Логотип
Тарих

​«Казан таҗы» турында хикәят

XVI гасыр хан Казаны зилзиләсе дөнья тарихына, дулкын-дулкын итеп, бик күп мәшһүр шәхесләрне чыгарды. Сөембикә ханбикә, баш имам Кол Шәриф, шагыйрь һәм зиннәтле төрбәләр хуҗасы Мөхәммәдьяр, ханнар плеядасының соңгыларыннан берсе Сафа Гәрәй, кыю орышчы Чура батыр, халыкның нәфрәтенә төшкән Шаһгали... Болар турында шактый гына фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр һәм башка популистик характердагы әдәбият язылган. Алар, нигездә, фа-разлауга, күзаллауларга корылган. Авторлар, документаль материалларның җитәрлек булмавына да карамастан, узган хәлләрне эпик планда колачларга омтылалар. Әйе, Казан ханлыгының соңгы этабындагы эчке һәм тышкы каршылыклар кульминациясе җимергеч иҗтимагый шартлауга китерде.

Сүз дә юк, гаять дәрәҗәдә мавыктыргыч тема. Һәм ул аналогияләр, логик фикерләү, яңа комплекслы  анализ нигезендә ниндидер тарихи симметрия” булдыруны таләп итә. Шул очракта гына “мәдәният һәм вакытны синтез”лау өчен шартлар туачак, шул очракта гына әлеге эпоханы ямаулык рәвешендә түгел, бәлки шәхесләре, тарихи вакыйгалары, культура һәйкәлләре белән бербөтен итеп укмаштыру юллары ачылачак.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә әлеге мәсьәләләрне өйрәнүче Казан галимнәренең, археологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләренең шул чорның бердәм һәм төгәл картинасын тәгаенләү буенча мөмкинлекләре күпкә артты.
Әлбәттә, ачык таплар да хәтсез әле. Шуларның берсе, мөгаен, мәшһүр Казан хәзинәседер. Алтын савыт-саба, зиннәтле ташлар, мәһабәт чатырлар, тәхетләр, кораллар, хәрби дирбия... “Казан тарихы” авторы боларны бик образлы итеп, ике сүз белән генә “Казан бизәкләре” (“Казанское узорочье») дип атый.

Чыннан да, кайчак тарихи елъязмаларны укыйсың да, күңелдә каршылыклы тойгылар туа. Мәскәү дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы сугыш геополитик киңлек яки сәүдә юллары өчен түгел, бәлки Казан хәзинәсе өчен барган икән ләбаса дип куясың. Бу хәзинәнең зиннәтлеге һәм гүзәллеге турында шундый ук гүзәл риваятьләр дә йөри. Фикеремне дәлилләү өчен, “Казан тарихы” сәхифәләреннән бер өзек китереп үтәм.

“Менә рус баскынчысы Хан мәчетенә бәреп керә, һәм исәпсез-хисап-сыз байлыкны күреп, ис-акылын югалта: “стеналарда алтын тукымадан эшләнгән элмәләр, патша табутлары энҗе һәм асылташлар утыртылган кыйммәтле япмалар белән ябылган. Храмның бер ягында түшәмгә кадәр Казан түрәләренең кыйммәтле әйберләре куелган зур-зур тартмалар тезелешеп китә”... Һәм дә: “Кая карама, санына чыга алмастай һәм алтын, һәм көмеш, һәм энҗе, һәм кыйммәтле ташлар, ...һәм алтын-көмеш савыт-саба вә башка алтын эшләнмәләр...”

Казан ханлыгының бөеклек символы булып торган бу хәзинәләрне вәхшиләрчә талаганнар, әрәм-шәрәм иткәннәр, урлап бетергәннәр.
Казан музейларында без бүген ниләр күрәбез соң? Хәерчелек, бертөрлелек: болар башлыча балчыктан ясалган әйберләрнең вак-вак өлешләре, дагалар, бизәкле күн кисәкләре, муенсалар... сирәк-мирәк кенә киемнән өзелеп төшкән ярымкыйммәтле ташлар, сөяк, туз. Бәлкем, чыннан да, Казан хәзинәсе турындагы хәбәр-язмалар фантазия җимеше генәдер, бәлкем, ул бөтенләй булмагандыр? Әллә Сөембикә китапханәсе, Кол Шәриф мәчете белән бергә үзләрен җир йотканмы? Шуңа күрә бу тылсымлы хәзинәнең дөньякүләм эзләнүләр реестрына кертелүе бер дә гаҗәп түгел. Ә бүгенге көн хәзинә эзләүчеләр, төрле авантюристлар Казан кремле калкулыгында, Мәскәү, Загорск монастырьлары һәм храмнарында сенсацион табышларга тап булу турында хыялланалар. Без, хәзинәнең төп варислары нишләргә тиеш соң? Ул мирасны кайтару, аны дәүләт мөлкәте итү мөмкинлегебез бармы? Бу мәсьәлә элек-электән зыялыларның күңелен кытыклап торган. Г. Тукай үзенең “Печән базары яхут яңа Кисекбаш” поэмасында, мәсәлән, хәзинә эзләүчеләрне сатира утына тоткан иде. Шәкертләр исә Кабан күленең кибүен телиләр. Ул чагында байлыкны куш учлап җыярга булыр иде, имеш.

Дөрестән дә, Казан хәзинәсенең язмышы детективка бик охшаш. Кабан күле төбеннән әле корсагына шигъри юллар уелган җиз комган (“Сөембикә комганы”) килеп ирешә, әле муенса, талир тәңкә, әле символик хат табыла... Бу аңлашыла да. Моннан ерак түгел Кабан шәһәрчеге бар. Анда XIII гасырда танылган Болгар бәкләре (Хәсән бәк һәм Алтын Бөртек) җирләнгән, Казан ханнарының соңгы резиденцияләре... Монда, риваять буенча, урта гасыр бакчасы — бостан һәм Хан китапханәсе урнашкан булган. Эзләүне шушыннан башламыйча, кайдан башлыйсың? Сүз уңаеннан, Казан кремле, Кабан, Елан, Иске Казан шәһәрлекләре мәйданнарында археологик эзләнүнең бер дә тукталып торганы юк.
Хәрби трофей язмышына дучар ителгән хәзинә хакында да “Казан тарихы”нда мәгълүматлар табарга мөмкин. Князь Серебряный Сөембикә ханбикә һәм аның улын Мәскәүгә алтын-көмешләре, зиннәтле киемнәре, энҗе-мәрҗәннәре... белән бергә алып киткән. Аларны олауга унике кеше төягән, имеш.

Алга китебрәк булса да әйтик, элегрәк фаразлау гына дип кабул ителгән фактлар акрынлап фәнни нигезләү табалар. Шулай, Казан турында сөйләгәндә, дөреслекне фантазиядән аеру бик тә авыр. Фәкать ниндидер могҗиза белән сакланып калган тарихи һәйкәлләр генә моңа ачыклык кертә ала.

Шундый һәйкәлләрнең берсе — Мәскәү кремленең Кораллар палатасында сакланучы мәшһүр “Казан бүреге”. Икенче төрле аны Казан ханнарының Таҗы дип тә йөртәләр. Ни гаҗәп, җирле галимнәрнең саллы дәлилләренә карамастан, музейның каталогларында, документларында, монографияләрдә ул бүгенгәчә XVI гасыр рус осталарының матди мәдәният әсәре дип теркәлеп килә. Таҗ-бүрекнең Россия империясенең Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларын басып алу исәбенә ныгытуын, көч туплавын күрсәтүче хәрби трофей булуын инкарь итмәгән хәлдә, безнең республика аны реституцияләүгә, ягъни кире кайтаруга дәгъва итми. Максатыбыз — Казанның уникаль мирасына караган дәүләт символы дәрәҗәсендәге әлеге олы вакыйганың язмышын ачыклау. Җөмләдән, Совет чорының баштанаяк идеология баткагына чумган чиновниклары белән чагыштырганда, патша хәзинәләрен саклаучы хезмәткәрләр күпкә намуслырак булганнар. “Борынгы Русия Музеумының тарихи аңлатма”сында (1807 ел) түбәндәгеләрне укырга була: “Бүрек, патша таҗы яки Казан таҗы, каралтылган көмешле алтыннан эшләнгән, энҗе һәм башка зиннәтле ташлар белән бизәлгән. Аңарда 1 якут ташы, 12 ал яхонт бөртеге, 30 фирүзә, 14 энҗе бөртеге, 22 лалә... патшаның хәзинәләр саклавычына 1552 елда керде”.

Тарихтан мәгълүм: Казанны алганчыга кадәр җитмеш ел дәвамында татар ханнары Мәскәү тарафыннан куелганнар. Иван Грозный исә ханлыкны бөтенләе белән басып алып, Татар таҗын җиңү хөрмәтенә үз саклавычына куя.
Әдәбиятта, сәнгатьтә әлеге вакыйга төрлечә сурәтләү таба. Мәсәлән, О. И. Лашкевичның “Россиянең иллюстрацияләнгән тарихы”нда (1894 ел) И. Грозныйның Казанны басып алуын хикәяләгән бүлекләрендә репродукция сыйфатында Кившенконың иллюстрацияләре файдаланыла: Ядкәр хан тезләнгән хәлдә патшага Таҗны тапшыра. Бу версия Угрюмовның “Казанны алу” картинасына барып тоташа.

Ә хәзер елъязмаларга, тарихи белешмәләргә күз салыйк. “Казан тарихы”нда (аның авторы Казанда егерме ел буе әсирдә тотыла) трофей сыйфатында Таҗ телгә алынмый. Ихтимал, бу — тарихи материалны Иван Грозныйның үлеменнән соң җентекләп “эшкәртү” галәмәтедер. Әлеге факт шулай ук “Патша кенәгә”сендә дә (Император Галиҗәнаблары Фәннәр Академия басмасы, С-Петербург, 1769 ел) юк. С. М. Соловьев та (“Россиянең борынгы вакытлардан бирле тарихы”, 1877 ел) аны читләтеп уза.

Бу — тенденциоз юнәлеш. Икенче юнәлеш тә бар. Анысын объектив дип әйтергә дә була. Лызловның 1692 елда язылган “Скиф тарихы”нда, “Казан патшалыгының тууы турында хикәят” әсәрендә (Казан, университет, 1902 ел) Казан таҗының трофей сыйфатында яшь рус патшасы тарафыннан үзләштерүе хакында төпле дәлилләр китерелә.

Инде үзенең җитдилеге, төптән уйлап эш итүе белән аерылып торган мәшһүр тарихчы Н. М. Карамзинга мөрәҗәгать итик. “Россия дәүләтенең тарихы ”нда менә мондый юлларны укыйбыз: “Иоанн шәһәрдә янгынны сүндерергә кушты һәм Ядкәрдән кала бөтен табышны, Казанның бөтен байлыгын, барча әсирләрне гаскәренә бирде. Үзе патша кирәк-яракларын, дәрәҗәле таякны, державаның байрагын һәм пушкаларны гына алды”.

Шушыңа охшаш сурәтләүләрне башка чыганаклардан да укып белергә мөмкин. Югарыда телгә алынган “Кораллар палатасының тарихи тасвирламавында Мөхәммәтәмин ханның хакимлек символы булган булавасы да исәптә тора. Ул яшмадан эшләнгән, алтын белән каймалган, бизәгендә 160 кызыл яхонт, 2630 зөбәрҗәт таш. Саный китсәң, күп алар.

Янә Бүрек хакында. Бу сәнгать әсәре стилистик яктан караганда, мәгълүм “Мономах бүреге”нең конструктив принциплары нигезендә иҗат ителгән, сигез өлештән яки секциядән тора. Мастика белән капланып, алтын пластинкаларны гравирлау ысулы белән эшкәртелгән. Шуңа күрә каралтылган көмеш тәэсире уята. Әлеге пластиналар төрки баш киеме рәвешендә вертикаль буенча сыр-мап берләштерелгәннәр. Шулай да, “Мономах бүреге”ннән үзгә буларак, Казан таҗы декоратив элементлар белән баетыла (җәя эчендә генә әйтеп китик, бу баш киеменең барлык кисәкләре дә алынып куела, алар-ны инженерлык корылмасы шикелле сүтәргә һәм җыярга мөмкин).

Бизәкләр милли традицияләргә туры килә. Ташларга гына күз төшерегез: фирәзә, энҗе, кызыл якут... Алар шулай оста урнаштырылганнар ки, орнаментлы бизәкле фон гүя ташларның балкуын дәвам итә... Боларда бары тик татарга гына хас үзенчәлекләр чагылыш таба. Бернинди башка документлар булмаган хәлдә дә, бу үрнәкләрне берничек тә инкарь итү мөмкин түгел.

“Казан бүреге” — Алтын Урда дәүләтенең чәчәк ату чорын дәлилләүче символ. Хәрби шлем һәм Таҗ — бербөтен. Шул чорның бик төгәл һәм хак образы. Шлемның түбәсе кылыч йөзенә охшаш, анда батырлык билгесе ролен үтәгән ат кылы яки экзотик каурый куела торган булган.

Бүрекне җентекләп тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә киләсең. Баш киеменең дала чыгышына ишарә итүче (Ф. Вәлиев аны мөселманнарның ярым аена охшата) өсте алынган, аңа XVII гасырдан Россия империясенең символына әверелгән “держава алмасы”н беркетеп куйганнар. Тора-бара яхут та топаз ташы белән алыштырыла. Бүрекне яңа идеология таләпләренә туры китереп үзгәртү үзе үк аның рус культурасы өчен ят булуын раслый.

Чит мәмләкәттән килгән илчеләрнең хатирәләренә караганда, Иван Грозный — бу вакытта инде ул басып алган бик күп дәүләтләрнең хәзинәләрен үзләштергән була — “Казан бүреге” белән бик нык горурлана. Аны марионетик татар патшасы Симеон Бекбулатович башына кигезеп куйгач, гаҗәпкә калалар: ничек инде шулай мөмкин? Иоанн исе китмичә генә әйтеп куя: “Миндә андый Таҗлар тагын бар”. Димәк, талап мал-мөлкәт җыю аның гадәти халәте булган.

“Казан таҗы” — татар ханнарының дәүләт хакимияте раритетларыннан берсе. Ул ханлыкның җимерелүе сәбәпле казна, корал, регалияләр һәм башка символлар белән бергә рус патшасына күчкән.

«Сөембикә» журналының архивыннан (1999 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар