулга алырга дигән карар чыкты. Бүген төнлә үк кузгалыгыз», – ди ул. Юл күр­сәтергә үзенең бер таныш кытай кешесен дә бирә. Бу аның энесенә күрсәткән игелекләре өчен рәхмәте була. Сабировлар, ат арбасына утырып, кара урман аша кабат билгесезлеккә чыгып китәләр... 

1921 елны, озын юллар үтеп, алар Маньчжуриягә барып урнашалар. Бабаем тиз арада шахтага бухгалтер булып эшкә урнаша. Ләкин мәшәкатьсез тыныч тормыш тагын озакка бармый. Кызыл Армия Маньчжуриягә керә дә, эшчеләрне шахтада суга бастыра... Бабай хатынын, улы Арифны, кызы Мәрьямне алып, 1922 елны Харбинга китә. Харбинның матур биналарын, Николаевский театрын, анда уздырган бәйрәмнәрне әнием гомер буе онытмады...

Әнигә 15 яшь тулган көнне Сәлим абыйдан хат алалар. «Ялгыз торып бик арыдым, сезне өзелеп сагындым, озакламый яныгызга киләм», – дип язган була ул. Ләкин 1928 ел уртасында туганнарга Харбинга янә бер хат килә. Бу юлы абыйның дуслары язган: «Сәлим вафат, юлда бандитлар кулына эләккән, акчасын урлаганнар, башына балта белән сукканнар...»
Бу хәбәрне алгач, хәсрәтеннән дәү әниебез дә вафат була...

Әниемне 1936 елны Акбар Хуҗа Шалар исемле бик бай сәүдәгәргә кияүгә бирәләр. 1985 елны ул безне – өч баласын алып Австралиягә күчеп килде. Абыйсыннан калган ноталар гомер буе әниемнең иң кадерле ядкарьләре булды. Мәрхүмә әниебезне искә төшерсәм, ул гел минем күз алдыма Сәлим абыйсының «Асылъяр»ын көйләгән килеш килә: 

Әйдә барыйк сахраларга, 
 сахраларга, 
Гөлләр араларына, Асылъяр.
Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем... 

Австралия,
Аделаида шәһәре. 



фотоларда:
Сәлим морза Сабиров (уртада). Ташкент. 1914.
Лилия Надиршина әнисе Рузалия ханым һәм әтисе Ирек Хәйрулла улы белән.
Мәрьям морза Сабирова Харбинда (Кытай). 1934 ел.
Мәрьям һәм Сәлимнең балачаклары.


«Сөембикә» журналы, № 12, 2013.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла боерса курешербез!

    Хәзер укыйлар