Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Актанышта иң уңган хатын-кызларны, иң булдыклы ир-атларны ачыкладылар 

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турын Актаныш Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният йортында кабул итте.  Бу көнне биредә Тукай, Алабуга, Минзәлә, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим һәм Актаныш районы вәкилләре көч сынашты.  

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турын Актаныш Әлфия Афзалова исемендәге район Мәдәният йортында кабул итте.  Бу көнне биредә Тукай, Алабуга, Минзәлә, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим һәм Актаныш районы вәкилләре көч сынашты.  

Бәйрәмне Актаныш муниципаль  районы башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде. 

– «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турын бик теләп үзебездә кабул итеп алдык. Без хәтта аның финалын да үзебездә үткәрергә әзер, – диде ул. – Үзебезчә яшәп ятабыз менә... «Актанышта булмаса, тагын кайда булсын?!» – дибез дә, эшнең яңасына тотынабыз. Бүгенге бәйге дә зур бәйрәм-тамаша булсын дип тырыштык. Катнашучыларның барысына да зур уңышлар телибез. Чынлыкта, сезнең һәммәгез дә җиңүчеләр инде. 

 

Әйе, район башлыгы хаклы: бу бәйгедә катнашырга ниятләгән һәркем – җиңүче. Аларның барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, уңышларга ирешкән, башкаларга үрнәк, остаз булырлык шәхесләр. Алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюрига бер дә җиңел булмады.  

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең 7 март көнне Казанда узачак турына бу районнардан менә кемнәр узды: 

«Хатын-кыз – ана» номинациясендә:  

Светлана Рогова (Тукай),  

Оксана Ермакова (Алабуга), 

 Миләүшә Сәхәпова (Минзәлә). 

«Өченче буын героинясы» номинациясендә: 

Көмешай Хәбибуллина (Әгерҗе), 

Гөлнәзирә Талипова (Мамадыш), 

Татьяна Кельш (Алабуга), 

Рәмзия Рәкыйпова (Актаныш). 

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә: 

Гөләндәм Давыдова (Мамадыш). 

«Язмышым – һөнәрем» номинациясендә: 

Ольга Садыйкова (Әгерҗе), 

Светлана Лаврентьева (Мамадыш). 

«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә: 

Вера Файзреева (Мамадыш). 

«Ир-ат – лидер» номинациясендә: 

Владимир Корнев (Әгерҗе), 

Нур Хөсәенов (Актаныш). 

«Алтын йөрәкле ир-ат» номинациясендә: 

Илфак Гаянов (Актаныш), 

Рүзәл Минһаҗев (Мөслим).  

 

Район Мәдәният йортында көне буе барган бәйге, чыннан да, зур бәйрәмгә әверелде. Уйландырды, елатты, көлдерде... Сокландырды! Күпләр, мөгаен: «Менә бит янәшәбездә кемнәр яши!» – дип горурлангандыр да.   

Бәйгегә тирә-күрше районнардан килүчеләр бу көнне Мәдәният йорты фойесында сатылучы Актаныш икмәген дә алып китә алдылар.  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар