Йолдызнамә: сөйгәне нинди булырга тиеш?

Һәрберебезнең идеаллары төрле. Кемгәдер кара чәчле, кемгәдер сары чәчле хатын-кызлар ошый. Кемдер шукларга өстенлек бирә, кемнәргәдер тыйнак кына елмаеп торган хатын-кызлар ошый төшә. Идеаллар формалашуда аларның нинди йолдызлыкта туулары да тәэсир итә икән. Укып карагыз әле, туры киләме икән?
Кучкар
Ир-ат. Кучкар йолдызлыгында туган ирләр сөйгәнендә кайнар темперамент һәм тәвәккәллек күрергә хыяллана. Шул ук вакытта ул ачык һәм ихлас, юмор хисле булырга тиеш. Йөз процент тугрылык таләп итә. Аның өчен тышкы кыяфәт тә мөһим: кара чәчләр, тирән караш, тулышып торган иреннәр, уртача гүзәл буй-сын...
Хатын-кыз: Янәшәсендә чын рыцарь булуын тели. Ул теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер булсын. Кыяфәте шундыйрак: чәч төсе әһәмиятле түгел, ә менә буе озын һәм баһадир гәүдәле булсын.
Үгезбозау
Ир-ат. Гаилә учагын саклый ала һәм тәмле пешерә белә торган хатын-кыз турында хыяллана. Ул тыныч, ышанычлы, бераз консерватив карашлы, интеллектуаль һәм җаваплы да булсын.
Хатын-кыз. 50 яшендә дә үзен малайлар кебек тоткан, гомер буе «мәңге яшь» булып калган ир эзли. Аның белән яшәгән һәр көн бәйрәмгә әверелергә тиеш. Өйдә дә аларга күңелсез түгел: экзотик ризыклар әзерләү, савыт-саба юу – болар барысы да уртак эш. Кыскасы, Үгезбозау йолдызлыгында туган хатын-кызлар уйлап табучы, бик булдыклы, сөйгәнен бәхетле итәргә омтылучы ирләрне үз итә.
Игезәкләр
Ир-ат. Аның идеаль хатын-кызы – юмарт, дустанә, гадел, эрудицияле. Һәрнәрсәдә матурлык күрә белә. Кычкырып һәм савыт-саба ватып, мөнәсәбәтләр ачыкларга юл куймый. Музыка, рәсем, бию белән мавыга. Яхшы тәрбияле, акыллы зифа гәүдәле брюнетка.
Хатын-кыз. Үзе янында көчле холыклы, хис-тойгыларын контрольдә тота белүче ир-ат булуын тели. Ә Игезәк йолдызлыгында туган хатын аның янында тыныч кына йорт эшләрен алып барачак, балалар тәрбияләячәк яки матурлык тудырачак.
Кысла
Ир-ат. Кысла йолдызлыгында туган ирләргә хирыс булмаган хатын-кыз ошый: ул азга да риза булсын, ә үзен тулысынча аңа багышласын. Гадәттә, ул урта буйлы блондинка, якты төсмерләрдәге күзле. Гомер буе яраткан кешесен тәмле аш, чиста күлмәкләр белән тәэмин итсен. Көнгә мең тапкыр Кысла йолдызлыгында туган иренең алыштыргысыз булуы турында сөйләсен.
Хатын-кыз. Кысла йолдызлыгында туган хатын-кыз вазгыятьне үз кулында тотарга күнеккән. Шуңа күрә янәшәсендә зыялы, югары интеллектлы, күндәм ирне күрү турында хыяллана. Мондый ирне бәяләп яшәячәк һәм аңа тугры булачак.
Арыслан
Ир-ат. Аның өчен идеаль хатын – сәяхәтче, маҗара, балалар яратучы. Көнләшүгә урын юк. Елмаеп-көлеп торган юлдашының тугры булуына тулысынча ышана Арыслан. Сөйгәне аңа беркайчан да күңелсезләнергә ирек бирмәячәк, теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын җиңел табачак һәм аңа дөрес карар кылырга ярдәм итәчәк.
Хатын-кыз. Табигый талантларын тиешенчә бәяләргә сәләтле ир-атны үз идеалы дип саный. Ул актив, уйлап табучы һәм оптимист булырга, хатынына бер кайгысыз яшәргә шартлар тудырырга, ә балаларны бик яратырга тиеш. Арыслан йолдызлыгында туган хатын-кызларның төп позицияләренең берсе – партнеры белән тулы бердәмлекне тою.
Сөмбелә
Ир-ат. Аның хыялы йомшак, киңкырлы шәхес булган хатын-кыз. Ул йортның һәм мөнәсәбәтләрнең чисталыгын, пөхтәлеген җентекләп күзәтеп тора, ун тапкыр уйлый, ә бер тапкыр җавап бирә. Сөмбелә йолдызлыгында туган ирләрнең сөйгәне жестлар телен белә. Күз карашыннан иренең күңелендә нәрсә булганын аңлый торган хатын булырга тиеш.
Хатын-кыз. Барыннан да элек наз, хис һәм игелекне бәяли. Шуңа күрә аның ир-ат идеалы рыцарь сыйфатлары белән аерылып тора. Ул игътибарлы, кайгыртучан, бертуктаусыз назлы сүзләр әйтә, бүләкләр ясый. Теләсә кайсы очракта да аның хатын-кыз булуын ассызыклый.
Үлчәү
Ир-ат. Рухи һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык хатын-кыз эзли. Үлчәү йолдызлыгында туган ирләр бик гаилә җанлы. Гаиләдә үзенең абруен тануларын тели. Аның һәр әйткән сүзе закон булырга тиеш. Сөйгәне аңа берсүзсез буйсына икән, ул аны кайгыртып кына торачак.
Хатын-кыз. Үлчәү йолдызлыгында туган хатын-кызларны матур кыяфәтле һәм сизгер карашлы ир-атлар җәлеп итә. Аның өчен идеаль ир – югары интеллектлы, зәвыклы шәхес. Аңа сокланган, аны рухи яктан үстергән иргә йөрәген тапшырачак.
Чаян
Ир-ат. Аның идеаль хатын-кызы – үзенә ышанган, кыю һәм энергияле. Ул үз хокукларын яклый, теләсә кемнең авызын яба ала. Мондый хатын-кызга Чаян йолдызлыгында туган ирләр сокланып карый, үзе дә төшеп калганнардан булмаса да, сөйгәненә һәрвакыт юл бирә.
Хатын-кыз. Чаян йолдызлыгында туган хатын-кызлар үз максатларын төгәл белә. Янәшәсендә ул хыялланган ир булса, максатларыннан тайпылмаячак. Ә ул ир җәмгыятьтә абруйлы, һәр вазгыятькә оригиналь карашлы, аралашучан булырга тиеш. Киресенчә булган очракта, Чаян дөньяның ямен тапмый яшәячәк.
Укчы
Ир-ат. Киң күңелле һәм мәрхәмәтле хатын-кызларны үз итә. Аның гаделлеген, эчкерсезлеген һәм тыйнаклыгын бәяли. Идеаль хатын-кыз аның өчен сөяркә дә, кайгыртучан әни дә, хуҗабикә дә булырга тиеш. Әмма иң элек аны яратсын.
Хатын-кыз: Укчы йолдызлыгында туган хатын-кызлар өчен ир-атның тышкы кыяфәте дә, эчке дөньясы да әһәмияткә ия. Андый ирне озак эзли. Иң мөһиме – тугры булсын.
Кәҗәмөгез
Ир-ат: Кәҗәмөгез йолдызлыгында туган ир-ат хисле натурасын аңлаган хатын-кызны үз итәчәк. Гадәттә, сөйгән яры тыныч, гаилә традицияләрен хөрмәт итә, барысына да үз фикере бар. Кәҗәмөгез никахка озак әзерләнә, барлык детальләрне уйлый. Хатыны аның ышанычлы булуына шикләнмәсен!
Хатын-кыз: Аңа күз атучылар күп, әмма ул аларны якын китерми. Сөйгәне аның ирек яратуын хөрмәт итәргә тиеш. Гаиләсен кайгырткан җитди ир-атларга өстенлек бирә.
Сукояр
Ир-ат: Сукояр йолдызлыгында туган ирләр рухландырып торучы хатын-кызларны үз итә. Ул һәр көнне бәйрәмгә әйләндерсен. Авыр вакытларда Сукоярлар югалып кала, шуңа күрә аңа көчле хатын-кызлар кирәк.
Хатын-кыз. Үзе бик мөлаем хатын-кыз. Кәефенең еш алышынуы, карашларының үзгәрүчәнлеге – берәүләрне сокландыра, икенчеләрне чигенергә мәҗбүр итә. Ул үзенә тугры юлдаш эзли, көяз, матур ир-атларны ярата.
Балык
Ир-ат: Хисләрен тыеп тота торган, юмарт, гадел һәм эчкерсез хатын-кызларны бәяли. Тиң ярын озак сайлый.
Хатын-кыз. Сөйгән ярының шактый өлкән булуын тели. Ул аңа үзенчәлекле ямьле, уңайлы, зиннәтле дөнья тудырсын. Тәвәккәл, көр күңелле, акыллы һәм көчле, әдәбият һәм сәнгатькә гашыйк ирләрне үз итә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.