Логотип
Йолдызнамә

Җәйнең кыл уртасы – Кыслаларныкы

21 июньнән 22 июльгә кадәрге чор – җәйнең кыл уртасы – Кыслаларныкы. Кысла йолдызлыгында туган хатын-кызларны Ай кызлары, Су кызлары да дип йөртәләр. Алар хислеләр, романтиклар, хыялыйлар. Шул ук вакытта хуҗалыкчыл, зәвыклы булулары белән дә аерылып торалар. Мәхәббәткә, могҗизага ышаналар. Көчле шәхесләр: тимер леди да яшеренгән үзләренә. Ярыйсы ук кырыс була беләләр, ачу да сакларпга мөмкиннәр. 

Кыслаларга туган көннәренә нәрсә бүләк итәргә? 

Пафослы, мәгънәсез бүләкләр алар өчен бөтенләй ят. Иң мөһиме: файдалы, күңел җылысы кушылган булсын, кыйммәт булуы мәҗбүри түгел. 

Игътибарыгызга Кыслалар күңеленә хуш килерлек бүләкләр исемлеге тәкъдим итәбез. Булышмый калмас. 

1. Дельфин белән су керүне оештырыгыз. 

2. Аквапаркка алып барыгыз. 

3. Йолдызнамәсенә туры килгән брошь сайлагыз. 

4. Кулдан чигелгән ашъяулык, ефәк яулык белән сөендерегез. 

5. Вакуумдагы чәчәкләр күңеленә хуш килер. 

6. Диңгез сурәте төшкән юрган, мендәр тышлары, җәймәләр бүләк итегез. 

7. Интерактив аквариум да ошар аларга. 

8. Диңгез сурәтләнгән картина туган көн иясен шатландырачак. 

9. Матур рәсемле тәлинкәләр, бокаллар Кысланың әйбәт хуҗабикә икәнлегенә бер ишарә булыр. 

10. Чәчәкләрдән битәр чүлмәктәге гөлләргә аеруча куанырлар.   

Теги: Йолдызнамә Кыслала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар