Логотип
Икәү

«Кияүгә яратып чыкмадым»

Бер таныш егетнең: «Өйләнешер өчен мәхәббәт кирәк түгел. Иң мөһиме, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау. Яратып кына яшәп булмый», – дигәнен ишеткәч, сүзсез калып, йөзенә күтәрелеп карадым. «Ничек инде?! Яратмыйча яшәп буламыни инде?» – дип үрсәләндем башта. Аннары ирексездән: «Хөрмәт итсә, сүзне тыңласа, мине санласа, шул җитә микән әллә?» – дип уйлый башладым...

Бер таныш егетнең: «Өйләнешер өчен мәхәббәт кирәк түгел. Иң мөһиме, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау. Яратып кына яшәп булмый», – дигәнен ишеткәч, сүзсез калып, йөзенә күтәрелеп карадым. Утызларга таба барган өйләнмәгән ир-ат бу сүзләрне шундый җиңел итеп әйтте дә куйды. «Ничек инде?! Яратмыйча яшәп буламыни инде?» – дип үрсәләндем башта. Аннары ирексездән: «Хөрмәт итсә, сүзне тыңласа, мине санласа, шул җитә микән әллә?» – дип уйлый башладым. Тик, ул уйларымны таратып, яратмыйча, шул хөрмәт нигезендә генә яшәгән гаиләләр искә төшә башлады.
Илнар абый яратып өйләнмәде. Утызның теге ягында булган буйдакны әтисе егетләр кулы да тотып карамаган бик юаш кыз белән таныштырды. Туйлап та куйдылар. Башта уллары, аннары кызлары туды. Хәзерге көндә 50 ләргә җитеп килүче бу пар балаларын яратып туя алмый. Алар хисләрен кешегә сөйләп йөрмәделәр. Әмма күз карашыннан да, инде чаларып барган чәчләрдән дә барысын да аңларга була иде. Илнар абый акыллы, уйлап кына эшли торган кеше. Нахакка рәнҗетә, авыр сүз әйтә торган түгел. Эшен җиренә җиткереп башкара. Ул – идеаль әти һәм идеаль ир дә. Илзирә апа исә – укытучы. Бик пөхтә, тыйнак, уңган һәм булган. Ул да идеаль әни һәм идеаль хатын. Читтән карап торышка алар идеаль гаилә. Тик яратып өйләнешкән кешеләр ерактан ук күренеп тора шул. Хөрмәт нигезендә генә яшәгәннәр дә аерылып тора.
Шушы идеаль үтәлгән планга карап кына, яшь кызлар гаилә корырга әзер булырлармы? Яратмаган, әмма бөтен яклап та килгән ир белән идеаль гаилә булып яшәргә ризамы, әзерме алар? Кияүгә чыкканы яратып ясаганмы бу адымын?

Алсу, 21 яшь: Яратмыйча кияүгә чыга алмас идем. Ярату, ниндидер тирән хисләр, мәхәббәт үк булмаса да, гашыйк булу барыбер кирәктер инде. Мәхәббәтне бит шагыйрьләр шигырь язсынга гына уйлап тапмаганнар. Тик мин әле чын мәхәббәткә ышанмыйм. Тапсам әйтермен.

Алия, 22 яшь (кияүдә): Мин яратып һәм хөрмәт итеп чыктым кияүгә. Очрашып йөргәндә үк аны ирем буларак күрә идем. Аның үз-үзен тотышыннан мине яклаячагын, һәрвакыт ярдәм итәчәген аңладым. Ә алдарак йөргән егетемә ир буларак карамый да идем.
Гаилә кору өчен, беренче чиратта, ир кеше яратырга тиеш. Ир ул яратып, нәрсә эшләгәнен аңлап кына өйләнергә тиеш. Чөнки ир-ат үзе яратмаган хатын-кыз белән тора алмый. Яратса, ул хатынын гөлне караган кебек саклап, яклап яшәячәк. Хатын-кыз күбрәк яратса, ул ир-атны буа башлый. Хатын-кыз ир-атны хөрмәт итәргә тиеш. Яратмый гына кияүгә чыкса да, хөрмәт итсә, ул аны вакытлар үтү белән барыбер ярата башлый.
Хатын-кыз яраклаша белә ул. Кыз кешегә мәхәббәтеннән сукыраеп, «үлеп яратам» дип кенә кияүгә чыгарга ярамый дип уйлыйм. Ир кеше «җайлы» булырга тиеш. Проблемаларны ничек хәл итүен, аның тормышка карашларын белеп чыгарга кирәк.

Азалия, 25 яшь: Минемчә, хатын-кыз үзен яраткан кешене ярата. Аны яратмыйлар икән, хатын-кыз ул кеше белән яши алмый. Аны яраталар икән, шул очракта ул рәхәтләнеп, бәхетле булып яшәргә мөмкин. Мин үзем ярата белмим. Матур сүзләр белән эндәшә, киңәшләшә, арттан йөри башлыйлар икән, мин ул кешегә ияләшәм. Тик икенче көнне ташлап чыгып та китә алам. Ике атна кәефсез йөрим дә, онытам. Ярату булмый бит инде бу. Хатын-кыз бөтенләй ярата белми дип уйлыйм мин.

Гөлия, 20 яшь: Йөргән егетем бар. Без мәктәп елларыннан ук бергә. Ул – мине, мин аны яратам. Башка кешегә кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк. Яраткан кешемә генә чыгасым килә. Хөрмәт белән генә яшәп була дип уйламыйм. Яратмаган кешең белән яшәү бәхет түгел инде ул, газап була, гомер заяга үтә. 

Гөлшат, 27 яшь: Үлеп яратып кияүгә чыктым. Күзләрем сукырайган кебек булды. Аны эш буенча бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөрттеләр. Мин аның артыннан калмыйча күченеп йөрдем. Чит шәһәрнең дүрт диварына текәлеп, көннәр буе аны көтеп утыра идем. Кызыбыз туды. Миңа да эш артты. Беркөнне мин туган шәһәремә кайтып килергә уйладым. Һәм шул берничә айда аның хыянәте турында ишеттем.
Хәзер кызыбыз мәктәптә укый инде. Аерылыштык. Икенче кешегә кияүгә чыктым. Бер утка ике тапкыр кермиләр – бу юлы яратып чыкмадым. Төпле һәм терәк була алырдай кешене, кызыма әти эзләдем. Таптым, тик яратмадым. Күзең сукыр булып, егетләр артыннан чабып йөрмә икән ул. Киңәшем шул: аек акыл белән уйлап кына чыгыгыз кияүгә. Ирегез сезне үзегездән дә ныграк яратырлык булсын, һәрхәлдә киресенчә түгел.
Дөньяда җиде миллиардан артык кеше яши. Һәрберсенең бу мәсьәләгә үз фикере, үз карашы бардыр. Чөнки бәхет төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый. Кемдер яратылып яшәүне, кемдер үзе яратуны бәхет дип саный. Кемгәдер ул ярату бөтенләй кирәк түгел. Тик ни генә булса да, Җир йөзендә бәхетле парлар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яраткан hэм яратмаган ирлэре белэн яшагэн 40 яшьлек ханымнарнын тормыш тэжрибэсен язырга кирэк иде. Мин уземнен 20медэ уйлаган уйларымны искэ тошерэм дэ. "Как они далеки были от жизни " анлый башлыйм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ае

      Хәзер укыйлар