Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Гадилеккә гимн

Равилә Шамил кызы Шәйдуллина. Бу ханымны «арабыздан беребез» дип  бәяләү дөрес үк түгелдер. Чөнки без түгел бит, ул – «Россиянең иң шәп аш-су остасы», «Иң шәп гаилә бизнесын оештыручы», «Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре», «2016 елның ел хатын-кызы», атказанган сәүдә хезмәткәре... Тик, шушы кадәр аерымлык сыйфатлары булуга карамастан, ул «арабыздан беребез» булып кала. Гадилеге, тыйнаклыгы белән. 

Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Гадиләргә гимн» поэмасын болай дип башлап китә: «Тудыручылар! / Туендыручылар! / Киендерүчеләр! / Гыйлем иңдерүчеләр! ........... / Арагызда бөекләр бармы? 

Без шуларның берсен таптык дип уйлыйм.

8 нче сыйныфны Теләче районындагы Алан мәктәбендә тәмамлаган Равилә бөеклеккә илтә торган юлның әтисе Шамил белән әнисе Нурания сайлаганыннан атлап китәргә ниятли. Алар икесе дә укытучылар. Тик... югары белемгә илтә торган юлламаны – урта белем турындагы аттестатны алу өчен керәшен авылына йөреп, урыс мәктәбендә укыйсы... Мулла бабаларының фаҗигале тарихыннан хәбәрдар кызның күңеле карыша. Ул, балалыгы белән, русча укуны бабалары тоткан дингә хыянәт итү кебек аңлый. Өйдәгеләргә күрше авыл Янсуарга барып, керәшен өендә яшәп  укырга  теләмәвенең асыл сәбәбен әйтеп тормый. «Кышка да кайтып тормам, дип, сырмасын, букчасын,  песи-копилкага җыелган 5 сум ун тиен акчасын ала да Казанга чыгып китә – Кулинария училищесына шәһәрдә пропискаң булмаса да кабул итәләр икән. Шулай итеп, Моратовларның математик булыр бу дип үстергән башлы кызлары аш-су остасы булырга ният итә. «Биш баламның дүртесе аңлаешлы иде. Бусы тәки очып йөри торган булып чыкты»,– дип, әни кеше тагын бер  аһ итеп куя! Әдәбият укытучысының  да шәкертен шагыйрә итеп күрү өмете  киселеп кала. («Әйтер сүзен дә рифмалап сөйләшә торган бала иде бит югыйсә!») Гаҗәбенә ниләр диясе? Кыз баланың тормыш шөгыле итеп казан-таба тирәсен сайлавына үзләре дә көненә әллә ничә тапкыр учак үрләткән, савыт-саба шалтыраткан якыннары риза түгел! Равиләнең бу ниятен дөнья күргән, заманнарның төрлесен кичергән бабай гына хуплый: «Аллаһы Тәгалә яраткан кешемне ризык янына куярмын», – дип әйткән. Моннан да олы фатиха булырмы? Юк, тагын бер кыйммәтле киңәш белән коралландырган икән әле ул оныгын: «Кешегә авыр сүз әйтмә. Иртәгә әйтермен, дип тыелып кал. Иртәгә әйтмисең син аны».        

Әллә укытучы һөнәренә гашыйк, лампа яктысында дәфтәр тикшереп утыруларны романтикага тиң күреп үскән Равиләнең үзенә бик ансат булгандыр дисезме? Булыр ул укытучы, булыр. (Кулинария училищесы белән параллель рәвештә кичке мәктәптә урта белем алу тарихы үзе бер хикәятлек. Ул мәктәп тарихында унике битле дәфтәр тутырып, шигьри гариза язып, укыйсы килү теләген исбатлаган бала бүтән булмагандыр.) Ә менә шагыйрәлек кадәресе... Хәер, гомер булса, карарбыз әле. Хәзергә...

 «Табигать таҗы – Кешенең / чын затын саклаучылар, / олы җанлы, киң күңелле, тугры сүзле, садә җаннар...» ( Равил Фәйзуллин.)



Өч еллык эшкә өйрәнү тәмам. Уку белән практиканы чиратлаштырып, практика көннәрендә ике көнлекне ашап кую җаен табып кына җан асраган  кичәге студент кызларны төрле  туклану урыннарына таратканнар.  Хәзер менә үзләренә, җиң сызганып, учак янына басасы. Җитен комбинаты ашханәсендә бригадир безнең Равилә. 50 шәр литрлы 15 казан кайнап тора. Кайсыдыр хәерсезе калган ашны, тоткасыз чиләккә салып, комфорка өстенә куйган. Дәрманлы бригадирның каударланып, чиләкне ут өстеннән алып читкәрәк күчермәкче булып талпынуы белән, майлы идәндә аягы таеп китеп, шаулап торган кайнар ашны өстенә каплавы арасында бер мизгел. Һәм бу мизгел яшь гомергә дә нокта куйган... куясы... мизгел!.. Ачыргаланып кычкырган аваздан цехтагы станоклар туктап кала: харап булды бала! Өч ай дәвамында җитен комбинатының изоляторында (хастаханәгә илтергә шүрли хуҗалар – эштәге һәлакәт өчен закон бик каты) барган гомер өчен аяусыз көрәшне мин фәкать  кинода  күргән кебек кенә яза алам.

Беренче кадр: алгы яктан маңгаенннан алып аяк йөзенә кадәр тәненең 67 проценты пешкән кыз ята. Киемен ит кисә торган пычаклар белән телеп төшергәннәр. Сызлану кадәресен тасвирлар өчен сүзләрем юк. Бармак битен үтүккә пешергәне булган кеше болай да аңлар. Шәрә ята бит әле. Чи җәрәхәт өстенә җәймә дә ябарга ярамый.  Сызланудан битәр үсмерлектән чыгып килүче саф кыз өчен шәрә ятуы хурлык. Тик хурланып торырлык әмәл юк – дарулар йоклата. Бер заман, дарулардан айнып китеп, күзләрен ачса, янына доктор килгән. Бик өлкән яшьтәге бу могҗиза иясен комбинатның директоры эзләп тапкан. «Кызым, тереләсең киләме?». Пәри төсле булып каласы булса, килми кызның тереләсе. «Юк, нинди булсаң, шул хәлеңә кайтарам мин сине. Тик түзем бул. Кутырларың кычытса да, кашыма, кубарма. Мин сине борынгы ысул белән, халык табиблары гына белгән чаралар белән дәвалармын. Ә син йокла гына». Гап-гади зеленка була  бугай ул дару. Кыз, ямь-яшел булып ятканын гына хәтерли. Өшегәнгәдер дә инде, төшенә һаман куе кызыл тышлы  бишмәт керә. Хәер, ул бишмәт бары бер кич кенә чөйдә аныкы булып эленеп торды. Чыбык очы түтиенең кызы, Равиләнең Казан урамында сырмадан йөргәнен күреп, үзенчә аны жәлләп,  бүләк иткән иде аны. Иртәгәсен, училищега бишмәт киеп барам, дип, сөенеп  уянган кыз чөйнең буш икәнен күрә. «Үзе кияр», – диде түтәе. Бишмәт кенә түгел, иң затлы туннар алып кияр әле Равилә. Хәләл маңгай тирен түгеп тапкан байлыгыннан өлеш чыгарып, бик күп нәүмизләрне, юксылларны бәхетле итәр, аның ярдәмен күреп сөенгән меңнәрнең шатлыгына үзе дә сөенер. Әмма теге бишмәт гомер буе күз алдыннан китмәс. Гомер генә булсын, терелсен генә. Терелүләре генә... Доктор «Яшел бакасы» янына көн дә килә. Сулы куыкларны  берәм-берәм тишә, «Бакасының» кабырчыкларын  эскәк белән чүпли, аннан зеленкалы таягы белән кызны койма буягандай итеп буйый. Ул арада кыз тагын һушын югалтып, дөньялардан кичә... Тәүге тапкыр  кызга көзгене «Яшел бака» алсу «Дуңгыз баласына» әйләнгәч  кенә китерделәр. Ул көнне Равилә сөенечтән елады. 

Икенче кадр.  Бераз рәтләнә төшкән Равилә җиңел такта сорап ала. Өйдәгеләр кыздан хат-хәбәр көтә булыр. «Мин монда үлеп ятам» –, дип язарга да ярамас. Кызының «авызы-борыны җимерелгән» хәрефләрен күргәч,  әти кеше хафага кала: «Бу кыз хатын трамвайда барганда язганмы, әллә  салган баштан укмы? Алла сакласын!» Чын дөресен тәки белми кала ата-ана. 

Өченче кадр. Караватында яткан кыз саташа бугай. Янына доктор бабай килгән: «Кызым, кызым! Елама! Терелтәм, дидем бит инде. Кияүгә чыгасың киләме соң синең? Элеккедән дә матуррак булырсың. Тик пешүдән куркып калырсың инде. Берәр бүтән һөнәр кирәк булыр сиңа». Терелә, әлбәттә, терелә Равилә! Сызланып саташканда  кемнеңдер берсенең сүзләре, авырту пәрдәсен ертып, колагына кереп калган иде: «Мантымас, югалтырбыз, ахры, бу баланы». Аһ, белмиләр болар кызның холкын. «Булмас, булдыра алмас», – дигән саен булдыра торган холык аңарда. 

«Җиңүчеләр, җиңелүчеләр, / ризык кадерен белүчеләр, / көне-төне чабучылар, дөнья малы табучылар...» (Равил Фәйзуллин.)

Дүртенче кадр калган икән әле. Яшәү өчен көрәшеп яткан кыз баланы һаман да бер төш кереп йөдәтә. Имеш, бик шәп аргамак  матур итеп юртып килә дә Равиләне үзе белән  китәргә өнди. Аргамакның кушаматы кызга шундый таныш кебек. Аннары, терелгәч инде, авылга бер кайтуында төшен юратып караган иде, бабае аргамакны шундук таныды. Бу синең Кокандтагы  Гыйниятулла абзаң   Хәбибулла бабаңа биреп җибәргән Кукан булырга тиеш. Ахалтәкә аргамагы. И- и бахыр, ул мал начарлыкка өндәмәс. Бу якларга кайтып үзе генә хур булды. Аргамакны сукага җигеп елаттылар. Синең төшеңә килеп керүендә бер хикмәт бар, кызым.  Аргамакка менү начарга юралмас. Дан-шөһрәт күререңә юрыйк без моны.
Аргамак  хикмәте яши-яши беленде. Халыкны туендыручы сыйфатында шактый еллар эшләгәч, тарих сәгатендә 90 нчы еллар дәвере суккач, бизнес кына түгел, ил-көн дә аңлаешсызга әйләнгәч, Равилә Шамил кызы язмышына шушы Кукан килеп керде. 

 Равилә Шәйдуллина производство башлыгы булып эшләгән «Пиццерия»,  тамак туйдыру урыныннан битәр, Университет студентларының, галим-голәмәнең, язучы-шагыйрь халкының очрашу урынына  әйләнеп киткән иде. Теге  эшмәкәрлек өчен болганчык, бизнес өчен аңлаешсыз елларда «Пиццерия» дә аукционга куела. Яшьлек егәре сарыф ителгән бу туклану ноктасын әрәм итмисе, ят кулларга бирмисе иде бит. Ә кызыгучылар, тәмгысын сузучылар күп, чөнки урыны бик шәп!  Көрәшкә Равилә Шәйдуллина да кереп китә. Куш йөрәкле, ике башлы булгандыр инде. Югыйсә ике бала анасына  «бандит стрелкалары»н кичереп,  үлчәүгә «җаныңмы, малыңмы» куелган шартларда  «Пиццерия»гә кул селтәсә дә ярагандыр. «Җиңеп чыктым бит. Әйбәт кенә эшләп киттек», – ди ул  узган елларга борылып карап. Ә бит ул еллар арасында дефолты белән тешләрен ыржайтып торган  1998 ел да бар!  Ул дефолттан төп клиентурасы студентлар булган кафе фәкать Равилә ханымның стратег таланты белән генә исән калгандыр. «Доллар алты тапкыр кыйбатланды, әмма пицца бәяләре шул калды. Аның каруы, арзанлы кафе турындагы хәбәр монда йөрүчеләр санын да өчләтә ишәйтте». «Пиццерия»нең ул вакыттагы эшчәнлегенең асылы – хәйриячелек! Үзе арзан, үзе туклыклы, студентларны көне буе тук йөртергә сәләтле, татар пәрәмәче белән итальян пиццасы бергә кушылган, эчлеге тавык ите белән йомыркадан гыйбарәт  пиццаның рецепты шул чагында уйлап табылган. Бөтен ризык запасы, акча маясы тотылып бетсә бетә, әмма  «Пиццерия» кризистан  клиентлар туплап, җиңүче булып  чыга. Инде киңәергә вакыт.
Шул ният белән  2007 елда  «Кукан» пәйда була.    Ниндидер интеллектуаль кафе иде ул «Кукан». Ризыклары да үзе арзан, үзе ләззәтле, үзе милли... Ерак мәмләкәттән килгән кунакны алып керү өчен дә үтә рәхәт урын. Мондагы җанны ял иттерә торган тынлык! Тәмам европача булу өчен  монда, җитмәсә дә, шул  журнал – яңа газеталар гына җитмәгәндер. Якындагы «Ленин бакчасы» җәй айларында гомумән дә «Кукан» утарына әйләнә кебек иде. Парижның бер аулак почмагы диярсең.  Мин үзем дә елга ике мәртәбә – Җәлилгә чәчәк салган көндә һәм Тукай янындагы шигъри митингтан соң анда дус-ишләр белән сыйланып – кайнар пицца ашап китүне  ритуалга әйләндергән идем. Итальян таверналарын хәтерләткән «Кукан» кафесы Европача романтикасы белән җәлеп итә иде. Бер керүемдә, күзлегемне киеп,  рамлап диварга эленгән «Грамота»ны укыйсы иттем. «Кукан кафе һәм Кукан аргамак тарихы язылган иде анда. Шул көннән соң мин уемда бу хикмәтле тавернаның хуҗасы белән танышу теләген  йөртә башладым.

  Ун елдан соң таныштык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Инде мин сезгә «Пиццерия»не дефолттан алып чыккан, студент халкын тук иткән хикмәтле тарихны да бәян итә алам. Еллар узгач ярый торгандыр инде, әйеме? Менә болай ул. Халыкны тукландыру өлкәсендә әйбәт кенә эшләп киткән Равилә өс-башын караганнан соң,  кесә төбендә утырып калган акчасына ул заманда әле арзан йөргән долларларны алып бара. Банкка да салмый (ярый әле салмаган, банклары белән бергә «янып» беткән булыр иде). Ул аларны үз банкына – өч литрлы пыяла банкага салып, алмагач төбенә күмеп куя да оныта. Дефолт җиткәч, маясын ачып караса, банка капкачы кырыеннан су саркып кергән. Ул көнне авылдагы ишек алды чирәменә җәеп, печән урынына яшел долларлар  киптерәләр. Менә шул долларлар «Пиццерия»не коткара да инде. 

Хикмәтле ханым булып чыкты бу Равилә Шәйдуллина. Аңарда эшнең «тамырына» карый белү сәләте бар. Бу очракта  сүзем «Пиццерия»нең подвалына карый белгәнгә күрә барлыкка килгән «Ностальгия» кафесы  хакында. Әгәренки Равилә ханым асфальт ваткан чагында бер чите ачылган тәрәзәне абайлап, шул тәрәзәдән эчкә шуышып кереп, борынгы утын сараена юлыкмаган булса, «Пиццерия» астында ук  күн диваннар куелган, алтын шәмдәлләр белән бизәлгән затлы ресторан пәйда булыр иде микән. Бу мәйдан өчен җир кишәрлеге дә юллап йөрелмәгән ләбаса. Ә ул  дуслар очраша торган урын сыйфатында эшләп тора. Бу җәннәт урыныннан 270 «КАМАЗ» машинасы чүп чыгарылганын белмибез дә бит. Фәкать матурлыкка гына сокланабыз.  Гыйнвар аенда  тагын бер могҗизаи зал «Дворянское гнездо» рестораны ачылды. Бусы инде зуррак мәҗлесләр өчен. Француз ашчыларыннан ризык пешерү серләрен өйрәнеп кайткан аш-су осталары анда көндезләрен арзан бәягә төшке ашка чакырса, кичләрен кунаклар өчен оркестр уйнап торачак.  Лобачевский урамы почмагындагы «көне беткән» борынгы йортны  «Ностальгия» яисә «Дворянское гнездо» рестораны итеп күрү  өчен Равилә ханым кебек хыялый булырга кирәктер. Аның хыялыннан башкаларга да өлеш чыга. Хәзер инде ул ярым җимерек йортта, җылы сусыз яшәгән кешеләр яхшы фатирларга күчеп беткән. Өске каттагы буш бүлмәләр рәтен Равилә ханым кунакханә итеп күрә. Әлегә кунакханә ачу тантанасы хыялда көтеп тора.

«Эш кешесенең маңгаендагы тире кибеп беткәнче үк аның хезмәте өчен түләргә кирәк». (Әби сүзләре.)
 
Ресторан сүзе купшы яңгырап, бәйрәм вәгъдә итеп тора кебек. Равилә Шамил кызы янәшәсендә йөзләп кеше өчен бу бәйрәм артында олы хезмәт тора. «Ярты халык үземнекеләр, – ди ул. – Шуңа күрә «әни», «туган апа», «кодагый апа» дип эндәшүләргә аптырап калмагыз. Ел саен авылымнан яңа кызларны алып килеп, эшле итәм. Банкет вакытында студент кызлар акча эшләп китә. Эшнең һәркайсы дәрәҗәле, дим мин аларга». Равилә ханымның улы Булат, яхшы машинага утырып, кемгәдер заказ илтә киткәненә аптырап калуымны күргәч әйтте инде ул бу җөмләне. «Мин үзем дә эштән курыкмыйм. Тавыклар да асрыйм. Бервакыт бакча артындагы чокырда шул тавыкларыма дип, яшь әрекмән урып йөрим. Күрәм: шәп машина мине күреп туктады. Шоферы, боҗрасы бармагына кидерелгән ачкычын уйната-уйната минем янга килә. Ак яулык чөйгән, кызыл эчле  галуш кигән  әбигә бер тын карап торды бу. Аннары 100 сум акча чыгарып миңа сузды: «Мә, ал әле, әби, шушы акчаны, миннән бер ярдәм булсын. Дога кылырсың», – ди бу. «Рәхмәт, энем, мохтаҗлыгым юк. Андыйлар да бар, шуларга бирерсең. Догалы мин, биш вакыт намазлы. Сиңа да кылырмын», – дидем.

Ул изге ниятле кеше бу «әбинең» үзенең нинди зәкят акчалары таратканын белсә иде! Яшь шагыйрьләрнең китапларын чыгарышуларны, онкология чирле балалар хисабына акча күчерүләрне,  чарасызларга фатир белән ярдәм итүләрне генә хәйриягә саный Равилә Шәйдуллина. Ә авылдаш әбиләргә еллар дәвамында кайта торган күчтәнәчләр, туган авылы Алан мәчете чыгымнарын күтәрешүләр кадәресе гадәти ярдәмнәр рәтеннән йөри.      

«Дөньяның бар читендә / бәхет теләп тирбәтелә / бар бишекләр. / Аналар! Балаларыгыз балигъ булгач, / кемнәр булып җитешерләр? (Равил Фәйзуллин.)

«Яратам, дип тәүге тапкыр әйткән кешем гомерлек мәхәббәтем, ышанычлы ярым булып чыкты. Ирем Шамил белән бер ул, бер кыз үстердек. Олы балам – улым Булат – дөнья бәясе егет. Утыз яшемдә чәчемне шушы улым агартты. Алты яшендә минем фаҗигамне кабатлады балам. Өйдән урамга атылып чыккан сабый өстенә кайнап торган гудрон тулы казан ыргытканнар. Ялгыштыр инде. Әмма баланың битендә ите тешләренә кадәр пешкән, күзе томаланган иде. Тәнен туны саклаган. Ярты сәгать эчендә чәчем ап-ак булды. Хәзер, әнә, үзе өч бала атасы.  Безнең зур гаиләнең терәге ул Булат улым. Белеме буенча тарихчы булса да, бергә эшлибез. Тарихы да ярап куя. Яңа ачылган ресторан өчен Болгар чоры ризыкларын барлап йөри әле. «Морзалар пәрәмәче» дигәнен менюга алдык инде.  Кызым Айсылу, кемгә охшагандыр, бик чибәр. Бик шәп шахматчы ул безнең.  Дүрт бала анасы димәссең дә аны. Айсылу – финансист. Безнең өчен бик кирәкле һөнәр. Киленем Эльмира модель кебек сылу. Безнең алты ноктаны берләштергән бизнесның икътисадый лабиринтларын ул көйләп тора. 

Шулай итеп, җиде онык – алты малай, бер кыз! Җиденче онык Мәдинәнең исеме бүген үк –Энҗе бөртеге!  Ә болай малайларның һәркайсы  уникум. Дәү әнисе уянуга ипи пешереп чыгара торган, үзе чабата үреп кия белә торган крестьян генлы Морат, җырчы Кәрим, музыкант Солтан, Каюм, Камил, Самирларның һөнәрләрен  санап бетерә торган түгел. Әмма мине Дәү әни оныклары турында сөйләгәндә ишетеп калган бер җөмлә әсир итте. «Бик музыкаль балалар. Авылга кайтканда гел музыка тыңлап кайталар. Зират турыннан үткәндә музыка шып туктый, улларым дога сүзләре пышылдый».

  «Риясызлар, җор җаннар, / җырчы, шагыйрь туганнар, / көй-моң чыгаручылар, / җанны сугаручылар: бу – сезгә!» (Равил Фәйзуллин.)

Равилә Шәйдуллинаның оныклары гына түгел, китаплары да җидәү! Бүгенге көнгә. Кинәт кенә оныклары тиклем татлы шөгыль тапты әле ул. Хәер, нигә кинәт кенә булсын! Ул бит университет белемле татар теле белгече. Эшендә  Гомәр Бәширов, Мәһдиев китаплары  белән бер кабинетта яши ул. Кафе өстәлләрендә журналлар юк дигән идемме әле? Китапханәнең чып-чыны монда – «Пиццерия» өстендә икән. Аның рестораны подвалга төшсә дә, китаплары югары менгән. Әй андагы китап! Әбугалисина кебек «мәгарәдә» ятарлык. Биек шкафларда – классиклар. Якын киштәләрдә Равилә ханым ярдәме белән китаплары чыккан яшь «классиклар». Өстәл өстендә – үзенекеләр. Җиде онык өчен шигырьләр, әкиятләр яза башлаган каләм хәзер тәмам «азган». Быел гына да  Равилә Шәйдуллина-Муратова лирик шигырьләр җыентыгы белән күңел серләрен ачты, аннары («хыял белән Хәтер бергә / җаннар очсын!» – Р. Ф.) «Ялантауга ай кунган» исемле проза китабын якташларына тәкъдим итте.  Китаплары шундук русчага да тәрҗемә ителеп бара. Документаль диярлек фактларга нигезләнгән проза китабы кулларыннан китап төшкән Алан халкын уятып җибәргәндәй итте. Укыйлар икән бит, үзләрен, авылдашларын танып укыйлар. Чөнки риясыз язылган бу китапта ялган юк. «Минем туган илем –  Алан!» Равилә Шамил кызы бу сүзләрне еш әйтә.  Китабы белән ул сүзләренең чынлыгын  раслаган. «Мин Аланда гына ял итәм. Алан зиратында минем әби-бабам, атам-анам,туганнарым ята. Минем урыным да шунда булыр. Иң тәмле чишмәләр Аланда гына. Быел җәй  дустым Миләүшә белән икебез генә белгән Ахирәтләр аланыннан күп итеп җиләк  җыйдык». Уразада килеш унҗиде чиләк җиләк җыеп шаккаттырган иде шул.

«Мөмкинме соң мескенләнү, / бәяң белмәү бу гасырда! / Кул йолдызга җиткән чорда». (Равил Фәйзуллин.)

Равилә ханым  шаккаттыра белә ул. Бер көн эчендә җыенып круизга китеп бара. Аннан кайта да зиратта ерак бабасының каберен эзләп табып, аңа чардуган куеп килә. Әле менә көзге якта Урта диңгез сәяхәтеннән кайтты. Ун катлы йорт кадәрле зур лайнерда океанга чыгу... Бу галибанә күренешне, чиксез киңлекләрне күз алдына китерергә тырышып карыйм. Сорау бирәм: «Югары каста кешеләре генә диңгезләр гизә ала торган ул «Коста»да (лайнерның исеме шулай) ниләр эшләдегез инде? «Белмим, – булды җавап. – Мин китап яздым. Күз алдымда Аланым, әби-бабайларым тарихы терелде. Яңа китап башладым. Шуннан аерыла алмыйм. «Карт шомырт монологы» дигән исем куеп  тордым әлегә. Репрессия шаукымын кичергән нәселемне барлыйм. Ә океан чыннан да искиткеч. Биек палубадан озак-озак карап тора торган идем. Киңлекләр, биеклекләр яратам мин».
Гадилеккә гимнга әлегә нокта куям.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сынауларсыз гына булмый шул... Яна урлэрне кызыксынуы кочле булган, тэвэккэл, ялкаулыкны бик еракка биклэп куйган кешелэр яулый шул! Элбэттэ, Аллаh Тэгалэнен кодрэте белэн! Бигрэк молодец ханым! Казанга кайткач, мин дэ барам, Аллаh боерса, ул кафеларга!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Соклангыч ханым, шэхес. Барлыгыгыз очен рэхмэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тизпэк бу ханымнын китапларын укыйсы килэ.

        Хәзер укыйлар