Син нинди хатын?

12 нче урын — Чаян
Гаҗәеп сөйкемле, искиткеч акыллы һәм чибәр Чаян-туташ – дөньяда иң начар хатын. Чөнки бу йолдызлыкта туган кызларга өйләнү коллыкка сатылу белән бер. Сүз дә юк, шундый гүзәллеккә хезмәт итү мактаулы, әмма бер проблема да бар: аның катлаулы характерына өйрәнеп, күнегеп беткәнче пеләшләнеп, эректиль дисфункция булдырып һәм пенсиягә чыгып өлгерәсең.
11 нче урын — Балыклар
Балыкка өйләнү өйдә песи асрау белән бер: йортта бик матур җан яшәячәк. Әмма... Бу йолдызлыкта туган хатыннар песи асрауга караганда кыйммәтрәккә төшә. Балыкның кәефе яхшы булганда гына аны кулга алып сыйпарга мөмкин. Бәлки, ул җавап белән кайтарыр. Һәм ир-атлар өчен бу наркотикка әйләнәчәк. Алар гомерләре буе Балык-хатыннарыннан сирәк кенә була торган «җавапны» көтеп яшәячәк, чөнки ансыз тормышлары буш һәм мәгънәсез булып тоелачак.
10 нчы урын — Арыслан
Хатын – витрина һәм Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе. Әгәр халык хуҗалыгы бу йолдызлыкта туган хатыннарының һәр колагына берәр каратлы бриллиант алка эшләп таба алмаган икән, эшләр харап. Арыслан белән аерылышып та булмый, чөнки аннан соң башка хатыннар төссезләнә, төп нөсхәнең копиясе булып тоелачак.
9 нчы урын — Укчы
Шайтан хатын. Бу йолдызлыкта туган хатыннар турыдан ярып ирен кисәтеп куя: миңа үлемсез җаныңнан башка бернәрсә дә кирәкми. Юк, иренең күңелендә ниләр булуы бик кызыксындырмый аны, иң мөһиме: киләчәккә гарантия булсын. Ә уртак киләчәк Укчы-хатын аңлавынча менә болайрак: ул ничек әйтә – шулай булачак. Һәрвакыт. Югыйсә иренә мәңгелек тәмугта янырга туры киләчәк.
8 нче урын — Игезәкләр
Игезәкләр – куркыныч хатын. Ир-атларны герой итеп күрсәткән хатыннар бар, булдыксыз итеп күрсәткән хатыннар бар һәм Игезәк-хатын-кызлар бар. Алар иренең кем икәнен, аның асылын белә. Кылану файдасыз. Шуңа күрә дә күп ирләр үзенең ачылуыннан куркып, бу хатыннарны урап узарга тырыша.
7 нче урын — Кучкар
Барысы да белә: Кучкар белән яшәү – вулкан өстендә утыруга тиң. Әмма күпләр мондый рискка нигә барырга кирәген аңлап бетерә алмый. Кучкар-хатын-кызның темпераменты кызуында теләсә нинди металлны эретеп һәм чыныктырып, хуҗалыкта кирәк булган матур әйбер ясарга була. Кучкар белән яшәүче ирләр белән дә якынча шулайрак. Һәм алар моннан бик канәгать.
6 нчы урын — Үлчәү
Үлчәүләргә өйләнү һәрьяктан отышлы. Алар бар ирләр хыяллана турган «чын хатын-кызлар»: йомшак, күндәм, назлы, хуҗабикә, аш-су остасы, акыллы, чибәр һәм сексуаль. Бу – Үлчәүләр, шатланып, дөньяның ямен тоеп яшәгән көннәрдә. Әмма мондый көннәр еш булмый. Башка көннәрне Үлчәү-хатыннар истерика, җәнҗал, газаплану, елауларга багышлый һәм янындагы кешеләрнең баш миен ашый. Кашыклап. Һәм алар моны бик матур башкара.
5 нче урын — Сөмбелә
Иң яхшы хатыннар бишлеген Сөмбелә ача. Ул хатын гына түгел, ә иң яхшы дус һәм фикердәш. Бу йолдызлыкта туган хатыннар ир белән хатын бер-берсенә йә үзе сайлаган якка карап яшәргә тиешләр дип саный. Шуңа күрә Сөмбеләнең ире булу, бер яктан, бик отышлы — бүре өерендәге башлык кебек булачак. Дөрес, чынлыкта хатын башлык, рәсми рәвештә генә бу статус ирнеке булыр. Әгәр ир бүре тиресе ябынган сарык булмаса.
4 нче урын — Үгезбозау
Әгәр дә ир-ат шат күңелле хәерче икән, аңа бу йолдызлыкта туган кызларга өйләнү мәслихәт. Чөнки Үгезбозауларның мондыйлардан уңышлы ир ясау сәләте бар. Башына таба очучы тәлинкәне кызык күренеш дип уйлаган ир-атларга да Үгезбозауларга өйләнергә мөмкин.
3 нче урын — Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгез йолдызлыгында туганнар — гаилә бәхете рецептын төгәл белгән хатын-кызлар. Идеаль ир-ат идеаль хатын-кызга өйләнергә тиеш. Башкача мөмкин дә түгел! Шуңа күрә дә Кәҗәмөгез-кызлар гашыйк булу дигән мифка ышанып түгел, ә бар яклап уйлап-исәпләп кияүгә чыга. Аннары үлем аерганчы, идеаль ирләре белән мәхәббәт һәм татулыкта яши. Идеальлек критерийларын санауда мәгънә юк. Кәҗәмөгез-кызлар кемне сайлый, шулар идеаль инде.
2 нче урын — Сукояр
Сукояр-хатын – мифик хатын-кыз, ир-ат хыялындагы төп героиня: мәңге яшь (туксан яшьлек Сукоярлар беренче курс студентлары кебек дөньяларын онытып көләргә мөмкиннәр), мәңге гүзәл, чөнки аларның темпераментын еллар үзгәртә алмый, мәңге серле, чөнки ул ире янәшәсендә булып та үз дөньясында яшәргә мөмкин. Ләкин бер генә проблема бар: «Зинһар өчен, миңа кияүгә чык», – дип, артыннан йөри-йөри ир-атлар йөз аяк киеме туздырырга мөмкин.
1 нче урын — Кысла
Кысла-туташны кияүгә чыгарга күндерү җиңел түгел, әмма бу карарга килә икән, ул үзен бар яклап ачачак: акыллы да, чибәр дә, хуҗабикә дә. Өйдә идеаль тәртип, балалар тәрбияле, иренең туганнары белән дус-тату яшәчәк. Яраткан кешесенә һәрчак ярдәм итәр, һәрвакыт аңа ярарга тырышыр, чөнки гаилә – аның өчен иң мөһиме. Әмма ир гаиләгә карата берәр хилафлык эшли икән, Кысла аның бер җиреннән кыскычлары белән каптырып алачак. Бу вакытта ир нигә Чаян-хатынга өйләнмәдем дип үкенеп куя ала, әмма үкенми, чөнки Кысла кысса да, аның белән яшәү рәхәт.
Чыганак: https://zen.yandex.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.