Логотип
Матур булыйк

Кием шундый күп, кияргә әйбер юк!

Кием шкафын ачкач, хатын-кыз башына төшкән беренче күңелле хәсрәт бу. Эшкә дә соңга калына, баланы да бакчага кертергә кирәк, үзеңнең дә ким-хур булып йөрисе килми...

Кием шкафын ачкач, хатын-кыз башына төшкән беренче күңелле хәсрәт бу. Эшкә дә соңга калына, баланы да бакчага кертергә кирәк, үзеңнең дә ким-хур булып йөрисе килми... Кичтән әзерләп куйганы – иртәнге кәефкә туры килми. Менә шул табышмакны чишә-чишә, итәкләр, кофталар, күлмәкләр, чалбарлар дөньясында мәш киләсең дә, «ярар әле бүгенгә» дигәнен сайлап, чыгу юлына ашыгасың. Их!..
Бүгеннән безнең сайтның үз стилисты булачак. Хатын-кызларга үзенә туры килүче образлар сайларга булышучы, мода өлкәсендә тәҗрибәле белгеч – Лилия Тимирова. 
Бу юлы Лилия безне быелгы җәйдә актуаль булачак күлмәк фасоннар һәм төсләр белән таныштырыр.

Лилия Тимирова:
–    Быел вак чәчәкле һәм геометрик бизәкле, төрле төстәге тукымаларга игътибар бирәләр. Бигрәк тә җәйге сарафаннар якты төсләре белән күзгә бәрелеп торыр. Шулай ук бертөсле күлмәкләрегезне дә еракка алып куймагыз. Кибеттә яңа күлмәк сайлаганда минимализм стилендә тегелгәнен сайласагыз отарсыз. Кабарынкы җиңле күлмәк, футболкалар модада булыр.  Күлмәкләрнең озынлыгы мөһим түгел, кемгә нинди килешә, шуны кияргә була. Бу җәйдә чигелгән, бәйләгән, челтәрләп эшләнгән җәйге киемнәр дә актуаль. Иң мөһиме йөзегезне – елмаю, күңелегезне  бәхет хисе бизәп торсын! Уңышлар телим!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар